Кыскача Уку өчен 1 минут

Руслан Йосыпов: “Татарстанда сайлаулар гадел һәм күтәренке рухта узачак”

“Минем бурыч – 5-7 процент тавыш җыю”, - диде президентыкка кандидат(Казан, 13 сентябрь. “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлаулар гадел узачак. ТР Президентына ЛДПР партиясеннән канд...

“Минем бурыч – 5-7 процент тавыш җыю”, - диде президентыкка кандидат
(Казан, 13 сентябрь. “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда сайлаулар гадел узачак. ТР Президентына ЛДПР партиясеннән кандидат, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов шулай дип уйлый. Бу фикерен ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә белдерде.
Йосыпов барлык участокларда күзәтүчеләр эшләвен билгеләп узды. “ТР Президентын сайлауда беренче тапкыр катнашабыз. Кәефебез бәйрәмчә, дулкынландыргыч. Сайлаулар гадел һәм күтәренке рухта узачак”, - диде кандидат.
Ул сайлаучылар ЛДПР партиясеннән 100 дән дә ким булмаган депутат өчен тавыш бирер дигән өметтә.
“Шундый көчле лидер булганда, минем җиңү ихтималым зур түгел, ләкин минем бурыч – 5-7 процент тавыш җыю”, - диде президентыкка кандидат Руслан Йосыпов.
#рәсми хәбәрләр #Сайлау - 2015

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи