Әдәби мирас Уку өчен 4 минут

Рәхим Саттар: Кулда – богау, капка – йозакта

Шагыйрь, журналист, кормашчыҗәлилче Рәхим Саттар (Габдерәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында Башкортстан Республикасының Чишмә районындагы Түбән Хаҗәт авылында туган. Шигырьләре «Җыр дәвам итә» (Казан, 1966, 1985) исемле җыентыгында, шулай ук рус теленә тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (Казан, 1979) исемле китапта нәшер ителә. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә төшә, 1943 елның июнь (август?) аенда дүрт легионер белән бергә засадага эләгә һәм, печән кибәне астында яшеренеп торган вакытта, фашистлар тарафыннан тереләй яндырып үтерелә.

Рухым Гали 

 

Тәрбияләдең мине мәгърур итеп,

Баш имәдем әле буй җитеп

Бер дошманга, иркен тын алам:

Кулда – богау, капка – йозакта,

Ләкин рухым иркен, хөр кала.

 

 

Чүлләр

 

Бушлык. Үлем. Тынлык һәм сулышсыз

Иңрәп ята җирдә киң чүлләр.

Урман да юк, сыңар яфрак та юк,

Елгалар да анда юк, күлләр.

 

Нурлар – кайнар. Сары комнар.

Җир аркасы пешә, ут булып.

Бер тамчы дым бирми, күзен салмый,

Читтән генә үтә күк болыт...

 

– Кайчан булган бу чүл?

Бик күптәнме?

Актарындым тарих эчендә.

Мәшһүр гарәп, Нил баласы бер чак

Сөйләп бирде зәңгәр кичендә.

 

Мең ел элек, бик күп еллар элек,

Торган батыр, көчле бер халык,

Зур бакчалар, алма, хөрмәләргә

Бизәп, диван, сарай-йорт салып.

 

Бер дәвердә ханлык иткән анда

Ерткыч бер хан халык өстеннән.

Җирне канга буяп яшәр өчен

Таянган ул вәхши көченә.

 

Ул, хәсрәтнең ни икәнен белми,

Аталыкның белми ләззәтен.

Күз яшь таныш түгел, аналарның:

«Балам!» – диеп көйгән хәсрәте

Аңа уртак түгел.

Ул тик белә:

– Мин Алланың урынбасары!

Дөнья миңа килеп тезен бөксен,

Мин дөньяны зиндан ясармын!

 

Ул сугышлар ачкан, күршеләрнең

Тынычлыгын бозган, җимергән.

Ул гыйшыкка, ирек һәм гакылга

Тимерләрдән богау кидергән.

 

Алып кайткан коллар,

миллион коллар,

Бала – бире, ерак аналар

хәсрәт түгеп, Хәсрәт ташып үлгәннәр алар.

 

Хәсрәтләрдән күз яшьләре кипкән,

Корыган урман, елга һәм күлләр...

Менә шулай инде хасил булган

Иңрәп яткан киң чүлләр.

 

 

Иптәшем

 

Сары барак шыгрым тулы иде, –

Утырдык без озак.

Күптән инде якын кеше белән

Сөйләшергә сусап.

 

Күрше булып, зәңгәр күзе белән

Утырды Николай.

Беренче кат күреп аны беләм,

Япь-яшь әле – малай.

 

Ул сугышта, кан эчендә йөзеп,

Яраланып ауды.

Ерткыч дошман кызганмады аны,

Әсир итеп алды.

 

Зәңгәр күзен тутырып миңа карый,

Коңгырт күзләремә.

Тавышы моңлы, йөрәгемә җылы

Аның сүзләреннән.

 

Дус ул миңа, якын иптәш миңа,

Батыр ул – Николай.

Әллә кемнәр аны дошман диләр,

Юк, түгел ул алай.

 

Без икебез, кулбашлар беркетеп,

Арысландай булып,

Уртак дошман булган фрицларны

Еракларга кудык.

 

Уртак Ватанны без бергә саклап,

Ирек өчен аудык.

Кызыл канга батып калды шунда

Сеңелем биргән яулык.

 

 

***

 

Әнкәм теләп калды миңа саулык,

Сеңелем бүләк итте кулъяулык.

Яраланды янда юлдашым,

Бәйләп киттем аның кулбашын.

 

 

Зәңгәр күзләр

 (Әнвәр Бакиров көе)

 

Ник тутырып карадың син

Зәңгәр күзләрең белән?

Ник өздереп аласың син

Үткер сүзләрең белән?

 

Зәңгәр күзләреңә карап,

Йөрәк серен сөйләдем.

Янымда син юк чагында

Башкаларны,

Башкаларны сөймәдем.

 

Зәңгәр күзем, сиңа сүзем:

Өзелеп сөямен үзең.

Кабул ит егет йөрәген –

Тулы шатлык диңгезен.

 

Очкынлы зәңгәр күзләрең

Сихерләделәр мине.

Зәңгәр күккә карыймын да

Искә төшерәм сине.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи