Тарихи мирас Уку өчен 3 минут

Алтын Урда дәүләтендә Болгарның тоткан урыны

Алтын Урда оешкан чагында, мөстәкыйльлеген җуйган башка дәүләтләр кебек үк, Идел Болгары да олыс сыйфатында яңа дәүләткә керә – XIII-XIV гасырларның тарихи чыганаклары шуны раслый. Андый чыганакларның кайбер мәшһүрләренә, урта гасырлардагы тарихи географиядә иң әһәмиятле урын алганнарына гына тукталыйк.

 

Кече манара һәм хан төрбәсе рәсеме. XIX гасыр

 

 

Болгардан Дәрбәндкәчә...

 

Бату белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII гасырда яшәгән фарсы тарихчысы Җөзҗани: Харәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә болгар җире дә, Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Җүчи Олысына кергәнлеген XIV гасырда яшәгән бүтән фарсы галимнәре – Ибне Фазлаллаһ, Хәмдаллаһ, Казвини, шулай ук XV гасырда алар эшен дәвам иттергән галимнәр дә язалар.

 

Алтын Урданың чикләрен XIV гасырда яшәгән безгә мәгълүм гарәп энциклопедисты әл-Гомәри: «...бу дәүләтнең чикләрен Җәйхун (Амудәрья) тарафыннан – Харәзем, Сыганак, Сәйрам, Яркәнд, Җәнд, Сарай, Маҗар, Азак, Акчакирмән, Кефе, Судак, Саксын, Үкәк, Болгар, өлкәләрдән Себер белән Ибир, Башгырд белән Чулыман билгеләнә», – дип яза. Гарәп галиме телгә алган калаларның күбесен беләсез булыр, соңгы өчесен болай аңларга кирәк: «Башгырд» дигәне, әлбәттә, башкорт җире; «Себер белән Ибир» Урал тауларының аргы ягына туры килә; «Чулыман» дигәне исә – аннан да арырак, көнчыгыштарак, Обь дәрьясының тармагы булган Чулым тирәләре. Шул ук XIV гасырның бүтән галимнәре әлМөфаддәл белән әд-Җаһәби исә Туктай патшалыгын (соңрак Үзбәк хан биләмәләре), ягъни Алтын Урданың чикләрен, көнчыгыштан көнбатышка – Иртеш дәрьясыннан Кара диңгезгәчә, төньяктан көньякка – Болгардан Дәрбәндкәчә дип күрсәтәләр.

 

 

 

Болгардагы таш пулатларның берсе. В.И.Рагозин рәсеме. 1890 ел

 

 

Болгар – Урда ханнарының «алтын тәхете»

 

Алтын Урда оешканда аңа кереп калган Болгар бу дәүләт көчәеп киткән заманнарда аның әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Җүчи Олысының үз шәһәрләре калкып чыкканчы, Идел буендагы сәүдә үзәге буларак, дәүләтнең мәркәзе вазифасын да үти, Җүчи тәңкәләрен дә иң әүвәл икътисади ныгып өлгергән Болгар каласында суга башлыйлар.

 

XIII гасырның 50-60 нчы елларында сугылган акчалы хәзинәләр әнә шуны раслый. Татарстанның Апас районындагы Борындык авылы яныннан 995 данә тәңкәдән торган зур гына хәзинә табылды. XIII гасырда сәяхәт иткән итальян кешесе Марко Поло язып калдырганча, Алтын Урданың баштагы ханнары Бату белән Бәркә Сарайдан торып та, Болгардан торып та идарә итәләр. Ә инде XIV гасырда Болгар каласы Алтын Урданың аеруча зур һәм мәшһүр шәһәрләреннән берсенә әверелә. Фарсы телендә язылган «Фәрһәңнамә» китабында Болгар Урда ханнарының «алтын тәхете» дип телгә алына. Әл-Гомәри аны Җүчи Олысының «мәгълүм калаларының берсе» дип атый. Алтын Урда һәм Болгар тарихын безнең заманнарда өйрәнгән галимнәр – А.Ю.Якубовский, А.И.Смирнов, Г.А.ФедоровДавыдовлар да – Болгарның Алтын Урда тарихында, бигрәк тә ислам динен таратуда, шәһәр мәдәниятен, авыл хуҗалыгын, шул исәптән, иген игүне киң җәелдерүдә тоткан урынын шактый югары куялар.

 

Димәк ки, Болгар каласы да, элекке Болгар дәүләтенең биләмәләре дә тулаем Алтын Урдага керә һәм аның төньягындагы олысны тәшкил итә; Урта гасырлардагы бу мәшһүр дәүләткә, ягъни Алтын Урдага, Болгарның катнашы булмаган дигән фикерне алга сөрү өчен бернинди фәнни нигез юк.

 

 

Болгар Алтын Урданың аерылгысыз өлешенә әверелә

 

Дин берлеге (бигрәк тә Үзбәк хан вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге – архитектура-төзелештә, ювелир сәнгате һәм һөнәрчелекнең башка төрләрендәге охшашлык Болгарны Алтын Урдага бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Нәкъ менә шушы чорда болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә), беренче утлы корал кулланылышка керә, бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәте барлыкка килә, чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк, кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып һәм аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика ышанычлы урын яулап ала.

 

 

Болгарда хәлләр үзгәрә

 

Болгар җирендәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә дә күз салыйк һәм Болгар шәһәрлегендә сакланып калган биналар белән дә танышып үтик. Җүчи Олысында Болгар XIV гасырның беренче яртысында бик нык алга китсә дә, аннан соң Сарайда, тәхет өчен көрәш башлангач, хәлләр үзгәрә. 1361 елда Булат Тимер исемле әмир, Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып, Җүчи Олысыннан аерылып чыкмакчы була. Әмма 1376 елны ул Суздаль кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә Сарайга кача, һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның – Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 нчы елларда телгә алына.)

 

XIV гасырның 70 нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа янәдән буйсына. 1380 елны тәхеткә Туктамыш хан утыргач, Урданың бердәмлеге аеруча ныгый. Куликово сугышында 1380 елны Мамайны җиңүгә ирешкән Дмитрий Донской да Туктамышка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма нәкъ менә Туктамыш тәхеттә утырган чакта, 80 нче еллар азагында, Алтын Урда җимереләтаркала башлый. 1391 һәм 1395 нче еллардагы сугышларда Аксак Тимернең Туктамыш ханны җиңүе бу җимерелүне тизләтә.

 

1395 елны Төньяк Кавказ тирәләрендәге сугышта җиңелгәч, Туктамыш төньякка — Болгарга кача. Шул чагында, Алтын Урда ханын эзәрлекләп, Аксак Тимер болгар җирен яулап алган икән, шәһәрне җимергән дигән фикер фәндә шактый киң таралган. Моның нигезендә фәкать халык телендәге риваятьләр, шактый соң язылган чыганаклар гына ята. Әмма тарихны өйрәнүче галимнәр, шул исәптән, әлеге мәкалә авторы да, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килүе әлегә бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый дигән фикердә тора. Чыннан да, гарәп сәяхәтнамәләрендә дә, рус елъязмаларында да, хәтта әле Аксак Тимернең һәр көнен, һәр явын җентекләп, тасвирлап аның биографиясен язган фарсы авторларының язмаларында да бу хакта бер сүз дә әйтелми.

 

Шулай да, болгар җире, бигрәк тә аның көньягы Аксак Тимер яуларыннан бөтенләй зыян күрми дигән сүз түгел, чөнки ул 1391 елны Кондырча елгасы буендагы сугышның афәте бик зур була. Аксак Тимер гаскәреннән берәр төркемнең Болгарга яу белән килгән булуы да ихтимал.

 

 

Ушкуйниклар һәм кенәзләрнең һөҗүме күп була

 

Болгар җиренә бәла-казаның зуррагын рус ушкуйниклары (елга юлбасарлары) китерә. Идел буйлап көймәләрдә яу белән килеп, Кострома, Углич, Нижний кебек рус калаларын талап, бөлгенлеккә төшереп йөрүче юлбасар ушкуйниклар Сарайда ыгы-зыгы барганын, үзәкнең дилбегәне бушатканын абайлап алалар да 1360, 1366, 1374 һәм 1391 нче елларны Болгарга, Иделдәге һәм Камадагы бүтән кайбер шәһәрләргә ябырылалар. Халыкны талап, йолым (выкуп, акча) алып кына калмыйча, әсирләрне көймәләргә дә төйиләр. Рус кенәзләре дә кул кушырып утырмыйлар: Урта Иделгә 1370, 1376 һәм 1431 нче елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий II нең воеводасы Федор Пестрый, 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. Шуннан соң инде Болгар беркайчан да тернәкләнеп китә алмый...

 

 

Болгар дин әһелләрен үзенә җәлеп итә

 

Хәер, шәһәрнең үзендә соңрак та азмы-күпме халык яшәгәндер. XVI гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр, XVII гасыр шагыйре Мәүла Колый Болгарда булгалыйлар һәм кайбер шигырьләрен дә шунда иҗат итәләр. Шәһәрлектә әле хәтта археологлар Казан ханлыгы чорына караган катлам да табалар. Әмма Болгарны инде чын кала дип күз алдына китереп булмый. Анда, мөгаен, төрле дәрвишләр, суфилар һәм шагыйрьләр барып, хәрабәләр арасында йөреп, изге урыннарда булып, төрбәләргә зиярәт кылып, үзләренең иҗатларына бертөрле рухи азык зарурлыгы белән килеп йөргәннәрдер.

 

1712 елны Казанның христиан дине башлыгы, борынгы «Болгар мөселман шәһәрлеге» урынына монастырь салдыру нияте белән, губернаторга мөрәҗәгать итә, «борынгы таш биналардан» башка анда берни юк, дип яза. Губернатор рөхсәт бирә һәм ирләр монастыре корырга дип килешәләр. Губерна канцеляриясенең әмерен үтәү йөзеннән, дьяк (бу очракта канцеляриядә эшләүче, писарь) Андрей Михайлов шәһәрлекне барып карый – монастырьга биреләсе җирдә ниләр барын кәгазьгә терки. Шунда яшәүче укымышлы, тарих белән кызыксынучы Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләев ярдәмендә тарихта беренче мәртәбә Болгарның хәрабәләре турында язып чыга.

 

Озакламый монастырьны салып та куялар. Шәһәрлекнең үзәгендәге Җәмигъ мәчет белән Болгар әмиренең сарай урыннарын мәгъкуль күрәләр, ә инде кайбер архитектура ядкарьләрен чиркәү итеп, хәтта әле баз буларак та файдаланалар. 1732 елны Казанның бай сәүдәгәре Михляев (бераз соңрак ул Казанда мәшһүр Петропавел чиркәвен салдыра) монастырьга атап борынгы Болгар урынына «во имя Успения Богоматери» дигән таш чиркәү төзетә. Шәһри Болгар хәрабәләренең ташы чиркәү бинасына ярап куйса, язулы кабер ташларын... фундаментка, чиркәү астына салып калдыралар. Монастырьны 1770 нче елларда ябалар, шундагы бистә чиркәү исеме белән «село Успенское» дип йөртелә башлый, соңрак иске исеме – Болгар кайта.

 

 

Безгә 70ләп борынгы бина калдыгы мәгълүм

 

Әле 1722 елны Иранга поход белән Идел буйлап барганда, юл уңаеннан Болгарга Петр I дә сугылып уза. Ул чагында әле шәһәрлектә азмы-күпме исән 70ләп бина була. Ә инде 1766 елны Әби патша (Екатерина II) килгәндә, алар 44кә генә кала. Археологларның тырышлыгы белән хәзерге көнгә шәһәрчек урынында безгә 70ләп борынгы бина калдыгы мәгълүм. Шуларның фәкать алтысы, азмы-күпме элекке хәленә кайтарылып, борынгы архитектурабыз ядкаре буларак саклана.

 

Хәзер без шуларны һәм узган гасырда гына әле төзек хәлендә булып, фәнгә теркәлгәннәрен санап китик. Җәмигъ мәчет – аскы өлеше сакланып калган, дүрт почмагында контрфорс, ягъни тышкы яктан куела торган терәк вазифасын үти торган дүрт манараның нигезе бар. Болгарның баш мәчете саналган әлеге мәчеткә терәп салган манараның биеклеге 25,5 м булып, ул 1841 елны авып төшә. Аның янында ике төрбә: көнчыгыштагысына – ханнар нәселеннән чыккан хатынкызны, төньяктагысына ир-атны җирли торган булалар. Шуннан ерак түгел генә – әмир сарае. Безгә мәгълүм А.Михайлов язмаларында ул «царский дом» («патша йорты») дип бирелә. Успен чиркәве нәкъ шуның урынына корылган.

 

Халык телендә мондый риваять бар. Аксак Тимер шәһри Болгарны ала да барча халкын кырып бетерә. Габдулла хан үзенең гаиләсе белән Хөкем пулатына кереп бикләнә. Илбасарның әмере белән пулатка бүрәнәләр өеп, ут төртәләр. Ханның гаиләсе янып һәлак була, фәкать гүзәл хан кызы гына, Аллаһ кушып, исән кала – аны пулатның гөмбәзендә утырган хәлдә күрәләр...

 

Риваятьтәге Хөкем пулатын бүгенгәчә сакланган Кара пулатка юрыйлар: аның таш диварлары янып каралган, янәсе. Һәрхәлдә, бу бинаның Татарстан җирендәге Урта гасырлардан калган иң үзенчәлекле монументаль архитектура ядкаре буларак кыйммәте зур. Аның янында – Ак пулатның калдыклары: ул узган гасырның 60 нчы елларында җимерелә. Ак пулат җәмәгать мунчаларының берсе була: уртада бассейнлы зур юыну бүлмәсе, почмакларында – номерлар. Үзәктән җылы килә, балчык һәм тимер торбалардан кайнар һәм салкын су агып тора. Тау итәгендә археологлар янә бер мунчаның – Кызыл пулат дигәненең калдыкларын казып чыгаралар, эчке диварлары кызылга буялганга күрә, шундый исем бирәләр. Анысының үзәк залында фонтан атып торган.

 

Болгарда иң әйбәт сакланган архитектура ядкаре – Кече манара. Аның биеклеге – 15 м. А.Михайлов 1712 елны аның янындагы мәчетне дә билгеләп куя. Хәрабәләре әле узган гасырның 20 нче елларына чаклы саклана. Казан ханлыгы чорында әлеге мәчетнең түбәнге каты ханнар төрбәсе буларак файдаланыла. Гомумән, ул тирәләр ханнар зираты дип йөртелә; шундагы исән калган Хан төрбәсенең заманында ак һәм зәңгәр мозаика белән бизәлгән булуы мәгълүм. Шәһәрлекнең ныгытмалары тышында Кече шәһәр урнашкан. Аның капкасыннан калган хәрабәләр, ак таштан корылган бинаның нигезенә карап, Болгар хакимиятенең җәйге резиденциясе булырга тиеш дигән фикер яшәп килә. Шәһәр тышында – Грек пулаты, ягъни әрмән бистәсендә Кавказдан килгән сәүдәгәрләр, кунаклар өчен корылган чиркәү булган, әмма ул да инде күптән җимерелгән.

 

Искәртеп шуны да әйтергә кирәк: алда әйтелгән ядкарьләр һәммәсе дә XIV гасырга, ягъни Алтын Урда заманына карый.

 

Алтын Урда чорында элекке Болгар дәүләтеннән калган башка шәһәрләр дә була: Суар, Бүләр, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау... Яңалары да үсеп чыга. Араларында елъязмаларга кергән Кирмәнчек, Алтын Урданың төньягында һәм сәяси, һәм икътисади үзәк сыйфатында барлыкка килгән, риваятьләрдә сөйләнгән Иске Казан да бар.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи