Данлыклы балерина һәм остазның тууына – 100 ел

Фото М.Җәлил исемендәге театр фондыннан.
Нинель Юлтыева турында уйлаганда, яшәргә омтылып ташны ярып чыккан үсенте күз алдына килә. Нинди авырлыклар күрсә дә, Нинелебез дә матурлыкка ашкынып яши. 3 февральдә беренче татар балериналарыннан берсе, танылган балетмейстер, Казан балет мәктәбенә нигез салучы, Татарстан, Башкортстан һәм РСФСРның халык артисты Нинель Юлтыеваның тууына 100 ел тула.
НИНЕЛЬ ЛЕНИН ДИГӘННЕ АҢЛАТА
Исем кешенең язмышына тәэсир итә диләр. Әллә исеменнән башландымы икән Нинельнең тормышындагы башка сыймаслык хәлләр?! Исемен киредән укыганда Ленин килеп чыга. Бу исемне аңа, 1921 елда бөек юлбашчы белән очрашудан хисләнеп, әтисе - күренекле язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Даут Юлтый куша. Ни кызганыч, әтисе кочагында озак иркәләнергә насыйп булмый кызга. Беренче бөтендөнья, Гражданнар сугышында дары иснәп кайтканнан соң, Даутның иҗат һәм җәмәгать эшчәнлеге гөрләп үсә башлый. Мәскәүдә кызыл профессура институтында укыгач, ул башкаладагы үзәк нәшриятта эшләп ала. Аннары Уфага кайтып, газета-журналларда актив яза. Башкортстан Язучылар берлеген оештыручыларның берсе була. Атаклы режиссер Михаил Ромм белән бергә «Салават Юлаев» фильмы өчен сценарий яза. Аның «Карагол» пьесасы буенча куелган спектакль белән Башкорт драма театры ачыла. Ә 1937 елның кара бер көнендә билгесез кешеләр өйләренә килеп тентү үткәрә һәм Даутны үзләре белән алып китә. Хатыны Фатыйма, кызы Нинель, улы Таң аны шул вакытта соңгы мәртәбә күрүләрен белми әле...
ШИРӘЙ БАБАЙ
Аңа кадәр нинди бәхетле иде Нинелебез! Атаклы Мариус Петипаның уң кулы, биюче, хореограф, педагог Александр Ширяев Уфага килеп Ленинградта биюгә укытырга балалар җыя. Хореографиягә ятышлы аякларын бәяләп, Нинелебезне дә сайлап ала. Бер ел укыгач, бала әти-әнисе янына каникулга кайта. Икенче елын укырга китәр алдыннан югарыда язып узган бәхетсезлек була. Шулай да юлга кузгала кыз. Тимер юл вокзалына җыелалар. Яшь тайлар кебек уйнаклап, бала-чага зур калага кузгалырга ашкына. Шунда Юлтыева янына бер хәрби килә дә, синең укырга хакың юк, син бармыйсың дип, шуннан ары бернәрсә аңлатмыйча китеп бара. Тимер юл вокзалында тавышлар тына. Чемоданын тотып бер Нинель генә басып кала. Фатирларыннан куып чыгаралар. Кыз Уфадагы гап-гади мәктәптә укый башлый. Бәхетенә, бу хәлләрне белеп алган Александр Ширяев, Юлтыевлар гаиләсенә акча җибәреп, Нинельне поездга утыртып җибәрүне сорый. Юлтыева кабат Ленинградта. Шуннан башлап аны А.Ширяев үз канаты астына ала, өстен-башын карый, ялларда өенә чакыра. Хатлар язганда да, соңыннан Ширәй бабаң дип имза куя торган була.
БЕРЬЮЛЫ ИКЕ БӘХЕТСЕЗЛЕК
1941 елда исә Нинельнең җайланып киткән тормышын ике бәхетсезлек боза. Беренчедән, һич көтмәгәндә бабасы урынына калган Александр Ширяев үлеп китә. Һәм Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта кызга укуын тәмамларга нибары бер ел калган. Шулай да милли бию төркемнәрен үз республикаларына кайтарып җибәрәләр. Һәм Нинель Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына эшкә кабул ителә. Моннан бер ел элек әтисенең төрмәдә авырып үлүе турында хәбәр килгән була (чынлыкта, аны 1938 дә атып үтерәләр, ләкин туганнары бу хакта Даут Юлтыйның исеме аклангач, 1956 да гына белә). Әнисен халык дошманы хатыны буларак Мордовиягә 10 елга лагерьга сөргәннәр. Торыр җире юк, кыз япа-ялгыз. Нишләсен, театр аңа эше дә, өе дә була. Беренче башкорт балеты - Лев Степанов һәм Заһир Исмәгыйлевнең «Журавлиная песнь» спектаклен куярга әзерләнәләр. Нинель балерина Зәйтүнә Насретдинова белән алмашып Зәйтүнгөл партиясен өйрәнә. Башкортстан республикасының 25 еллыгына атап 1944 елда аның беренче акты чыккач, бу зур вакыйга турында киносюжет төшерәләр. Башка артистлар белән бергә киноны карарга ашкынып Нинелебез дә бара. Әмма куанасы урынга бәгыре теленеп кайтып китә кыз. Юк, биюеннән бик канәгать кала ул. Әмма кадр артында дикторның үзен Зәйтүнә Юлтышкина дип игълан итүен ишетеп, йөрәге тукталгандай була... Ярый ла кара бу көннәр арасында кояшлы матурлары да булгалый. Бу - аның яңа спектакльләрдәге рольләре һәм беренче мәхәббәтен очратуы. Бөек Ватан сугышына кадәр үк Мәскәү консерваториясендә укып кайткан кларнет остасы һәм дирижер Хәсби Фәзлуллин Башкорт театрында эшли. Нинельгә 17 яшь, Хәсбигә – 34. Кызның бер терәге, таянычы юк. Үзеннән шактый өлкән кешене яр итеп сайлавы шуның белән дә аңлатыладыр бәлки...
КАЗАН ЧОРЫ
1946 елда исә ирле-хатынлы Юлтыева һәм Фәзлуллин композитор Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча Казанга юл тота. Балерина тормышында бәхетле чор башлана дияргә мөмкиндер. Спектакльдә төп партияләрне башкара ул. Н.Җиһановның «Зөһрә» балетында Зөһрә, Б.Асафьевның «Бакчасарай фонтаны»нда Мария, П.Чайковскийның «Лебединое озеро» спектаклендә Одетта-Одиллия, Л.Делибнең «Коппелия»сендә Сванильда, Р.Глиэрнең «Кызыл мәк» балетында Тао Хоа, Ф.Яруллинның «Шүрәле»сендә Сөембикәне һ.б. рольләрне бии. Шуның өстенә Ленинградта укуын тәмамларга да мөмкинлек ачыла. Балерина укуын атаклы балерина Галина Уланова белән бергә аның әнисе Мария Уланова классында дәвам итә. Әле бераздан Ленинград консерваториясендә балетмейстерга да укый әле ул һәм Казан опера һәм балет театрында зур тәҗрибә туплаган сәнгать җитәкчесе буларак таныла.
ЮЛТЫЙ БЕЛӘН ҖӘЛИЛ «ОЧРАШУЫ»
Иң-иң бәхетле мизгеле 1956 елда була. Опера һәм балет театрының яңа мәһабәт бинасын ачалар. Юлтыева П.Чайковскийның «Лебединое озеро» балетын ачылышка өлгертеп җиткерә. Үзе үк шунда Одетта-Одиллия партияләрен башкара. Татар тормышында шатлыклы да, моңсу да мизгел бу. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәм Даут Юлтый исемнәре акланган вакыт. Нәкъ шул елны опера театрына Җәлилебез исеме бирелә. Әйтерсең, Юлтый белән Җәлил кабат очраша. Кабат диюебез ялгыш түгел – 1919 елда Д.Юлтый Оренбургның «Кызыл йолдыз» газетасында булачак шагыйрьнең беренче шигырьләрен бастырган була.
«ХАЛЫК ДОШМАНЫ» КЫЗЫ ЧИТ ИЛЛӘР ГИЗӘ
Нинелебез хореограф буларак көннән-көн үсә. Театрыбызда аның куелышында «Шәһрезадә», «Шопениана», «Баядерка», «Спящая красавица», «Шүрәле» һ.б. балетлар дөнья күрә. Ә бервакыт СССР Мәдәният министрлыгы Юлтыеваны Мисыр һәм Венесуэлага балет сәнгатен күтәрергә юллый. 1970-1980 еллар була бу. Мисыр балеты беренче мәртәбә Токиода халыкара бәйгедә җиңү яулый. Балеринабыз Мисыр биючеләрен тәүге мәртәбә Болгария, Сүрия һ.б. илләргә гастрольгә алып бара. Ил чикләре әле ябык. Ә «халык дошманы» кызы Нинель Юлтыева илләр гизә. Биючегә бәхет елмаюымы, яки әле бер, әле икенче чиккә ташланып саташкан илнең аңлатып булмаслык бер галәмәтеме – нәрсә бу?!
КАЗАН БАЛЕТ МӘКТӘБЕНӘ НИГЕЗ САЛУЧЫ
Безгә исә Мисырда, Венесуэлада артистлар биетүгә караганда Даут кызы Нинельнең Казан балет мәктәбенә нигез салуы кыйммәтрәк. Башта ул Казан мәдәният һәм сәнгать институтында хореография кафедрасын булдыра һәм егерме еллап үзе аны җитәкли. 1993 елда исә И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында 1970 еллардан бирле эшләп килгән бию бүлеге нигезендә хореография училищесы оеша. Бүген опера һәм балет театрының бер генә балеты да балалар катнашыннан башка узмый. Училищеда укып чыккан балет артистлары театрыбызда биеп танылып кына калмады, дәрәҗәле халыкара бәйгеләрдә җиңүләргә иреште. Нинель Юлтыеваның балет артистлары әзерләү омтылышы шул ук 1956 елда башланганын әйтергә онытып торабыз икән бит. Шул елда ул бер төркем балаларны Ленинградка укырга юллый. Алар республикабызга зур дан китерә. Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова, Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Камил Гайнуллин да шулар сафында. Н.Юлтыева егерме елга якын училищеның сәнгать җитәкчесе була.
КАБАТ ЮГАЛТУЛАР
Утыз еллап опера һәм балет театрында дирижерлык иткән, консерватория, мәдәният университетында укыткан Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Хәсби Фәзлуллин, Нинелен озак егерме елга үзен генә калдырып, 1995 елда бакыйлыкка күчә. Бердәнбер улы Мансурны югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә әле. Мансурның кызы Эльза 1990 еллар башыннан бирле әнисе белән Израильдә яши, үзенең бию мәктәбе бар, диләр. Нинелебез кабат үзе генә кала. Юк, бу юлы ялгыз булмый ул. Аны Казан урамнарында танып, йөгереп килеп кочаклап алган дистәләгән шәкерте бар. Ул нигез салган бию мәктәбе гөрләп эшли.
Үзе исә ул моннан унике ел элек мәңгелеккә китеп барды. Ташны ярып чыккан үсентенекедәй ныклыгы безгә үрнәк булып калды.
Ә шулай да бу олуг шәхеснең исеме язмышына тәэсир иткәнме-юкмы икән? Әллә бер чиктән икенчесенә ташланган илдә исемнең тәэсир көче юкмы ул?
«Адажио моей памяти» китабы буенча әзерләнде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала