Шәхесләребез Уку өчен 4 минут

Халык улы – халык күңелендә

Былтыр август аенда татар һәм башкорт халкының бөек улы – язучы, публицист, БАССРның халык шагыйре Мәҗит Гафуриның (1880-1934) тууына 145 ел тулды.

Башкортстанның атказанган укытучысы, Кыйгы районы Югары Кыйгы лицей мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Җәмилә Хөрмәтуллина. /Фотолар – Җ.Хөрмәтуллинаның шәхси архивыннан.

 

Бу күренекле дата илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүенең 80 еллыгы белән туры килде. Шуның өчен дә истәлекле язмамны Мәҗит Гафури исеме һәм иҗаты белән безне кечкенә чагыбыздан таныштырган, шигырьләрен яттан сөйләгән әниебез – Бөек Җиңүне якынайтуга көч түккән тыл хезмәтчәне, Башкортстанның Күгәрчен районы Дәүләткол авылы кызы Нәзифә Сакый кызы Псәнчинаның якты истәлегенә дә багышлыйм.

 

Бүген, туган телләребез яклау һәм саклауга мохтаҗ булган көннәрдә, әлеге язмам гаиләдә балага туган телебез аша милли тәрбия бирү юлында әти-әниләргә киңәш тә бирә торган, эчтәлекле дә булыр дип ышанам.

 

Миңа инде 50 ел мәктәптә укыту чорында Мәҗит Гафури кебек бөек шәхесләрнең иҗаты һәм тормыш юлы киләчәк буында туган телгә, милли традицияләргә, дини һәм рухи байлыкларыбызга карата хөрмәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чыганак булды. Шул максатның әһәмиятен югалтмыйча, бүген дә мәктәптә балаларга туган телебез булган татар телен өйрәтәм. Әйе, өйрәтәм! Чөнки мәктәптә татар теленең фәнни нигезләрен җиткерү, укыту программасындагы материалны бирү өчен иң башта баланы туган телен аңларга һәм туган телдә сөйләшергә өйрәтү төп бурыч булып кала. Гаиләдә, балалар бакчасында туган теленнән читләтелгән укучыларга бүген мәктәптә ана телен укыту мөмкинлеген табу зур тырышлык таләп итә. Мондый җаваплылыкны халкы өчен горурлык хисләре кичергән, илен, телен, эшен, балаларны яраткан туган тел укытучылары үз өстенә алды. «Туган телле анадан – туган телле бала туа» дигән бөек хакыйкатьне онытмыйча эшләүче мөгаллимнәр арасында булуым белән мин үземне бик бәхетле саныйм.

 

Язучы, публицист, БАССРның халык язучысы, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафури (1880-1934).

 

Бу язмам Мәҗит Гафурига багышланса да, туганнан алып, мине яныннан үзаллы юлга озатканчы, сүз сәнгатен, телебезнең матурлыгын, бөеклеген күңелебезгә салган якын кешем – әнием булмаса, бүген шулай иҗат дөньясында кайнап, шуннан ямь һәм гамь табып, үз өстемә зур җаваплылыклар алып, бөек шагыйрь шәхесе турында язып утыра алыр идемме икән? Шунлыктан сүземне дәвам итеп, сезне ерак тарих битләренә алып китсәм, гаҗәпләнмәгез. Моның сәбәбен мәкаләмне тулысы белән укып чыккач һичшиксез аңларсыз дип ышанам. Телебезне саклау, халкыбызның киләчәге булган балаларда милли үзаңны үстерү һәм туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләүдә әнинең ни дәрәҗәдә мөһим урын тотканын искәртергә кирәк дип уйлыйм.

 

Әниебез нәсел тамырларын горурланып искә алды

 

Үземне белә башлаганнан әниебезнең матур итеп, көйләп шигырьләр сөйләгәнен хәтерлим. Бишек җырлары, тәмле сүзләре белән ул безгә – алты баласының күңеленә халкыбызның моңын сеңдереп үстерде. Шигърияткә, гомумән әдәбиятка, җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләгән әниемнең әнә шундый хәстәрлеге минем киләчәк тормыш юлымда зур роль уйнады. Үсә төшкәч, әлеге милли тәрбиям иҗат дөньясына җитәкләп алып керде һәм әле дә яңа ачышларга әйди, иҗатымның яңа битләрен ачарга, укытучылык хезмәтемдә булыша. Үземә алмашка татар теле укытучылары, журналистлар әзерләүдә ярдәм итеп килә.

 

«Ни өчен Мәҗит Гафурига багышланган мәкаләдә автор үз әнисе турында сөйли?» – дип гаҗәпләнмәгез. Башта мәкаләмне «Исемдә калганнар» дип атаган идем, Тукайны кабатлау була дип, уемнан кире кайттым. Уйлана торгач, «Халык улы – халык күңелендә» дигән исемгә тукталдым. Хәер, бу истәлекләремне азакка кадәр укып чыккан кеше мәкаләмә ике башисемнең дә бик килешле икәнен аңлар.

 

Әниебез Нәзифә Сакый кызы Псәнчина гаиләсе белән – ул ак яулыктан, артта басып тора. Алда итәгендә яшь бала белән картинәебез Нәфисә утыра.

 

Зыялы, укымышлы нәселдән булган кадерле кешем – әнием Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич кебек татар-башкорт шагыйрьләренең әсәрләрен яттан белә иде. Башка төрки халыкларның әдәби байлыгы белән таныш булган әниебез авызыннан аларның да данлы исемнәрен ишетеп үстек. Әйтик, без өйдә дәрес биремнәрен карарга ашыкмаган чагыбызда, ул еш кына Акмулланың «Башкорттарым, укыу кәрәк, укыу кәрәк! Арабызза назандар күп, укыу һирәк» кебек сүзләрен кабатлап, искә төшерә иде. Казакъ халкының мәшһүр шагыйре Жамбыл Жабаевны «акын» дип атап, казакъча да бик матур итеп җөмләләр әйткәне хәтердә...

 

Казакъ халкына карата әниебезнең туганнарча җылы мөнәсәбәте сәбәбен шәҗәрәсен өйрәнгәндә белдек. Җиденче буын картәниебез казакъ милләтеннән булып, Балтабикә исемен йөрткән икән. Ул вакытларда башкорт биләмәләренең көньягында яшәгән башкорт сәүдәгәрләре казакъ далалары аша төрле көнкүреш товарларын алыш-биреш итеп, бабайларыбыз башкорт атларының яхшы нәселен үрчетеп, аларны армиягә биреп тә файда иткән. Шундый бер мәлне сәүдә итәргә атасына ияреп йөргән яшь башкорт егете, Балтабикә исемле кызны күреп, бик ошаткан. Кыз да егеткә күз салган. Йола буенча, кыз белән егет ат ярышына чыгып, ярыш вакытында егет кызны куып җитеп, үзе янына алырга тиеш булган. Егет егетлеген итә, җиденче буын бабабызның өйләнү тарихы менә шулай казакъ далаларына барып тоташа.

 

Без бала чакта да шул казакъ далаларыннан аркаларына күпләп әйберләр төягән дөяләрнең, авылыбыз аша үтеп, әйбер сатып йөргәннәрен күреп кала идек. Әниебез нәсел тамырларын яхшы белеп, горурланып искә алды. Атабабаларының сәүдәгәрлек җепләрен өзмичә, әниебез йөри алган чакларына кадәр, кәҗә мамыгыннан шәлләр бәйләп, авыл советыннан алыпсатар түгеллеген исбатлый торган белешмә алып, 1960- 1970 елларда шул казакъ җирләренә шәл сатарга чыгып китә иде. Аннан алып кайткан дөя йоныннан сугылган җылы ике одеялы әле дә әниемнең сәүдәгәрлек осталыгын хәтерләтеп, өебезнең иң кадерле урынында саклана. Ә кайчандыр бит, шул әнием дә гизгән дала юлында, сәламәтлекләрен ныгытып, Гафури йөргән, Тукай да... Монда да, үземчә, бер бәйләнеш бардыр дип фараз итеп куям.

 

Әнием Нәзифә оныклары белән. 1980 еллар уртасы. /Фотолар – Җ.Хөрмәтуллинаның гаилә архивыннан.

 

 

Картинәебез укымышлы, зыялы нәселдән иде

 

Менә шушы урында тарихка тагын да тирәнрәк күз салып, әниемнең сүз остасы булуының чишмә башы кайдан икәне турында белешмә бирү кызыклы булыр. Шуңа күрә, Ленин кебек – 1870 елда, Мәҗит Гафури кебек август аенда дөньяга килгән әниемнең әнисе – Нәфисә картинәем турында да бераз мәгълүмат биреп китүне кирәк дип таптым.

 

Картинәебезнең ата-бабалары Казан татарлары ягыннан булып, башкорт җирләренә килеп утырган һәм шунда төпләнеп калган. Урындагы бай нәселле җир хуҗалары ап-ак йөзле, зәңгәр күзле әле унике-унөч яшьләрдәге кызны, шул чактагы йола буенча, кара чәчле, шомырт кара күзле, атта чабуда алдынгылыкны бирмәгән үткер башкорт малаена ярәштереп куя. Егетне бераздан армия сафларына алалар. Егет хәрби хезмәттән кайтуга кыз да үсеп буйга җиткән. Тик егет кенә кыска буйлы булып калган икән. Картинәебез нинди генә үткер һәм чая кыз булмасын, теләсә-теләмәсә дә, ярәшелгән егеткә кияүгә барырга ризалык бирергә мәҗбүр булган. Тирә-якка билгеле, борынгы ата-бабалары хаҗ кылган бу башкорт гаиләсендә белемгә омтылуга, балаларны укытуга зур игътибар бирелгән. Алар Коръәнне, дин сабакларын, төрки халыкларның әдәби ядкәрләрен белгән. Картинәебез дә укуда зирәклек күрсәткән. Аннары инде үзе дә ахирәтләрен укырга һәм язарга өйрәткән. Бераздан өйләрендә мәдрәсә ачып, кызлар укыта башлаган. Аның каты холыклы, бик таләпчән булуы турында әниебездән ишетеп белә идек. Мөгаллимә кешегә шулай кирәк булгандыр да.

 

Ләкин инде без үскәндә картинәебез бик олы яшьтә, барыбызга да җылы һәм йомшак мөгамәләдә иде. Аның үз чорында алдынгы карашлы мөгаллимә булуын күз алдына китерүе кыен түгел: хәтере яхшы булып, үткән тормышы хакында, илдә барган һәр тарихи вакыйгага фикерен белдереп, эзлекле итеп хикәяләр иде. ХIХ гасыр азакларында Ризаэддин Фәхреддин, Акмулла кебек мәгърифәтче язучыларыбызның иҗатлары мөгаллимлек иткән картинәебез өчен дә дәреслек булган. Шулар нигезендә сүзгә бай, телгә оста мөгаллимә булып һәм халык арасында абруй казанып, озак еллар укыткан картинәебез Нәфисә.

 

Октябрь инкыйлабыннан соң хәлле генә яшәп яткан картинәебезнең гаиләсен, кулаклыкта гаепләп, бөтен мал-мөлкәтен тартып алганнар. Бераздан, «кеше хезмәтеннән файдаланмаганнар» дип, сөргенлектән азат ителгәннәр. Ә бит аларның нәселе тирә-якта дан тоткан Псәнчиннар фамилиясен йөрткән. Алар, кышкы суыкларга бирешми торган башкорт нәселле атлары үрчетеп, патша армиясенә бирә торган булган. Моның өчен аларның уллары никрутлыктан, озын армия хезмәтеннән азат ителгән. 1917 елгы инкыйлаб башлыгы 54 яшендә үлеп китсә, картинәебез аннан соң 54 ел – тагы да бер кеше гомере кадәр яшәп, кулыннан Коръән китабын төшермичә, намазлык өстендә килеш, 108 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул совет властен хурламады да, мактап та утырмады. Атеизмның чәчкә аткан чоры гүя аңа кагылмады: намазын ташламады, безгә, оныкларына да догалар ишеттереп, иманлы булуның ни икәненә төшендереп, динебезнең матур сыйфатларын күңелебезгә салды.

 

Нәфисә картинәебезнең көмеш акчалар тегеп бизәлгән, саклап кына киеп йөргән бер күкрәкчәсе (башкорт хатын-кызларының муеннан аска, түшен каплап кия торган япмасы) бар иде. Яңа күлмәк өстеннән, башкаларның кулына бирмичә, тиз генә киеп куя иде ул аны. Шулай саклап тотуының сәбәбен яшертен кенә, аннан-моннан ишеткәләп тә куя идек. Имеш, ул күкрәкчәнең эчендә алтын тәңкәләре дә бар икән... Бу турыда сорарга беребез дә кыймадык. Булуы да мөмкиндер, чөнки Николай патша вакытында мәдрәсәдәге указлы мөгаллимнәргә алтын белән түләнгән бит. Картинәебез дә, сакчыл кеше буларак, булган байлыгы белән улларына, аларның балаларына белем алуда ярдәм иткән, өйләр тергезешкән. Олы улы укытучы, мәгариф өлкәсендә эшләп, Бөек Ватан сугышында һәлак булды, икенче улы да сугыштан яраланып кайтып, сәүдә эшендә, райпо рәисе вазифасында эшләде, олы хөрмәттә арабыздан китте. Әнием һәм апасы хуҗабикә булып, бала үстерделәр. Аларның язмышы-тормышы турында да аерым китап язарлык.

 

Картинәем белән бик дус идем, картлык көнендә карадым, кадер-хөрмәт күрсәттем. Кызыклы сораулар бирүемә куанып, үзенең үткән тормышы турында сөйләр иде. Башка туганнарым кибеткә йомырка алып барып сатып кинога акча эшләгәндә, күкрәкчәсеннән тиз генә чыгарып, миңа акча бирә иде. Мине аеруча якын күрүен әнигә еш кына кабатлап: «Шушы балаң кебек ипле балаң булмас инде!» – дип мине мактап та ала иде.

 

Шулай бервакыт, яз көне, әтиебез кызмачарак чагында, күрше чуваш авылындагы бер «ызнакумыннан» дуңгыз баласы алып кайткан, үстереп, көз көне базарда сата янәсе. Бу, әлбәттә, беребезгә дә ошамады, әни дә аптырады. Үзебезнең сарай мал-туар белән тулы булмаса тагын бер хәл. Дуңгызның мөселманга хәрам икәнен яхшы белмибезмени, әлбәттә, беләбез. Шул турыда уйларымны ачыклар өчен картинәемә: «Нигә безгә дуңгыз итен ашарга ярамый?» – дип сорадым. Ул миңа җавапны динебез кушмый дип кенә түгел, ә фәнни яктан аңлаткан булып чыкты (мин моны соңыннан, үсә төшкәч аңладым). «Дуңгыз ите – кеше итенә якын, шулай булгач, кеше кеше итен ашагандай булыр!» – диебрәк аңлаткан иде. Аннары, кызыксынуымны тагын да арттырып: «Бер дә, бер дә ярамыймыни?» – дидем. «Кешегә җанын асрар өчен ашарга берни калмаса гына ашарга була, балам», – дигән уңай җавабын да алган идем шул чакта.

 

Менә шундый белемле, зыялы нәселдән булган картинәебез үзеннән соң күңеленең рухи байлыгын әниебез аша безгә, киләчәк буынга калдырып китте.

 

 

Әниемнән истәлеккә калган бер китап

 

Әниебез Октябрь инкыйлабыннан 2 ел элек дөньяга килеп, үсмер чагы авыр чорларда үтә. Күмәк хуҗалыклар төзелү, халыкның шәхси мал-мөлкәтсез торып калган еллары... Тормыш авырлыкларына карамастан, үзе дә әнисе – картинәебез кебек, укытучы булырга хыялланган. Мәдрәсәдә укымаса да, өйдә үз әнисеннән алган белеменә ышанган, шуңа да Темәс якларына укытучы курсларына чыгып китәргә батырчылык иткән. Чыннан да, заманында югары уку йорты дәрәҗәсендәге мондый уку йортына керер өчен ниндидер махсус әзерлек тә кирәк булгандыр. Нинди китаплар укып әзерләнде икән дип уйлаганым бар. Әйе, мәктәпләр, укытучылар җитмәгән чор. Ә шулай да әниемнән истәлеккә калган бер китап кызыксындырган сорауларыма җавапны ачыкларга бераз ярдәм итте кебек. Бәлки, әнием менә шуның кебек китапларны укып әзерләнгәндер. Мәҗит Гафури кебек әдипләребезнең әсәрләрен алар аша укып белгәндер дигән ышаныч белән, инде гасырлар аша безнең көнгә кадәр килеп җиткән зур тарихлы бу китапны ныклап өйрәнергә булдым.

 

Китапның битләрен вакыт саргайткан, таушалдырган, кулдан-кулга күчеп йөрүе күренеп тора. Кемдер 1929 елда ручка белән үзенең култамгасын калдырган, шигырьләрнең һәм авторларның исемнәрен кириллицага күчергән. Ленинның фуражкадан төшкән рәсеменә охшатып, кеше башы төшереп тә куйганнар. Кыскасы, китапның үз вакытында зур хезмәт иткәне ачык күренә. Китап Тукай вафатыннан соң 10 ел үткәч нәшер ителгән. Анда, 1913-1923 елларны эченә алып, танылган шагыйрьләребез иҗаты тупланган.

 

Әниемнең җылы куллары аша үткән китапны бик кадерләп кулыма алам, битләрне саклык белән берәм-берәм ачам... Китап гарәп алфавиты нигезендә татар телендә бастырылып, 7-64 битләре генә сакланып калган булып чыкты. «Төзүчедән» дигән зур булмаган баш сүзе дә бар. Шунысы уңайлы булды: бу җыентыкны миңа оригиналы хәлендә укып чыгу кыенлык тудырмады. «Әлеб... би... ти... си»ләрне кечкенәдән белеп, укып-языштырып үскән һәм БДУда укыган елларда иске төрки һәм чит телләрдән гарәп телендә укырга-язарга өйрәнгәннәремне, белгәннәремне искә төшерү һәм ныгыту өчен бу әдәби ядкәрнең файдасы булды.

 

Беренче бүлек дигәнендә 9 авторның исеме бар: Фәтхи Бурнаш, Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Шәехзадә Бабич, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, Самави (?), Кәрим Әмири, Зәйнәб Бәширова. Икенче бүлеге «Төрле шагыйрьләрдән» дип атала. Беренче бүлектә Фәтхи Бурнашның – 19, ә Шәехзадә Бабичның 12 шигыре бирелгән. Тик китапның сакланып калган өлешендә Мәҗит Гафури шигырьләре күренми, шуңа да китапның тулы күләменә карата кызыксынуым тагын да арта төште. Инде ул чорда Гафури иҗаты күптән танылган, билгеле шәхес булып, яратып укылган исемнәр рәтендә урын алган, шулай булгач, нигә бу җыентыкта аның да исеме юк икән дигән сорау торган саен үзенә җәлеп итте.

 

Шушы китапның тулы вариантын табасы килү теләге узган ел август аенда мине Казанга юлландырды. Элегрәк Казанга сәфәрләр вакытында миңа берничә тапкыр Габдулла Тукай әдәби музеенда булырга туры килде, шушы миндәге китапның бер нөсхәсен күргәзмәдә күргән кебек истә калган. Ләкин Казанга бу баруымда музейның фәнни хезмәткәре Лена ханым Тябина андый китапның музейда юклыгын ачыклады. Шулай да мондый сирәк китапларның берсе, тулысы белән булмаса да, шәхси китапханәмдә саклануы миндә горурлану хисләре уятты. Ул иң кадерле кешем – әниемнән калган китап бит. Шундый китаплар әниемне әдәбият дөньясына алып килгән, белем биргән, мәшһүр шәхесләребезнең иҗаты белән таныштырган.

 

 

Гафури исеме белән бәйле кызыклы бер тарих бар

 

Үзе дә такмаклар, җырлар, әкиятләр уйлап чыгарган, сүз сәнгатенә гашыйк булган, һәрвакыт яктыга, матурлыкка омтылган әниебезнең тормышында Мәҗит Гафури исеме белән бәйле кызыклы бер тарих бар. Аны мин 1980 еллар тирәсендә, әниебез бездә вакытта сөйләгәннәрдән язып алган идем. Ул язмалар әлегәчә шул минутларны хәтерләтеп, дәфтәр битләрендә саклана. Тик кызганыч, күп кенә нәрсәләрнең тулысы белән ачылып бетмәгән урыннары да юк түгел. Совет чоры, атеизм, идеология... Барысын да сөйләп бетерә алмагандыр да...

 

Шулай итеп, әниебез мөгаллимә булу хыялы белән Темәс якларына укытучылар әзерли торган курсларга чыгып китә. Шунда ул ике кыз белән танышып дуслаша. Кызлар ул чактагы Уфа губернасы Стәрлебаш өязе, хәзерге Гафури районы Җилем-Каран авылыннан була. Һәрхәлдә, язып алган истәлекләремдә авылның исеме «Каран» диеп язылган. Безнең районда да Каран дигән авыл бар, ул безнең Күгәрчен авылыннан ерак түгел. Әнием бу ике төбәктә урнашкан авылларны бутамадымы икән дип тә уйлап куйган идем. Юк, мөмкин түгел, чөнки әниебезнең хәтере бик яхшы булды. Үләренә берничә ел калган көннәрдә дә ул Себер якларында, абыебызда яшәгән чакта, Ханты-Мансы округының башкаласында яңа мәчетләр ачкан чараларда катнашып, сәхнәләрнең түр башында утырып, Коръән укыды. Төбәк губернаторыннан грамота һәм рәхмәт хатлары алып йөрүе әниемнең хәтере соңгы көннәренә кадәр ачык булуы турында сөйли. Шуңа күрә әниемнең сүзләрендә тик дөреслек кенә күрәм. Моның шулай булуы шик тә тудырмый, чөнки икенче абыебыз 1960 еллар уртасында хәзерге Гафури районындагы Җилем-Каран авылында туып үскән Ләлә исемле кызга өйләнде, шул чакта да әнием әлеге авылда кодагый булып йөрде, яшь чакларында бу якларда йөргәннәрен кызык итеп искә ала иде...

 

Дәвамы бар.

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи