Журнал «Безнең мирас»

РФ Экология министрлыгы, Татарстан белән берлектә, нефть чыгаруның яңа технологияләрен эшләү буенча полигон төзиячәк

Президент Рөстәм Миңнеханов РФ Экология һәм табигый ресурслар министры Сергей Донской белән авыр юл белән табыла торган табигый запасларны эзләү, эшкәртү һәм үзләштерүнең яңа технологияләрен булдыру, кулланылышка кертү буенча республикабызда полигон төзү хакында килешүгә кул куйды. РФ Экология министрлыгының үзенә стратегик партнер итеп Татарстанны сайлавы республикабызның нефть чыгару һәм эшкәртүдә яңа технологияләр эшләү буенча илебез өчен үзәк булып торуын тагын бер кат раслый.
- Нефть сәнәгате – безнең икътисадыбызның нигезе. Бу юнәлештә билгеле бер потенциалыбыз бар: Татарстан илебезнең нефть фәне үзәге булды һәм булачак. Ә көндәшлеккә сәләтле булыр өчен белгечләр ягыннан да, шулай ук технологияләр ягыннан да дөньякүләм дәрәҗәгә тәңгәл килергә кирәк, — диде республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов.
Сергей Донской ассызыклап киткәнчә, нефтьнең авыр юл белән табыла торган запасларын үзләштерү — Россиядә яңа юнәлеш. Бу юнәлешне тормышка ашыру өчен нәкъ менә Татарстанда мөмкинлекләр: белгечләр, өстенлекле фәнни юнәлешләр, шулай ук тиешле инфраструктура бар.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру