Сәнгати мирас Уку өчен 2 минут

Матурлык җырчысы

Быел Татарстанның халык, РСФСРның атказанган рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Виктор Куделькинның тууына 115 ел тулды. Шул уңайдан «Хәзинә» милли сәнгать галереясында аны күргәзмәсен оештырып искә алдылар.

Рәссам В.Куделькин. Автопортрет. 1990 ел.

 

 

Гадәттә без Виктор дәдәйне май айларында - Бөек Җиңү көне уңаеннан искә ала торган идек, чөнки Бөек Ватан сугышында катнашкан рәссам буларак ул сугыш турында байтак картиналар, сугышчыларның портретларын иҗат итеп калдырган. Шулар арасында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Политрук» исемле зур күләмле сурәт тә бар.

 

«КамАЗ» хатын-кызлары».

 

В.Куделькинның фронттагы батырлыгы искиткеч зур. Ул Кызыл Байрак ордены, «Германияне җиңү өчен», «Мәскәүне яклап сугышкан өчен», «Кенигсбергны алган өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланыр алдыннан аны СССР хакимияте элемтә бригадасының элемтә взводы командиры итеп билгеләгән булалар.

 

Журналист Н.Вазыйхова портреты.

 

1946 елның мартында фронттан кайтканнан соңгы тормышы шулай ук батырлыкка тиң. Ул чирек гасыр буе Казан сәнгать училищесында укыта, аның директоры була. Рәссамнар берлегендә яшь кылкаләм осталары белән эш алып бара. Кыскасы, республикабызда яшь кадрларны тәрбияләүгә саллы өлешен кертә. Бер үк вакытта үзе дә ару-талуны белмичә иҗат итә.

 

«Оргсинтез» заводы төзүчеләре төшке ялга туктаган».

 

Иҗатының муллыгына хәйран калырлык. Юбиляр рәссамнар быел берничә – В.Куделькин, Х.Хәйдәров, З.Гыймаев, О.Кульпин, Ш.Шәйдуллин, Б.Майоров картиналарын күргәзмәгә бергә куйганнар. Бер залда – хезмәт темасы, икенчесендә – татар халкының милли бәйрәмнәре, өченчесендә – портрет, пейзажлар. Арада иң күбе – Куделькин картиналарыдыр. Училищеда да укытып, ничек шулкадәр күп иҗат итәргә өлгерде икән ул?! Үзе үлгәннән соң да инде утыз ел үткән. Картиналары исә кыйммәтен җуймас асылташлар сыман галерея залларыбызны һаман бизи, сәнгать сөючеләрне һаман сөендерүен дәвам итә. Вакыт сынавын үткән чын сәнгать әсәрләре алар. Тикмәгә генә республикабызның Сынлы сәнгать музее аларны кадерләп сакламый. Рәссамның «КамАЗ», «Оргсинтез» төзүчеләре, авыл хезмәтчәннәре турында картиналары хезмәт кешеләренә тирән ихтирам белән сугарылган. Матур кешеләрнең тулы бер буыны күз алдыбызга килеп баса. Реалистик өслүптә сурәтләсә дә, Куделькинның картиналарына җиңеллек, илһам, моң хас. Күтәренке рухлы, киләчәккә өмет уята торган сурәтләргә карап, чыннан да, яшисе килә. Фронт кичкән, үлем белән күзгә-күз очрашкан рәссамнар гына тормышны, кешеләрне шулай шашып яратырга мөмкиндер…

 

Кош караучы М.Вәлиева портреты.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи