Тарихи мирас Уку өчен 5 минут

Җаек казаклары

Сентябрь аенда Казанда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татарлар Россия империясенең даими булмаган гаскәри берләшмәләрендә» (бу гыйбарәне казак гаскәрләрендә дип тә шәрехләргә мөмкин) дигән фәнни-гамәли конференция үткән иде. Фәнни җыен вакытында казакларны өйрәнүче Александр Дубовиковның «Дореволюционная литература о роли уральского казачества в присоединении Средней Азии» китабын тәкъдим итү нур өстенә нур булды.

 

Александр Дубовиковның «Дореволюционная литература о роли уральского казачества в присоединении Средней Азии» китабының тышлыгы

 

 

Әлеге саллы хезмәтнең авторы Александр Марат улы Дубовиков – тарих фәннәре докторы, Идел буе дәүләт сервис университеты профессоры. Авторның китабы казак гаскәрләрендә катнашкан кешеләрнең хатирәләренә, көндәлекләренә нигезләнеп язылган.

 

Игътибарыгызга әлеге саллы хезмәттән өзек тәкъдим итәбез.

 

Редакциядән.

 

Кереш сүз

 

Казаклар тарихының башлангыч чоры көньяктагы күрше-күләмгә һөҗүмнәр белән тулы. Мәгълүм булганча, Запорожье казаклары XVI гасырда ук даими рәвештә төрек биләмәләренә (Кырымны да кертеп) һөҗүм итәләр, Дон казаклары исә, Кырым ханлыгы гына түгел, Каспий диңгезенең көнбатыш (хәтта кайвакыт көньяк) ярларын да кертеп, Фарсы шаһы биләмәләренә дә тынгылык бирмиләр. Моннан тыш, Дон казаклары нугайларга да еш бәреп керәләр, аларның җирләре Идел һәм Җаек казаклары тарафыннан да талана.

 

 

«Татарлар турында шәҗәрә китабы...». 1768 ел

 

 

Һөҗүмнәр коры җирдән дә, Дон, Идел, Җаек, Каспий һәм Кара диңгез аша су юлларыннан да ясала. Әмма XVI гасыр казакларын «Донныкы», «Иделнеке», «Җаекныкы» дип бүлү шартлы гына. Үз тарихларының башлангыч чорында казаклар әле билгеле бер төбәккә бәйләнмәгән булалар, станица (авыл) урыннарын еш үзгәртәләр. Алар көймә-каекларда урыс дәүләтенең чик зоналарындагы елгаларда да йөзәләр, су юлы буйлап Кырым ханнары һәм нугай морзалары биләмәләре арасында урнашкан «кыргый кыр»да да үзләрен иркен хис итәләр.

 

Торак урыннары аларга, нигездә, кышлау өчен генә кирәк була. Җылы көннәр җитеп, елгалар ачылгач, алар шунда ук диңгез юлбасарларына, викингларга яисә ушкуйникларга әйләнәләр. Авылларда беркадәр сакчы калдырып, казакларның күпчелеге «чикмән артыннан» юлга чыга: елгалардагы һәм диңгезләрдәге сәүдә көймәләренә һөҗүм итәләр, малларны талыйлар, яр буендагы авылларга зыян салалар.

 

Шуңа күрә дә ул чор казакларын «гаярь җайдаклар» дип күз алдына китерү – ялгыш. Алар, күбесенчә, җәяүле сугышчылар, мылтык һәм җәядән төз ата белгән, кылыч һәм ишкәкне нык тота алган гаскәриләр буларак танылган.

 

Запорожье казаклары белән гетманнар идарә иткән, алар Польша корольләренә буйсынган. Дөрес, формаль рәвештә Краков һәм Варшавага хезмәт итсәләр дә, бу казаклар иң тырыш һәм тугры затлардан саналмаган, хакимнәренә еш кына хыянәт итеп, төрекләр һәм Кырым татарлары белән килешүләр төзегәннәр.

 

Шартлы рәвештә «урысныкы» дип атарга мөмкин булган казакларның статусы әле генә телгә алынган Речь Посполитая чикләрендә яшәгән казакларныкыннан аерылып торган. Җаек казакларын шартлы рәвештә беренче категориягә кертик. Дала киңлекләрендә «качып» яшәп, күршеләрне талау белән шөгыльләнгән «ирекле» казаклардан тыш, урыс иленең көньяк-көнчыгыш чикләрендәге шәһәрләрнең һәм өязләрнең хәрби хакимиятләренә буйсынган, аларны саклаган «хезмәттәге» (служилый) казаклар да булган әле. Хәер, бу ике категория арасында төгәл чик булмаган диярлек: алар һәрдаим берсеннән икенчесенә күчеп йөргән.

 

 

«Җаек казаклары». Билгесез автор рәсеме. 1834-1836 нчы еллар

 

Әбелгази Баһадур ханның «Татарлар турында шәҗәрә китабы...»нда* Җаек казакларына кагылышлы бай материал бар. Әүвәл бу китап кулъязма рәвешендә йөргән, Әбелгази хан аны 1660 нчы еллар башында язарга керешкән, борынгы заманнардан башлап үз чорына кадәрге вакыйгаларны теркәп калырга тырышкан. Автор Үзәк Азиядә гомер кичергән төрки халыклар тормышын төрле яктан (тарихи, географик һ.б.) яктырткан. Китапны язу эшен Әбелгази Баһадур ханның улы Мөхәммәд-Ануш 1663 елда тәмамлаган.

 

Кулъязма китап Полтава янында җиңелгәннән соң әсирлеккә эләккән һәм Петр I кушуы буенча Тобольскида Себерне өйрәнгән швед капитаны Юхан Табберт фон Страленбергка килеп эләгә. Соңыннан прус чыгышлы билгесез тәрҗемәче аны урыс теленә аудара. Шуннан ары кулъязма икенче бер шведка – Шенстрёмга күчә, ул аны немец теленә тәрҗемә итә. Ары таба французчага тәрҗемә ясала һәм 1726 елда китап Брюссельдә граф Генри Бентинк редакциясендә «Histoire généalogique des Tartares» исеме белән басылып чыга.

 

 

 


* Басма китапның тулы исеме: «Родословная история о татарах, переведённая на французский язык, с рукописной татарской книги сочинения Абулгази-Бахадур-хана и дополненная мелким числом примечаний, достоверных и любопытственных о прямом нынешнем состоянии Северной Азии с потребными географическими ландкартами с французского на российский в Академии наук». – Редакция.

 

 

Җаек казаклары гаскәре җирләренең картасы. 1890 ел

 

Китапның оригиналы һәм урыс теленә беренче тәрҗемәсе югала. 1734 елда Петербург Фәннәр академиясе тарафыннан В.К.Тредиаковскийга французчадан яңа тәрҗемә ясарга кушыла. Бу эш 1745 елда тәмамлана. Аннары текстны, искәрмәләр төзү өчен, Г.Ф.Миллерга тапшыралар. Географик карталар белән тулыландырылган китап 1512 нөсхәдә бары тик 1768 елда гына басылып чыга.

 

Басмада Миллер искәрмәләре еш кына төп тексттан да күләмлерәк була: Җаек казаклары, аларның урнашу урыннары, Әмудәрья үзәнен үзгәртү планнары һ.б. мәгълүматлар бирелә.

 

 

Миллерның казаклар хакындагы фикерләре һәм аларның бәяләнеше

 

Миллер казакларның чыгышын болай аңлата: «...произошли от ...древных жителей кипчакской или киччанской земли, которые пошли на берега Каспийского моря во время татарского нашествия на их отечество, где расселились вдоль по берегу между реками Яиком и Волгою».

 

Ягъни Миллер үзен автохтонизм тарафдары итеп күрсәтә һәм казакларның бу урында борынгыдан яшәп килгән аерым халык булуын искәртеп уза. Югыйсә, Петр I заманында ук, Миллер искәрмәләре белән китап чыгарга өлгергәнче, Җаек гаскәрендә ике тапкыр халык санын алу (поручик Е.Г.Кротков һәм полковник И.И.Захаров тарафыннан) үткәрелгән була инде. Әлеге җанисәптә һәр казакның бабалары кайдан килүләре һәм кемнәр булуы турында төгәл мәгълүматлар күрсәтелә.

 

«Через всё, что мы объявили о сём народе, читатель может рассудить сам собою, сколько обманываются авторы, которые говорят, что казаки произошли от множества скитающихся людей, и не имеющих пристанища, которых имя производит от польского слова «коза», он также будет уверен легко, что козацкий народ есть также стар, как и все другие соседние им народы», – дип яза искәрмәне төзүче.

 

Миллер фикеренчә, Идел-Җаек арасындагы киңлекләргә таралышкан Җаек казаклары, Алтын Урдада сәяси кризис башлангач, кабат бергә җыелып, Җаек (Урал) елгасының уң ярында урнашканнар («мало-помалу собрались все совокупно на показанных берегах реки, в то время как татарская власть начала упадать в сих местах»). Һәм, имеш, «...как россияне завладели Астраханским Царством, тогда они добровольно поддались Российской державе». Бу – бик бәхәсле мәсьәлә. Җаек казаклары, чыннан да, «кыпчак далаларында» җирле халык булмыйча, урыс җирләреннән күчеп килгән булса да, алар «үз теләкләре белән Россия дәүләтенә буйсынырга» һич тә ашыкмаганнар, ирекләрен һәм үзидарәләрен сакларга тырышканнар.

 

 

Җаек (Урал) казаклары. XIX гасырның икенче яртысы

 

Миллер, соңрак бу теманы өйрәнәчәк П.С.Палластан аермалы буларак (аның экспедициясе, Миллерның Себер экспедициясе тәмамланып, чирек гасыр узганнан соң башланган), Җаек казаклары белән очрашмаган һәм аларның җирләрендә булмаган.

 

Миллерның Җаек казакларының кием-салымы турындагы фикерләре дә ышаныч уятмый: аның «калын ак тукымадан кафтан кияләр», «хатын-кызларның киеме ир-атларныкына охшаш», «хатын-кызлар башларын капламыйча йөриләр» кебек сүзләре чынбарлыктан ерак булырга охшаган. Һәрхәлдә, казак көнкүрешен тасвирлаган барлык мәгълүм чыганаклар, шул исәптән, казак авторларының хезмәтләре дә үзгә төрле мәгълүмат китерә.

 

Казак теле һәм көнкүреше

 

XVIII гасырның беренче яртысында лингвистика фән буларак формалашмаган була әле, шуңа күрә «Федор Иванович» (Герхард Фридрих) Миллерның Җаек казаклары сөйләме турындагы фикерләре дә бик сәер: «Язык их смешан с татарским, с калмыцким и с оным, который был в употреблении в древней их земле. Сие делает некоторой род особливого языка, которой им, однако, служит при всех разных татарах, которые у них в соседстве».

 

Җаек казаклары, чыннан да, объектив сәбәпләр аркасында, төрки телләрне аңларга «мәҗбүр булганнар», шуңа күрә күп төрки сүзләр аларның шивәсөйләшенә дә үтеп кергән. Моннан тыш, казакларның сөйләменә үзенчәлекле авазлар һәм кайбер сүзләрне үзгә төрле әйтү дә хас булган. Урал (Җаек) казакларының сөйләме турында инкыйлабка кадәр дә, совет чорында да, хәзерге авторлар тарафыннан да, аерым сүзлекләрне дә кертеп, бик күп хезмәтләр язылган. Шуңа күрә, Миллерга да, аның галим яисә сәяхәтче замандашларына да Җаек казакларының сөйләме аерым бер тел сыман тоелырга мөмкин. Бу урында урыс теленең Миллерга һәм аның хезмәттәшләренә чит тел булуын да искәртеп узарга кирәк.

 

 

«Урал казаклары». Е.М.Корнеев рәсеме. 1802 ел

 

Миллерның: «Җаек казаклары игенчелек белән тамак туйдыра», – дип раславы да дөрес түгел. Әлбәттә, Миллер балыкчылыкны да, терлекчелекне дә, күршеләргә һөҗүмнәрне дә искә ала, әмма болар арасында ул нәкъ менә «игенчелекне» беренче урынга куя. Вәләкин, башка чыганаклар күрсәткәнчә, ул елларда Җаек казаклары игенчелек белән шөгыльләнә башламаган була әле.

 

Мисал өчен, Миллердан аермалы буларак, Җаек казаклары белән якыннан аралашкан генерал Фердинанд («Фёдор Юрьевич») фон Фрейманның язганнарын искә төшерик: 1772 елның җәендә ул казаклар фетнәсен бастыра, иң кызу канлыларны «экзекуцияли» һәм Җаек гаскәрендә халык санын алуны оештыра. Генерал: «Хлеба не сеют, а живут от рыбных доходов, с которых каждый казак до 200 рублёв в год получает, и от множества скота и лошадей, по изобилию излишних на сенокосные луга», – дип хәбәр итә.

 

Рычков та, үзенең замандашы, Оренбург губернаторы И.И.Неплюевны шәрехләп, асылда, Миллерга каршы төшә: «Всё оное войско ... надлежащую справу получает от рыбных в осеннее время человек по 500 и более ходит на звероловов, и бьют в степных местах лисиц, волков, корсаков и кабанов, от чего также имеют свои доходы»;

 

«В лошадях и во всяком скоте ... довольный достаток. Между прочим скотом, содержат они, а особливо находящиеся в корпусе их татары, немало и верблюдов»;

 

«В лесах, не только строевых, но и на дрова, имеется там небольшой: и ... потребное к тому достают из дальних мест, большего же частию из верховья Яика и Сакмары рек»;

 

«Садов и всяких огородных овощей у них довольно»;

 

«Купцов из разных Великороссийских городов бывает к ним великий приезд. И хотя у них собственного хлебопашества нет, но по тому великому к ним приезду, как хлеб, так и прочее всё, недорого».

 

Миллерның бу сүзләре дә ялгыш: «Берега сея реки плодоносны; так что, хотя весьма мало вспахана будет земля, однако приносит всего обильно, что потребно есть в жизни». Билгеле ки: Җаек-Урал елгаларының аскы (түбән) ягы – нигездә, чүлле, игенчелек өчен яраксыз җирләр; төньяк өлеше генә – дала, чирәмлек.

 

 

Корал һәм хәрби көч

 

Миллер казакларның кораллары турында да дөрес мәгълүмат бирми: «Главнейшее их оружие состоит в луке и стреле, при том же и в сабле, и только что ещё от времён государствования покойного российского императора, как они начали употреблять огненное оружие. Однако не позволено им оное иметь летом потому, чтобы во зло не употребляли оное в разъездах своих по Каспийскому морю. Оное же оружие выдается им при начале зимы, дабы лучше могли защитить себя от татар, но когда реки начнут проходить, то они принуждены приносить оное в Яицкий городок».

 

Беренчедән, казаклар утлы коралны Петр I патшага кадәр үк куллана башлаганнар. Икенчедән, Миллер яшәгән чорда казакларда ел фасылына бәйле рәвештә корал алмаштыру булмаган; ук белән җәя инде әллә кайчан тарихи үткәндә калган.

 

«Җаек калачыгы» (Яицкий городок) атамасын аңлатуда да Миллер буталып китә. Ул, Җаек калачыгы дигәндә, 1775 елда Уральск дип аталачак шәһәрне түгел, ә Гурьевны күздә тота, чөнки аның турында: «Стоит на правом берегу реки Яика за 40 верст от ее устья в Каспийское море», – дип яза.

 

Чынлыкта Гурьев калачыгы (хәзерге Атырау) Җаек казаклары гаскәренә Оренбург губернаторы И.И.Неплюев тырышлыгы белән 1752 елда гына тапшырыла. Аның гарнизоны бары тик йөз казактан гына торган. Гурьев калачыгы беркайчан да Җаек гаскәренең административ үзәге булмаган, анда ел әйләнәсе корал сакланмаган. Капитан Залесский 1753 елда, бу калачыкны караганда, шәһәр диварларының җимерек хәлдә булуын, гомуми мәйданының да нибары 132 сажень (якынча 285 метр) тәшкил итүен белдереп уза.

 

Миллер исә, киресенчә, бу калачыкны гаскәрнең бердәнбер һәм төп шәһәре дип күрсәтә: «Сей город ... есть токмо что один и порядочный на оной реке. Воевода, которой в нём управляет, имеет смотрение над яицкими козаками». Хикмәте, алда әйтелгәнчә, гади: Миллер Җаек калачыгын (булачак Уральскины) Гурьев белән бутый. Билгеле ки, Җаек калачыгы Каспийдан кырык чакрымда түгел, коры җирдән барганда – кимендә биш йөз чакрым, елга буенча йөзгәндә якынча мең чакрым ераклыкта урнашкан.

 

Миллер Җаек гаскәренең мобилизация ресурслары турында фикер әйткәндә дә хаталана: «Җаек казаклары 30 мең сугышчы чыгарырлык хәлдә», – ди. Чынлыкта Петр I чорында хезмәткә яраклы казакларның саны 32 йөзлек белән чикләнгән.

 

Елизавета Петровна идарә иткән елларда, Җаек буйлап ныгытмалар һәм форпостлар төзелгәннән соң, вазгыять үзгәрә башлый. Чираттагы җанисәп 1765 елда алына. Бу вакытта Җаек гаскәре составында 4252 хәрби казак, 690 отставник, 4499 хезмәткә алынырга тиешле казак яшьләре (балалар, оныклар) булуы ачыклана. Боларга өстәп, руханилар, идарә вәкилләре, хатын-кызлар да исәпкә алынса, бөтен казак җәмгыяте ул вакытта 20 мең баштан артмаган, дип әйтергә мөмкин. Димәк, хәтта тулы мобилизация игълан ителгән очракта да Җаек гаскәре биш меңнән гайре сугышчы чыгара алмас иде. Бу Миллер атаган саннан алты тапкыр азрак.

 

Урысчадан Миләүшә Талипова тәрҗемәсе.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи