Журнал «Безнең мирас»

Яңа Чишмә районы Чертуш авылында Хәтер көне узды

Бүген Яңа Чишмә районының Чертуш авылы мәдәният йортында хәтер көне узды. Хәтер көне 1919 елның 2 февралендә шәһид киткән авылдашлар истәлегенә багышланды.


Моннан 100 ел элек Чертуш авылының бер төркем ир-егетләрен Кызыл Армия гаскәриләре авыл читенә алып чыгалар һәм атып үтерәләр. Әлбәттә, араларында авылның хәлле кешеләре һәм мулласы булган.


Аларның онык-оныкчыклары бабалары турында хәзерге көнгә кадәр истәлекләрне саклый. Дөрес, озак еллар дәвамында әлеге вакыйга турында бөтенләй дә сөйләргә ярамаган. Шунлыктан, соңгы елларда гына моннан йөз ел элек булган вакыйгаларны өлкәннәр сөйләве буенча хәтердән яңарталар.


37 ир-ат бер каберлектә җирләнгән. Бу урынга берничә ел элек истәлек билгесе куелган һәм 37 төп нарат агачы утыртылган.


Бүген авыл мәдәният йортында шул елларны гәүдәләндергән театраль тамаша булды, халык җырлары башкарылды, шигырьләр һәм бәетләр укылды. Әлеге эшнең башында авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Мусина тора. Барлык авылдашлары аңа рәхмәт белдерде.


Мәдәният йортындагы тамашадан соң, мәчеттә өйлә намазын укыдылар, туганнар каберлегендә дога кылдылар һәм мәктәптә Коръән ашы уздырдылар.




Теги: Радик Сабиров Тарихи мирас Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру