Журнал «Безнең мирас»

Анатолий Фомин: “Иҗтимагый фикернең хакимият формалашуга йогынтысы булыр дип өметләнәбез”

Фомин әйтүенчә, Россия һәм ТР Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Сайлау – хакимиятне формалашатыруда катнашу буенча иң нәтиҗәле алым. Бу хакта бүген Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә брифингта ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин белдерде.
“Татарстан Президенты сайланганнан соң, ТР Конституциясе нигезендә, республика Хөкүмәте яңадан формалаштыралачак. Шул рәвешле, бу көннәрдә чираттагы бишьеллыкка хакимият формалашачак”, - диде ул.
“Иҗтимагый фикер хакимият формалашуга йогынты ясар дип ышанабыз”, - дип белдерде Фомин. Аның фикеренчә, ачыктан-ачык лидер билгеле булса да, сайлауга бару мөһим. “Без шуны истә тотага тиеш: сайлау участогына килеп, кеше активлыгын күрсәтә, шулай ук моңа балалары һәм оныкларын да өйрәтә”, - диде ТР ҮСК рәисе. Аның фикеренчә, сайлаучылар саны шактый булачак. Хәзер без акыл белән түгел, йөрәк белән тавыш бирә башладык, диде ул.
Фомин әйтүенчә, Россия һәм ТР Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара.

Теги: рәсми хәбәрләр Сайлау - 2015

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру