Журнал «Безнең мирас»

Әкъзам Гобәйдуллин беренче мәгълүматлар белән таныштырды.

Бердәм сайлау көне уңаеннан оештырылган мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әкъзам Гобәйдуллин чыгыш ясады.
– Бүген Россиядә – Калининградтан алып Чукәткага кадәр Бердәм сайлаулар көне, – дип башлады ул сүзен. – Бүген республика өчен истәлекле көн – муниципаль берәмлекләргә депутатлар гына түгел, соңгы 15 елда беренче тапкыр Татарстан республикасы Президентын сайлыйбыз.
Татарстанда сайлаулар төгәл 7:00 сәгатьтә башланды һәм ул кичке 8дә башлана. Иртәдән үк эш тыныч, штат режимында эшли. Сайлаучылар үз участокларына күтәренке кәефтә килә. Аларда барысы да югары әзерлектә оештырылган. Сайлау комиссияләре яхшы әзерлек эше узды. Шуңа күрә өзеклекләр булмас, сайлаулар оешкан төстә, кануннарга буйсынган рәвештә узар дип ышанабыз.
Татарстанда 2802 сайлау участогы ачык. Шул исәптән 48е вакытлыча килүчеләр урынында. Иртәнге сәгать 7гә 2 901 029 сайлаучы теркәлүе билгеле иде. Шунысын да әйтергә кирәк: участок сайлау комиссияләре бүген сайлау башланыр алдыннан алдан уздырылган сайлау бюллетеньле конвертларны ачты. Беренчел фаразлар буенча Татарстанда 119 045 кеше алдан сайлады (4,1 %).
Мәгълүмат http://intertat.ru/ сайтыннан

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру