Курамша белән Кирамша
(Музыкантлар мәзәге)
Рамил Курамшин белән Кирам Сатиев, бик ашыгып, Бауман урамыннан бара икән. Бер ир кеше, аларны туктатып, Кирамның хәл-әхвәлен сораша башлый. Әңгәмәнең озакка сузылуын чамалап, Рамил:
– Кирамша, бетмәс монда синең танышларың, әйдә тизрәк, безне көтәләр, – ди.
Үтеп баручының хәтере кала һәм ул ярымүпкә, ярымачу белән Рамил Курамшинга әйтә:
– Син, абый, башта аның кебек уйнап кара, аннары сөйләшербез, – ди.
Кирам Сатиев
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА