Татарстан мөфтие сайлауларда катнашты
Бүген, Мөхәррәм аеның 9 көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Казан шәһәренең 88нче мәктәбендә урнашкан 280нче сайлау участогында Камил хәзрәт беренчеләрдән булып үзенең гражданлык бурычын үтәде. Ул тәкъдим ителгән кандидатлардан бер шәхескә үзенең тавышын бирде.
"Бу сайлаулар республикабыз һәм өммәтебез өчен тынычлык, иминлек һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булып әйләнсен иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам", - дип билгеләде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193063/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА