Кыскача Уку өчен 1 минут

Салават Фәтхетдинов ТР Президенты сайлауларында тавыш бирде

"Без милләт, республика язмышын сайлыйбыз. Кемне сайлыйбыз, шундый язмыш, үпкәләр кеше юк", - диде ТР халык артисты(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов ТР Президе...

"Без милләт, республика язмышын сайлыйбыз. Кемне сайлыйбыз, шундый язмыш, үпкәләр кеше юк", - диде ТР халык артисты
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов ТР Президенты сайлауларында һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларында тавыш бирде. Фәтхетдиновлар гаиләсе сайлауларга тулы составта килде.
"Без милләт, республика язмышын сайлыйбыз. Кемне сайлыйбыз, шундый язмыш, үпкәләр кеше юк. Безнең республика бөтен илгә һәм хәтта Европага да үрнәк булып тора. Дөньяда безне беләләр. Шуңа туктап калырга ярамый, ирешелгән уңышлар күп, әмма барысы да алда әле. Бездән барлык халыклар һәм бөтен ил үрнәк алсын", - диде ТР халык артисты Салават Фәтхетдинов журналистларга биргән әңгәмәсендә.
#рәсми хәбәрләр #Сайлау - 2015

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи