Шәхесләребез Уку өчен 3 минут

Бәрәңге бистәсендә хәтер яңарттылар

Марий Эл Республикасы Бәрәңге бистәсенең мәдәният йортында «Насретдинов укулары» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

 

 

 

 

«Насретдинов укулары» IV төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар.

 

 

Ул быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш–Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә» дигән темага багышланды.

 

Фәнни-гамәли конференция Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты һәм Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния идарәсе тарафыннан оештырылды.

 

БАТЫР ЙӨРӘКЛЕ ВАТАНДАШЛАР

 

Гыйльми җыенның Бөек Ватан сугышы чорында «Идел-Урал» легионында фашистларга каршы көрәш алып барган яшерен оешма җитәкчеләренең берсе булган Гайнан Кормашка (1919-1944) багышлануы табигый. Егет, Казахстанның Актүбә өлкәсендәге Кобда авылында туып буй җиткерсә дә, Бәрәңге педагогика техникумын тәмамлаган, 1939 елда армиягә алынганчы, Марий Элнең шушы районындагы Куян урта мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән.

 

Сугыш башлангач, ул лейтенант дәрәҗәсендә (армиядә кече командирлар мәктәбен тәмамлый) фронтка китә. Разведчик Гайнан Кормаш, 1942 елда әсирлеккә төшеп, нацистларга каршы яшерен көрәш оештыра. 1944 елның 25 августында әлеге яшерен оешманың бер төркем әгъзасы, шул исәптән Муса Җәлил һәм Гайнан Кормаш Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.

 

Конференциядә чыгыш ясаучылар бу вакыйгаларны күп тапкыр искә алды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең сәламләү сүзләрен җиткергән Мөнир хәзрәт Беюсов (нәзарәтнең Казыйлар шурасы әгъзасы) Бөек Ватан сугышы елларында Кормаш–Җәлил төркеменең фашист Германиясенә каршы яшерен оешма төзүен, совет әсирләренә концлагерьлардан качарга ярдәм итүен, дошманның үз оясында фашистларга каршы көрәш алып баруын искәртте. «Безнең татар – мөселманнар, үзләренә үлем куркынычы янаганда да, фашистик явызлыкка каршы торудан баш тартмаган, кулларыннан килгәннең барысын да эшләгән», – диде ул.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев конгрессның бөек шәхесләрне, шул исәптән Кормаш һәм Җәлилнең көрәштәшләре исемнәрен мәңгеләштерү буенча күп эш башкаруын билгеләп үтте. Соңгы елларда гына да Россиянең күп төбәкләрендә Муса Җәлилнең яңа һәйкәлләре калкып чыгуы – моның бер мисалы. Конгресс шулай ук Бәрәңге районындагы Куян авылы мәктәбендә музейны яңартуга да өлеш керткән. Озак еллар дәвамында барган «Җәлил укулары» Халыкара әдәби бәйгесендә «Җәлилчеләр» номинациясе дә бар.

 

МАРИЙ ЭЛДА КОРМАШЛАРНЫҢ ЭЗЕ

 

Гайнан Кормашны Бәрәңге районы яклары белән аның кайчандыр Куян мәктәбендә эшләве генә бәйләми.

 

Бәрәңге районында «Наша жизнь» һәм татар телендә нәшер ителә торган «Якташлар» газеталарының баш редакторы, Марий Эл Республикасы Татар мәдәнияте үзәге каршында оешкан татар тарих җәмгыяте рәисе Фәнил Мусин (аны Гайнан Кормаш белән туганлык җепләре бәйли) әйтүенчә, Кормашевлар нәселе вәкилләре беренче тапкыр XVIII гасыр архив документларында күренә. Алар хәзерге Тоштоял авылында (элекке исеме Кукмор) яшәгән, ясаклы крестьян булган. Бу нәсел борынгы бабалары Бәйкәдән (кайбер документларда Бәкештән) башланып китә. Нәселгә фамилия биргән Кормаш (Курмаш Курманаев 1712 елгы) 1762 елда Илеть-Кукмор авылының (хәзерге Куян авылы) старостасы тарафыннан теркәлгән. Кормашның дүрт улы була. Алга таба Бикчәнтай һәм Мирас тармагының язмышы күзәтелә. Кормашевлар – Бикчәнтәйдән генә түгел, Мирас тармагыннан да килгән вәкилләр икән.

 

Күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов 15 еллар элек Куян авылының I мәхәлләсе зиратында Кормашевлар нәселенең берничә кабер ташын таба. «Узган ел исә Нуршат Хәлилрахманов гаиләсе Казаннан иске имля белгече Фәнил Нәҗипов ярдәме белән әлеге зираттагы кабер ташларын өйрәнделәр. Гайнан Кормашның бабасы – Муса Нигъмәтҗановның каберен таптылар», – диде Фәнил Мусин. Хәзерге вакытта Куян авылы зиратында Кормашевлар нәселеннән җиде кабер булуы тәгаенләнгән.

 

ЯЗМЫШ АНЫ ИРКӘЛӘМИ

 

Казахстанның Актүбә өлкәсендә яшәгәндә Гайнанның әтисе Нурмөхәммәд Кормашев типографииядә эшләгән, әнисе Газизә йорт эшләре белән мәшгуль булган. Нурмөхәммәд агай бик иртә бакыйлыкка күчә. Дүрт баланың тамагын туйдырырга туры килгән Газизә кер юучы булып урнаша. Олы бала Гайнан әнисенә мөмкин кадәр булыша, 14 яшеннән типографиядә хәреф җыючы булып эшли. Әмма бераздан әнисе кушуы белән Куян авылына кайта. Бәрәңге педагогика техникумында иң яхшы студентларның берсе була. Аны кулъязма журналның редакторы итеп билгелиләр. Анда егет үзенең шигырьләрен, эпиграммаларын чыгара. Яшь укытучы Куян авылы мәктәбендә балаларга математика, физика, географиядән белем бирә. Аны мәктәпнең комсомол комитеты секретере итеп сайлыйлар.

 

 

 

Гайнан Нури улы Кормашев (1919-1944)

 

 

1937 ел килеп җитә. Казанда Гайнанның туганнарын кулга алалар. Аны да комсомол комитетына чакыралар, чыгышы белән кулак булуын яшерүдә гаеплиләр. Гайнан Кормашев әтисенең күптән вафат, әнисенең кер юучы икәнлеген әйтергә тырышып карый, әмма аны тыңлап та тормыйлар. Егет Актүбәгә китәргә карар итә. Анда татар мәктәбендә укытучы, аннары директор була, шул ук вакытта Казан педагогика институтында читтән торып белем ала. Әмма тиздән армиягә китәргә повестка килә... «Булачак разведчик беренче сугышчан тәҗрибәне советфин сугышында ала. Алга таба Белоруссиянең Гомель өлкәсенә күчерелә, Бөек Ватан сугышын да шунда каршылый», – дип дәвам итте чыгышын Фәнил Мусин. 1942 елда разведчик Гайнан Кормашев әсирлеккә эләгә.

 

ТАТАРЛАР БАТЫРЛЫГЫ – МӘҢГЕЛЕК

 

1942-1943 елларда нацистик Германия хакимияте совет хәрби әсирләреннән үзләренә хезмәттәшлек итүче частьлар, шул исәптән «Идел-Урал» татар-башкорт легионын төзергә омтыла. Беренче көннәрдән үк ул легионда яшерен каршылык хәрәкәте оештырыла. Аның башында разведчик Гайнан Кормашев һәм шагыйрь, фронт журналисты Муса Җәлил торган. Легионерлар агитация әдәбияты бастыру өчен билгеләнгән типографияне үзләре теләгәнчә файдаланган. Әсирләрнең күңелен күтәрү өчен капелла (җитәкчесе Гайнан Кормаш) оештырылган, күңелле пьеса сәхнәләштерелгән, аны да Гайнан Кормаш язган. «Болар барысы да Гайнан Кормашның яшерен оешмада әйдәп баручы шәхес булганын дәлилли», – диде Фәнил Мусин.

 

Яшерен оешмадагыларның тырышлыгы белән 1943 елның 23 февралендә Витебск өлкәсенә партизаннар хәрәкәтен бастыруга юнәлдерелгән легионның 825 нче батальоны коралланган хәлдә партизаннар ягына күчә. Командование шушы хәлдән соң 826 нчы батальонны фронтка җибәрмәскә карар итә, аларны Нидерландка саклау хезмәтен алып бару өчен озата. Гитлер генераллары татар легионерларына ышанычны югалта бара. 1943 елның 10 февралендә оештырылган 827 нче батальон Украинаның көнбатышына – партизан отрядларына каршы сугышырга җибәрелә. Әмма Белоруссиядәге хәл кабатлана. Шуннан соң Гитлер контрразведчиклары уяулыкны арттырып, баш күтәрү әзерләнүен ачыклый. Әмма батальонның штаб ротасындагы ике взводы партизаннар отрядына чыгып өлгерә. «Шулай да гитлерчылар восстание әзерләү белән җитәкчелек иткән өлкән лейтенант Мифтаховны кулга ала һәм җәзага тарта», – ди Фәнил Мусин.

 

Алга таба 827 нче батальонны Франциягә күчерәләр. Анда татар легионерлары җирле каршылык күрсәтүчеләр ягына чыга. Вермахт командованиесе ахыр чиктә 828 нче батальонны Көнбатыш Украина җирләреннән чыгарырга мәҗбүр була. Биредә шулай ук партизаннар ягына күчү, немец командирларына буйсынмау кебек күренешләр булып тора.

 

Фәнил Мусин докладының төп өлешен Алашайка авылыннан шәхси эшмәкәр Наил Бариев һәм Татарстанның «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов материалларыннан файдаланып әзерләвен искәртте.

 

Михаил Черепанов исә Франция башкаласы Парижның «Идел-Урал» легионерлары – татарлар тарафыннан 24 августта азат ителүен ассызыклады. «Кормаш төркеме 11 кешедән генә тормаган. Алар берничә мең кеше булган. Аларның кайберләре исән дә кайткан», – диде ул.

 

КУЯН АВЫЛЫНДАГЫ МУЗЕЙ

 

Конференциядә катнашучылар Бәрәңге районы Куян авылының Гайнан Кормаш исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе музеенда да булды. Бу хәтер мәгарәсе 1964 елда тарих укытучысы Мәсфүрә Зыятдинова тарафынан нигезләнгән. Музейда татар халкы көнкүреше ядкәрләрен, якташлары – очучы-сынаучы Исрафил Вафинның шәхси әйберләрен дә күрергә мөмкин. Бер стенд Бөек Ватан сугышына багышлана. Музейга килүчеләрне Гайнан Кормаш турындагы истәлекләр аеруча кызыксындыра. Мәсфүрә Зыятдинова яшерен оешма җитәкчесе Гайнан Кормашны күреп белгән, аның белән бергә укыган кешеләрдән, туганнарыннан аның турында кадерле истәлекләр туплап кала алган.

 

***

 

Шунысын да әйтергә кирәк: Марий Эл яклары татарлары арасыннан батыр милләттәшләребез күп булган. Әйтик, республика мөхтәсибәтенең Голәмәләр шурасы рәисе, Бәрәңге бистәсе мөселманнарының җирле дини оешмасы җитәкчесе Рамил Зөлкәрнәев үз нәселеннән булган Гаязетдин хәзрәтнең улы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Мансур Гаяз турында сөйләде. Шулай ук төбәкне өйрәнүче, ветеран педагог Фирзия Сабирҗанованың күренекле хирург, сугышта әсирлеккә эләккән Хөсәен Фаракшин турындагы чыгышы аеруча тәэсирләндерде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи