Журнал «Безнең мирас»

Рифат Ганибаев: “Татарстандагы социаль юнәлеш сакланырга тиеш”

Аның әйтүенчә, республикада физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр гражданлык позициясен күрсәтә алсын өчен шартлар тудырылган

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда физик мөмкинлекләре чикле булган 300 меңнән артык сайлаучы теркәлгән. Бу хакта бүген ТР ҮСК Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган брифингта Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, республикада сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр тулыканлы тормыш алып барсын, сайлауларда үз тавышын бирә алсын өчен, барлык шартлар тудырылган.
Рифат Ганибаев Татарстанда инвалидлар өчен тормыш шартларын яхшырту буенча “Һәркемгә уңайлы мохит” программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. Күрү сәләте буенча 9 мең инвалид өчен сайлау участокларында мәгълүмати-аңлату материаллары Брайль шрифтында бастырылган. Коляскадагы гарип затлар өчен махсус кабиналар каралган. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чикле булган сайлаучылар башка сайлаучының ярдәменнән файдалана ала. Әгәр сайлаучы сәламәтлек торышы буенча бөтенләй өйдән чыга алмый икән, ул “күчерелмә урна” хезмәтеннән файдалана ала.
Рифат Ганибаев Татарстанның төп казанышларының берсе барлык спорт объектлары, социаль яклау органнары, хастаханәләрнең инвалидлар өчен үтеп керерлек булуын ассызыклады. “Татарстанда булган социаль юнәлеш сакланган булырга тиеш”, - дип белдерде ул. Аның фикеренчә, әгәр программаны дәвам иттерсәң, республика уңайлы мохит дәрәҗәсенә тулысынча ирешәчәк.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру