Май башы. Дания апаның күркәм юбилее якынлашкан көннәр. Юбиляр ханым турында җылы сүзләр язарга дип, кампитр янында утырам. Шулчак Дания апаның Күн авылыннан икәнлеге исемә төште. Шундый атаклы җыр бар бит дип, интернеттан «Күн авылы көе»н эзләп таптым. Мәшһүребез Илһам абый Шакиров җырлый. Моңлы җыр. Сүзләре шундук үзенә бөтереп ала, җанны айкый башлый:

Лирон Хәмидуллин белән хәләл җефете Дания ханым.
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым;
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым...
«Биек тауларның башында...» Татар дөньясына халык җыры булып таралган әлеге искиткеч моңлы, сагышлы җырудагы тауларны күз алдыма китерергә тырышам... Моңланырсың да шул. Ирексездән туган авылыңны ташлап китәргә мәҗбүр ителеп, бөтенең бергә кырык чакрым читтәге ят җиргә күчеп утыр да, моңланмый кара... Сагынуга түзеп кара... Кем әйтмешли, моңланмас җирдән моңланырсың, уйланмас җирдән уйланырсың...
Шагыйрь-яшьти Ркаил Зәйдулла «Күзләре моңлы ханым» дигән мәкаләсендә («Сөембикә», 2001 ел, №5) ни дип яза әнә: «Мин яшәгән йортның тәрәзәсеннән – Нокса елгасының теге ягында – Вознесение дигән авыл күренә. Заманында анда таза тормышлы урыслар яшәгән. Мәңгелеккә дип таштан салынган чиркәве әле дә кукыраеп утыра. Бу авылның йөзе күз алдында үзгәрде. Хәзер анда яңа байларның таш пулатлары калкып чыкты. Калку гына урында мәчет бинасын төзергә җыеналар. Дөнья – куласа... Казан ханлыгы чорында Күн авылы шушы урында булган икән. Мәгълүм ки, ханлык яулап алынгач, шәһәргә якын җирләрдән, олы юл, зур су буйларыннан татарларны читкә куганнар. Күн авылы да Мишә суы аръягына, хәзерге Питрәч районындагы урынына күчеп китәргә мәҗбүр була. Дания апа Хәмидуллина шушы атаклы Күн авылында туган. Аның күз карашында мин тарихи хәтернең сагышлы чаткыларын күрәм...»
Әйе, Дания апа Хәмидуллина (кыз чактагы фамилиясе – Шәрәфиева) – менә шул атаклы авыл баласы. 1946 елның 7 маенда (Радио бәйрәме көнендә) Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим абзый һәм Сафия апа гаиләсендә дөньяга килгән ул. Даниягә ике яше туларга өч ай кала, биш баланы ятим итеп, сугыш афәтен башыннан ахырынача кичкән Ибраһим ага бакыйлыкка күчә. Сафия апаның берүзенә балаларын, җил-яңгыр тидермичә, бер-бер артлы аякка бастырырга, чын кеше итеп тәрбияләргә туры килә...
Туган авылында клуб мөдире булып эшләгән Дания беркөнне Казанга китәргә ният итә. 19 яшьлек кыз 1965 елда ниятен чынга ашырып та куя. Техникумда укый. 1966 елда исә ул гаять тыйнак язучыбыз, СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеген күп еллар җитәкләячәк, киләчәктә Дәрдемәнд, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил кебек мәшһүр шәхесләребезнең тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, тирән белемле галим булып җитешәчәк һәм, ул гына да түгел, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булачак Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин белән танышып, 1967 елның 22 октябрендә никахлаша һәм гаилә корып җибәрә.
Язучы хатыны... Ошбу урында Дания апаның якташы, Шәле авылы егете, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримнең мондый күркәм сүзләрен («Язучы хатыны» / «Ватаным Татарстан», 2001 ел, 11 май) китерү урынлы булыр: «Язучы ул гомер буе сабый бала кебек. Һәм аның тормыш иптәше – бер үк вакытта хатын да, тәрбияче дә. Язучыга һәйкәл салганда, постаментны киңәйтеп, янына хатынын да куярга кирәк. Ул хатынның бер кулында – икмәк, икенче кулында – китап; яисә бер кулында – кулъязма, икенче кулында дару булыр... “Язучы хатыны” дигән профессия бар. Язучының иҗади уңышлары, җәмәгатьчелек алдындагы абруе, әсәрләренең гомере, хәтта алган бүләкләре – тулаем әнә шул профессия фидакярләренә бәйле...»
Хак сүзне шәрехләп тору артык булыр. Әле монда язучы хатынының кайда да булса (күп очракта – укытучы булып) эшләвен дә онытмаска кирәк. Дания апа техникум тәмамлаганнан соң 20 ел буе Язучылар берлегендә – матур әдәбиятны пропагандалау бюросында, аннары Татар интеллектуаль милек агентлыгында (ТАИС) баш бухгалтер булып эшләде. Өстәвенә ике бала анасы да бит әле ул: Лирон ага белән икәүләп уллары Булатны (бүгенге көндә абруйлы галим) һәм кызлары Зөһрәне, оныклары Мансур белән Таһирны тәрбияләп, менә дигән шәхесләр итеп үстерделәр.
Язучы хатыны. Гомәр Бәшировның Кәримәсе, Сибгат Хәкимнең Мөршидәсе, Риза Ишморатның Рәйсәсе, Габдрахман Әпсәләмовның Маһинуры, Сәет Шәкүровның Бикәсе, Гариф Ахуновның Шәһидәсе, Ибраһим Нуруллинның Розалинасы, Габделхәй Сабитовның Фәтхиясе, Аяз Гыйләҗевнең Нәкыясе, Мәхмүт Хәсәновның Мәрьяме, Шәүкәт Галиевнең Фәридәсе, Рәис Даутовның Диләрәсе, Мәгъсүм Хуҗинның Мәгъферүзе, Туфан Миңнуллинның Нәҗибәсе, Вакыйф Нуруллинның Нәзакәте, Фәнис Яруллинның Нурсөясе, Зөлфәтнең Фираясы, Җәүдәт Дәрзаманның Тәслимәсе, Роберт Миңнуллинның Кларасы, Әхәт Гаффарның Фәридәсе, Фәез Зөлкарнәйнең Иркәсе...
Мин әлеге язучы-шагыйрьләрнең хатыннарын (күбесен) һәрвакыт диярлек талантлы ирләре янәшәсендә күргәнем булды. Иҗат кичәләре, юбилей концертлары, төрледән-төрле әдәби-музыкаль очрашулар булсынмы – бүген дә Лирон абый Хәмидуллин белән Дания апа, Рабит абый Батулла белән Рузия ханым, Камил Кәрим белән Клара ханым һәрчак тамашачы арасында булыр...
Туфан абый Миңнуллин Дания апа турында болай дип язган иде («Син кемнәрнең баласы?» / «Татарстан яшьләре», 2000 ел, 31 октябрь): «Күн авылы кызларына хас булганча үткен хатын. Үз сүзен сүз итә белүче татар хатыны. Тынгысыз, шаян. Сүзгә кесәгә кереп тормый. Әмма тәртипле...»
– Нихәл, үги улым?
Мөштәри урамындагы Язучылар йортында яки журналистлар бинасында күрешкән чакта яисә берәр концерт-мазарда, юбилей кичәсендә очрашып күрешкәндә, Дания апа минем белән шулай исәнләшә. Янәшәбездә сәерсенебрәк торучы булса, ни өчен шулай исәнләшүенә аңлатма бирә:
– Лирон «малае» бит ул. Минем үги улым.
– «Әтием» Лиронның хатыны. Минем үги әнием, – дип, мин үз чиратымда аны башкаларга тәкъдим итәм.
Инде төшенгәнсездер, Дания ханым белән бер-беребезне белә-белгәннән бирле без үзара шулай исәнләшәбез, шаярып, төртмә сүзләр белән гәпләшәбез. Күңелле кеше Дания «әни». Ачык йөзле, шаян һәм кирәк вакытта бераз гына усал булып та кылана белгән ханым. Андыйлар турында яратып вә сокланып: «Сүз эзләп кеше кесәсенә кермәс», – диләр. Бу урында аның Лирон абыйның әнисен вафатына тиклем ун ел (соңгы биш елы урын өстендә) кадер-хөрмәт белән тәрбияләвен дә әйтеп үтәргә кирәктер.
Өлкән каләмдәшем, мәрхүм Рөстәм абый Мингалим дә Дания апа турында җылы, матур сүзләрен әйтеп-язып калдырды: «Ул бик күп еллар дәвамында Язучылар берлегенең аерылгысыз хезмәткәре, язучыларның – безнең дустыбыз булды. Һәр язучының шатлыгын да, кайгысын да үз күңеле аша үткәреп яшәде...»
Дания апа да, Лирон абый да – энциклопедик хәтергә ия кешеләр. Ни-нәрсәләрне, кемнәрне генә хәтерләрендә тотмый алар – әллә кайчан ук, хәтта ханнар заманында ук булган хәл-вакыйгаларны да энәсеннән-җебенә хәтле сөйли ала торган шәхесләр!
Язмам ахырында кадерле «үги әниемне» – мин бик хөрмәт иткән Дания апаны – Дания Ибраһим кызын, шулай ук «әтием» Лирон абыйны – Лирон Хәйдәр улын гаиләләрендәге олуг бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм һәм икәвенә дә бердәй тигез сәламәтлек, Аллаһы биргән гомерләрен хәерле итеп яшәүләрен телим!
Рөстәм МИНГАЛИМ (1937-2012)
ДАНИЯ ХАНЫМ ХӘМИДУЛЛИНАГА
Син, Дания, серле-сихерледер,
Бу нисбәттән юктыр ишләрең.
Күзгә чалынасың да Мөштәридә,
Тузгытасың бөтен хисләрне.
Безне узганнарга күчерәсең,
Их, менә ул – Бауман, 19.
Мәҗлесләрнең бу тулырак чагы,
Бүлмәләрдә бәйрәм утыбыз…
Кызык сөйли, әнә, Гариф Ахун,
Гөрләп көлә Фәрваз Миңнуллин.
Сибгат Хәким артык җитди бүген,
Хәсән Туфан әллә ни уйлый.
Ал гармунны, әйдә, Илдар Юзи,
Картлачларның уен бүл әле...
...Илдар уйный!
Чү, ишектән керә
Зәки Нури дигән «шәрәле».
Үзең сихерләдең, Даниякәй,
Узганнарга шуңа кагылдым.
Максатым тик сине котлау иде,
Менә әйтер сүз дә табылды:
– Яңа меңьеллыкның май аенда
Очрашырбыз диеп кем белгән?
Туган көнең, туган аең белән
Котлыйм сине ихлас күңелдән!
Узган еллар, юллар, елмаюың
– Һәммәсенә зурлап баш иям.
...Ешрак тузгыт безнең уй-хисләрне
Мөштәригә килеп, Дания?!
2001
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала