2 август көнне күренекле археолог, нумизмат, эпиграфика белгече, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты өлкән хезмәткәре Җәмил Габдерәхим улы Мөхәммәтшинга 80 яшь тулды. Шул уңайдан галим белән күрешеп, фән үрләрен ничек яулавы, язган хезмәтләре, соңгы вакытта ни-нәрсә белән шөгыльләнүе хакында сораштык.
– Җәмил абый, дөрес булса, Сезне студент чагында ук директор итеп тәгаенләгәннәр, диләр. Бу хәл ничек булды? Сарман районындагы Зур Нөркәй авылы егетенең нинди сыйфатларын җитәкчеләребез шулай ошатты икән?
– 1968 елда Болгар музей-саклаулыгы ачылу турында карар кабул ителде. Аның директоры кирәк ич инде. Курс эше, диплом җитәкчесе Альфред Халиков (күрәсең, тырышлыгымны, үҗәтлегемне ошаткан) киңәше белән Татарстан Мәдәният министрлыгы әлеге вазифаны миңа тәкъдим итте. Казан пединститутының дүртенче курсында укыган чагым бу (мин 1965 елны ук, икенче курска күчкәч, археолог Петр Старостин белән Казанда «Казанка-1» шәһәрлегендә казу эшләрендә катнаштым. Өченче курста археолог Равил Фәхретдинов өч айга археология экспедициясенә алды). 1969 елның апрель урталарында, Болгарга килгәч, район башкарма комитеты җитәкчеләре белән таныштым. Ошаттылар булса кирәк. Беренче июль көнне Болгарга килдем дә директор вазифасына керештем.
Ул вакытта Болгардагы Зур манара янындагы чиркәү ябык иде. Чиркәү бинасында эшне башладык. Шунда беренче кышны кышладык. Аның бер почмагын реставраторларга бирделәр, без алтарь өлешендә урнаштык. Җиде штат бирделәр. Миңа урынбасар итеп гомере буе Болгарда археолог булып эшләгән Наталья Аксенованы тәгаенләделәр. Бер ел эшләгәч, өйләнгәч, шәһәр советы фатир бирде. Хатыным – үзем белән бергә укыган Венера. Ул музейда фәнни хезмәткәр булып шактый еллар эшләде. Тагын бер хезмәткәр бар иде. Ул фонд өчен җавап бирде. Өч кеше – техник хезмәткәр.
Беренче елларда монда археолог Алексей Смирнов экспедициясе эшли иде әле. Ул, Аксенова, мин – өч ел бергә эшләдек. Музей-саклаулыкның үз фонды булсын, экспозицияләр оештырылсын, экскурсияләр алып барылсын. Тора-бара без бу өч максатка да ирештек. 2000 елны, 31 ел эшләгәч, директорлыктан киттем. Мин киткәндә штатта 75 кеше калды.
Җүкәтау, Суарда күп йөрдем
– Административ вазифада булгач, казу-тикшеренү эшләрендә катнашырга ничек вакыт таптыгыз?
– Ничек тә җаен табарга тырыштым. Мин Болгарда казу эшләрендә катнашмадым диярлек. Ләкин кайда нәрсә табылганын белә-күрә идем. Монда Мәскәү, Ленинград, Казан археологлары еш килде. Казаныбыздан Тамара Хлебникова экспедициясе озак еллар казыды. Аның белән без бик яхшы, аңлашып эшләдек. Мин үзем Җүкәтауда, Суарда археологик казу эшләрендә катнашып килдем. Разведкада күп йөрдем.
– Сезнең өчен иң кыйммәтле табылдык нәрсә?
– Археологик табылдыкларның бик күбесе кыйммәтле инде. Гади керамика, борынгы акчалар да мөһим. Шунысы бар: казу эшләрендә бик кызыклы, кыйммәтле әйберләр гадәттә очраклы рәвештә табыла. Менә безнең Спас районында табылган Коминтерн хәзинәсе. Анда 105 әйбер. Ул – шушы җирлектә яшәгән бер зур кабилә башлыгының курганы, каберлеге. Җиденче гасырның азагы – сигезенче гасырның башы. Төрки халыклар болгар җиренә килә башлаган вакыт. Үзенә күрә кыйммәтле комплекс бу. Болгарның үзендә, шәһәрнең үзәгендә базар бинасы табылды. Ул – бик кыйммәтле чыганак. Аның үзендә генә алты акча хәзинәсе. Анда җиде меңләп акча табылды. Монда бакыр, көмеш акчалар. Үлчәү әйберләре, герләр анда бик күп һәм бик төрле. Шулар арасында акча сугу штемпеле дә бар. Димәк, Болгар шәһәрендә акча сукканнар һәм шул урында - остаханәдә башкарылган бу эш. Суарда да акча сугыла. Анда 13 нче йөзгә караган җиде хәзинә бар. Болар Суарның үзендә һәм аның тирә-ягында. Аларның берсе бездә саклана. Суарда 960 нчы елларда акча сугыла. Аның берничә төрле акчасы булган. Башта Суар кенәзлеге аерым бер дәүләт кебек яши. Соңрак, унынчы гасыр азагында, Суар белән Болгар кенәзлеге берләшә дә Бөек Болгар дәүләте барлыкка килә. Без әле шәһәрләрнең оешу формаларын ачыклап, анык белеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә өздереп кенә болар Хәзәр каганатына буйсынган дип әйтеп булмый. Болгар, Биләр, Суар, Җүкәтау, Нократ биләре, ягъни кабиләләре, берләшеп, зур дәүләт барлыкка китергән.
– Җәмил абый, Сез – борынгы акчалар белгече, борынгы кабер ташларын укучы. Халкыбызда, каберләргә тияргә ярамый, дигән ышану-ырымнар бар. Әле бит каберләрдә, кеше-мал сөякләрендә ниндидер йогышлы чирләр булуы ихтимал. Моннан берәр төрле саклану чарасы бармы? Гомумән, археологлар казу эшләрендә ниндидер саклану чаралары күрәме?
– Төрле ырымнар бар инде. Ләкин тикшеренергә кирәк. Андый тикшеренүләр бара, туктап тормый. Менә Аксубайның үзендә борынгы зират бар. Анда нигездә унтугызынчы гасыр ташлары. Тагын да борынгырак берничә таш бар. Шунда бер кабер тора. Кабернең өстенә 50 сантиметрлы тимер кадак сугып куелган. Бу – атаклы сәүдәгәрләрнең кабере. Бер уллары асылынып үлгән икән. Күрәсең, бер төрле ырым булган. Махсус ясалган кадак бу. Күрәсең, мондый үлүләргә чик куелсын дигән максатта эшләнгән әлеге ырым. Дөрес, археологлар пөхтә эшләргә тырыша. Менә Танкеевка каберлегендә меңгә якын кабер ачылды. Алар бөтенесе саклана. Алай йогышлы чир эләктерү очраклары булганы юк. Булмасын да инде. Археологлар перчатка кигәли, еш кына бернәрсә кимичә эшли.
– Улыгыз да археолог бугай?
– Улым Илшат музей-саклаулыкта фәнни хезмәткәр булып эшли, казу эшләре белән бөтенләй диярлек шөгыльләнми. Ул бик яхшы экскурсовод. Болгар шәһәре һәм аның якын-тирә авыллары буенча белгеч. Берничә мәкалә бастырды. Ядкәрләрне, торулыкларны разведкалау-барлау белән шөгыльләнә-шөгыльләнүен. Менә Әлки, Чистай районнары зиратларында бергәләшеп йөрдек. Кабер ташларын өйрәнгәндә булыша. Аспирантураны тәмамлады, әле якламады.
– Бер атна элек кенә Казанда һәм Болгарда «Урта гасырлар Идел-Урал буе археологиясенең актуаль проблемалары» дигән халыкара семинар булып узды. Сезнеңчә, нинди актуаль проблемалар бар?
– Археологиядә шәһәрләрнең барлыкка килү вакыты дигән проблема бар. Дөресен генә әйткәндә, без бер генә шәһәрнең дә кайчан барлыкка килгәнен һәм ничек формалашканын тәгаен белмибез. Берәүләр, сәүдә үзәге тора-бара шәһәргә әйләнгән, ди. Икенчеләр, әүвәл порт булган, дип исәпли. Юлда күпер тирәсендә оешып китүләре ихтимал, дип фаразлаучылар да бар. Болгар шәһәрләре буенча да андый проблема күтәрелергә тиеш инде. Әмма чын мәгънәсендә ул мәсьәлә әле куелмады. Җүкәтау, Суар, Биләр булсын – бу мәсьәлә эшләнеп бетмәгән.
Болгарның чиге кайда?
– Болгар дәүләтенең чикләре тәгаен билгеләнеп беткәнме әле?
– Беткән дияргә була. Якынча менә болай. Аңа Ульян өлкәсе, Татарстан – тулысынча, Башкортстанның көнбатыш районнары, Чувашиянең көнчыгыш районнары, Пенза өлкәсе, Марий Эл Республикасы, Киров өлкәсенең яртысы чамасы кергән. Ләкин берничә киртә бар. Әйтик, Башкортстан, Чувашия археологлары табылган материалларны еш кына шиккә ала. Мәсәлән, Пенза өлкәсендә табылган табылдыклар чын-чынлап болгарларга карый. Анда Болгар шәһәрләре дә бар. Әле археологик культура дигән нәрсә дә бар. Мәсәлән, Болгар җирендә берничә культура, әйтик, берничә төрле керамика бар. Ул борынгы керамикамы, әллә бер этник үзенчәлекле керамика гынамы – шуны белергә кирәк.
– Болгар дәүләте нәкъ шул хәтле яшәгән дип тәгаен әйтеп буламы?
– Болгар дәүләте тугызынчы йөз ахыры - унынчы йөз башында формалаша. Монголлар 1236 елны Болгарны басып ала. Ул шуннан соң бердәм монгол империясе составына керә, Җучи олысы дип атала башлый. 1265 елны Мәнгү Тимер идарә итә башлый да, Алтын Урда дәүләте формалаша. Болгар Алтын Урда дәүләтенең бер олысына әйләнә, аның баш шәһәре Болгарда була. 1361 елда Булат Тимер Болгарны ала. 1367 елны ул үтерелә. Шуннан соң Алтын Урда таркала башлый. 1380 елда Туктамыш хан бөтен дәүләтне берләштерә. 1395 елны Туктамыш Аксак Тимер тарафыннан куыла. Шуннан соң Туктамыш нәселләре белән Идегәй нәселләре арасында тарткалаш башлана. Алар берләшә алмый. Алтын Урда таркалып бетә. Шулай әкренләп Казан ныгый башлый. Болгар дәүләте исән чагында Казан кечкенә генә кенәзлек булып формалаша. Инде 1370 елларда аның әһәмияте тагын да арта. Әмма 1430 елларга кадәр Болгар шәһәрендә әле кенәзлек идарәсе була. Тора-бара үзәк Казанга күчә.
«Будыр Мәскәү тәңкәсе»
– Болгарда Фаяз Хуҗинның 75 еллыгына багышланган халыкара семинар вакытында борынгы акча атамалары хакында, алардагы язулар, кайда сугылганы, күпме табылганы турында берничә чыгыш булды. Мәскәү патшалары Иван III, Иван IV идарә иткән вакытта – XVI гасырда сугылган акчаларга татарча язылганын, «тәңкә» сүзе кулланылганын мөгаен күп кенә ватандашларыбыз белмидер.
– Аларга «Будыр Мәскәү тәңкәсе» дип гарәп хәрефләре белән татарча язып куйганнар. Ул вакытта татар теле, гарәп графикасы тирә-якта киң таралган була. Урыс кенәзләре дә моны кабул итә. Халыкларның берсе – татар, икенчесе – рус, янә башкалары бар. Тик гомум кабул ителгән акча кирәк була.
– Археолог Фаяз Хуҗин белән шактый еш аралаштыгыз шикелле.
– Шунысы кызык: пединститутны тәмамлаган елны Фаяз мин укыган бүлеккә укырга кергән. Аның белән студент вакытта очрашырга туры килмәсә дә, соңрак шактый еш күрешү насыйп булды. Ул Биләрне өйрәнүе белән танылды, төп эше, казанышы шул булды. Аннан соң ул Җүкәтауда, Болгарда, Казанда шактый күп эшләде. Бик яхшы пропагандист, фәнне популярлаштыручы иде. Дәреслекләр язды. Бу – бик авыр эш. Галим булу – бер нәрсә, әмма белгәнеңне, табышларыңны гади, аңлаешлы телдә халыкка җиткерү икенче зур сәләт сорый. Ул бик матур җырлый иде. Аның кебек моңлы итеп «Бибисара», «Дранча», «Дим-дим» кебек җырларны башкаручылар сирәк.
– Сез – танылган эпиграфика белгече. Бериш галимнәр, безнең җирлектәге иң борынгы кабер ташы Иске Казан музей-саклаулыгында саклана, дип исәпли; икенчеләре Тәтеш районында, Әтрәчтә, ди. Янә бериш белгечләр, кабер ташларында мәрхүмнең туган-үлгән еллары XVII, хәтта XVIII гасырга чаклы сан белән түгел, хәреф белән язылган, дип белдерә. Икенчеләр, сан белән язылган очраклар да сирәк түгел, ди. Кем хаклы?
– Әхмәров язып калдырганча, безнең җирлектә иң борынгы кабер ташы Ямбактыда табылган да, Әтрәчкә китерелгән. Анда 1244 ел диелгән. Ләкин ул таш чиркәү нигезендә калган. Әхмәров аны күргән, язып куйган. Тагын ике борынгы таш бар. Аларның берсе – 1270 елга караганы бездә, Болгарда. Ул тулысынча сакланмаган, фрагментларын карарга була. 1286 елда язылганы, өченчесе дә бездә, төрбәдә саклана. Аның датасы сан белән язылган: борынгылыгында, чынлыгында шигем юк. Иске Казанда сакланганы - дүртенчесе генә. Ул – 1291 елгы таш. Бишенче урында – Казанда, Архиерей дачасында табылганы. Аның датасы юк. Ул 13 нче гасырда табылган ташларга бик охшаган. Стильләре бертөрле: биеклеге 3 метрдан артык, киңлеге 80 сантиметр, калынлыгы 40 сантиметр. Унөченче гасыр кабер ташлары, кисәкләре белән исәпләгәндә, җәмгысе егермеләп булыр.
– Фәнни хезмәтләрегез шактый күп җыеладыр?
– 300 дән артык фәнни мәкаләм, 15 монографиям бар. Чүпрәле, Кайбыч районнары эпиграфика һәйкәлләрен китап итеп чыгардым. Аерым алганда, «Медные монеты Булгара и других Золотоордынских городов» дигән китабым яхшы бәяләнде. «Үткәннәргә кайтып», «Пройденный путь» мәкаләләр җыентыкларын да халык яхшы кабул итте. Алты томлык «Археология Волго-Уралья» хезмәтенең Болгар акчаларына һәм болгар-татар кабер ташларына багышланган дүрт бүлеген мин яздым. Бик зур тырышлык таләп иткән хезмәтем Каратун (Апас районы) хәзинәсен өйрәнүгә багышланган өч томлык китабым булды. Мин аны алты ел буе эшләп бастырдым. 25 мең данә акчадан торган Туктамыш хан хәзинәсен өйрәнүгә багышланган әлеге хезмәтемне иң зур казанышым дип саныйм.
– Соңгы елларда нинди эшләр белән шөгыльләндегез, кайларда булдыгыз?
– Тарихчы галим, педагог Рәфыйк Насыйров белән Чистай шәһәре зиратындагы борынгы кабер ташларын өйрәнеп, китап итеп бастырдык, «Әлки районының татар авыллары һәм мәхәлләләре тарихы» дигән хезмәт яздык. Анда Болгар заманына караган 17 кабер ташы булуы ачыкланды. Аларны төзекләндереп, матурлап куйдык. Аллаһ теләсә, якын араларда, бәлкем быел ук, «Спас районының тарихи-мәдәни мирасы» дигән, җирлегебезнең барча мәдәни ядкәрләрен исәпкә алган китабым чыгачак.
P.S. 6 август көнне без – «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы хезмәткәрләре «Болгар» музей-саклаулыгын гизеп кайттык. Экскурсоводыбыз мөхтәрәм галимебез Җәмил абый Мөхәммәтшин булды. Изге җиребез ядкәрләре белән тәфсилләп таныштырган мөхтәрәм галимебезне юбилее белән кабат котлап, ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Җәмил абый, киләчәктә дә милләттәшләребезне, ватандашларыбызны яңа хезмәтләрегез белән куандырып торырга язсын!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала