Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов ТР Президентын сайлауда тавыш бирде

Ул билгеләп узганча, гражданнар төбәк башлыгын үзләре сайлаган вакытта күпкә җаваплырак
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Сафина). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкраучы Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Татарстан Президентын һәм республиканың муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.
К.Маркс урамында урнашкан А.Н.Туполев исемендәге КИТТУ-КАИның 1нче бинасындагы 42нче сайлау участогына Рөстәм Миңнеханов хәләле Гөлсинә ханым белән килгән иде.
Журналистлар белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов гражданнар төбәк башлыгын үзләре сайлаган вакытта бу күпкә җаваплырак, дип билгеләп үте. "Сайланган кешеләр депутатлар алдында гына түгел, үз тавыш бирүчеләре алдында да җаваплылык тоя, һәм бу күпкә дөресрәк карар", - диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
42нче сайлау участогы рәисе Алексей Лустин сүзләренчә, учатокта эшләр беркетмә нигезендә оештырылган. "9-12 сентябрьдә вакытыннан алда тавыш бирүләр үткәрелде. Барлыгы 48 кеше тавыш бирде, - дип билгеләп үтте ул. Бүген участок иртәнге 7дә ачылды, аңа Батурин, Дзержинский, Зур Кызыл, Нагорная, Федосеевская, Зоя Космодемьянская, Япеев, Тельман һәм Карл Маркс урамнары керә".
44нче сайлау участогы рәисе сүзләренчә, иртән сайлаучылар күп килгән. "Участокта тавыш бирү көнендә 1416 сайлаучы теркәлгән", - диде ул.
Иртән биредә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов та тавыш бирде.
Әйтергә кирәк, сайлау бюллетеньнәре тавыш бирү өчен үтә күренмәле тартмага төшерелгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете, бүген тавыш биргән барча кеше кебек үк, махсус беләзекләр алды.
Искәртеп узабыз: "Мин тавыш бирдем" дигән кәгазь беләзек җәмәгать траспортында бушлай йөрү, шулай ук сайлау көнне республика музейларына бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук ТР Президенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирүчеләр "Kazan-Arena" стадионында узачак "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәменә дә керә ала.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру