Мәгъзүм Сәлахов Татарстан Президентын сайлауда тавыш бирде
Галим бүгенге сайлауларның мөһимлеген билгеләп үтте
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов Татарстан Президенты һәм республика муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде.
Галим бүгенге сайлауларның мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан фәненең Россия һәм халыкара мәйдандагы уңышын беркетү өчен, сайларга кирәк.
"Президентны сайлап, без Татарстан үсеше юлын билгелибез. Шуңа да һәркайсыбызның җаваплылыгы бик зур. Без бары уртак тырышлык белән генә ниятләнгәннәрне эшли алачакбыз", - дип ассызыклады Татарстан Фәннәр академиясе башлыгы.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА