Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан икътисады кризисны уңышлы узачак”

Татарстан лидеры республика мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән очрашу вакытында безнең төбәк, социаль-икътисадый программаларны кыскартмыйча, кризисны уңышлы узачаклыгына ышанычын белдерде.
Президент әйтүенчә, нефтькә бәяләр кискен төшү сәбәпле Россия кыен шартларда калса да, республикабызда валовой продукт һәм сәнәгать җитештерүчәнлеге 1% ка гына кимеде.
* Безнең максат – елына 4-6% ка арту, — дип искәртеп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул бүгенге көндә инвестицион программаларны кыскартмау кирәклеген дә ассызыклады. Кризис шартлары булуга карамастан барлык программалар һәм проектлар да тормышка ашырылачак, дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 2014 ел азагында республика үзенең барлык йөкләмәләрен тулы күләмдә үтиячәк, бернәрсә дә кыскартылмаячак дип белдергән җитәкчеләрнең берсе. Ә андыйлар җитәкчеләр РФ төбәкләре арасында бармак белән генә санарлык булды. Моннан тыш республика үзен төп продуктлар белән тәэмин итәчәк һәм яңа юллар, юнәлешләр эзләячәк.
* ОЭЗ «Алабуга» биләмәсендә генә дә якын көннәрдә тагын җиде яңа предприятие ачылачак, — диде Татарстан лидеры.
Президент шулай ук соңгы 25 елда Татарстан үткән юлга бәя биреп: “Россиядә нинди генә катлаулы чорлар булуына карамастан, республика бүгенге көндә үзен көндәшлеккә сәләтле итүче потенциалын саклап кала алды”, — диде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру