Күптән түгел Казанда «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен (6+) тәкъдим итте. Әсәр хәзерге заман яшүсмерләренең борчу-сөенечләрен Тукай иҗаты, аның тормыш юлына кагылышлы фактлар аркылы ача.

12 майда «Унөч» спектаклен (6+) Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә кабат карап булачак. /Фото – tat.apushkzn.ru.
Иң элек «Апуш» студиясе шәкертләре өчен актер һәм режиссер Булат Минкин җитәкчелегендә ике атналык махсус тренинглар оештырылды. Нәтиҗәдә, балалар ачылып китте, үзләрен иркенрәк хис итә башлады, авыр темаларга сөйләшүдән курыкмаска өйрәнде, үз-үзләренә ышаныч барлыкка килде.
Аннары шагыйрә Гөлүсә Батталова шулар нигезендә пьеса язды.
– «Унөч» спектакле өчен пьеса язарга мин бик куркып һәм дулкынланып алындым, – дип сөйләде ул. – Булат Минкин яшүсмерләр белән үткәргән тренинглар нәтиҗәсендә шактый материал тупланган иде. Бер уйласаң, тот та яз инде! Әмма ул материал – унөч яшь кешенең эчке дөньясын ачып салган язмалары, шәхси уйланулары, куркулары, хисләре, проблемалары һәм сөенечләре иде шул! Моңа кадәр апушлар белән шактый иҗат итәргә туры килсә дә, бу юлы мин аларны өр-яңадан ачтым. Күбесендә үземнең 16-17 яшьлек чагымны күрдем, пьесада кайберләренә сиздерми генә җавап та бирдем кебек... «Унөч» спектакленең тагын бер четерекле ягы – аның Габдулла Тукай белән бәйле булуы. Соңгы елларда бигрәк тә җанымны авырттырган күренеш – Тукайны һәйкәлләштерү бүгенге яшьләрне дә борчый икән бит! Кем ул Тукай? Дәреслектәге түбәтәйле фотомы, әллә мең каршылыгы булган кешеме? Тукай турында белемнәребез, күзаллавыбыз гел бер яссылык белән генә чикләнә түгелме? Киләчәккә илтеп җиткерү өчен бүгенге яшьләр аңа ничек якынаерга тиеш? Менә шушы һәм башка бик күп сорауга җавапны без яшүсмерләр белән бергә эзләдек. Пьесаны тудыруда алар үзләре дә катнашты. Минем өчен бу яңа тәҗрибә. Шушы иҗади хәрәкәтебезнең үзәгендә булган, яшүсмерләр дөньясы белән язучы инануларының алтын урталыгын таба белгән режиссер Алия Фәйзрахмановага рәхмәт. «Унөч» спектаклендә бик күпләр үзләрен таныр, Тукайга яңача якынаер дип ышанам.

«Апуш» студиясенең спектакльдә катнашучы 13 яшүсмере белән сәхнә теленнән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, җыр буенча Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал педагогы Лилия Зәйнуллина һәм музыка белгече Наилә Закирова шөгыльләнгән.
Спектакль яшүсмерләрнең шагыйрь турында проект әзерләү максатыннан төнлә Тукай музеена килүләре белән башланып китә. Алар биредәге Тукай иҗаты белән бәйле экспонатларны кулланып, үзләренең хис-кичерешләрен видеога яздыра. Төнге музейда бикләнеп калу һәм яшүсмерләрнең үз борчу-куркуларына бикләнеп яшәүләре арасында охшашлык барлыгын спектакльнең беренче минутларыннан ук тоясың. Ачкыч һәрвакыт үзебезнең кесәбездә, аны табып, кирәкле вакытта ачып чыгарга, куркулардан арынырга гына кирәк. Спектакльдә берочтан шушы фикер дә җиткерелә.
«Миңа иң ошаган тренинг – Тукай белән бәйле бер предметны сайлап, аның исеменнән интервью бирү булды. Шундый кызыклы сынаулар аша үтеп, уйларыбыз белән бүлешеп, сөйләшкәннән соң шушындый әсәр килеп чыкты», – дип уртаклашты «Апуш» студиясенең чыгарылыш ел шәкерте Аяз Әгълиуллин.
«Унөч» спектакленең композиторы – Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Миләүшә Хәйруллина. Тамашаның сценографы, рәссамы – Юлия Кораблева. Аранжировка ясаучы – күпләгән дәрәҗәле конкурсларда җиңү яулаган Кирилл Фурсов. Хореограф – Илья Леонов. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов. Тавыш режиссеры – Искәндәр Җәмилев.
Спектакль өчен Г.Тукайның «Җир йокысы», «Театр», «Яз» («Тыныч торма...») шигырьләренә яңа җырлар язылды.
– Мин Тукайның хәзерге тормыш ритмына туры килүен, заманча яңгыравын күрсәтергә теләдем, – диде композитор Миләүшә Хәйруллина. – Классиклар шуңа күрә бөек, аларның әсәрләре теләсә кайсы чорда әле генә язылган сыман яңгырый. Репертуарымны Тукай шигырьләренә иҗат ителгән яңа җырлар белән баета алуыма бик шатмын. Аның шигырьләренең үзенчәлекле ритмы бар, шуңа күрә бик җиңел булмады, ләкин нәтиҗәгә бик сөенәм.
«Балаларның күбесе чыгарылыш ел шәкертләре, күбесенең күңелләрендә, җырланмаган җыр кебек, әйтелеп бетмәгән сүзләре калды шикелле. Театр училищесында диплом яклаган кебек, студиягә йөргән балаларның да ниндидер йомгаклау эше булырга тиеш. «Унөч» спектакле – үзенә күрә диплом эше иде. Ләкин ул бер-ике тапкыр гына уйналачак дигән сүз түгел, башка составны да спектакль өчен әзерлибез. Яңа балалар тамашага яңалык өстәр дип уйлыйм, һәм, нәтиҗәдә, ул һәрвакыт үзгәреп торачак. Спектакльнең үзенчәлеге дә шунда. Сәнгатьтә эзоп теле дигән төшенчә бар. Безнең балалар күңелләре кушкан экспонатлар сайлады һәм үзеннән-үзе спектакль персонажлары барлыкка килде. Ни өчен экспонатларны Тукай образы белән бәйләдек, дигән сорауга исә җавап гади – һәр кешенең, хәтта бөек шагыйрьләрнең җан әрнүләре, хаталары, күңел яралары була, беребез дә камил зат түгел дигән фикерне ирештерү спектакльнең төп максаты иде. Дөрес, Габдулла Тукай һәм аның иҗаты безнең өчен буй җитмәслек биеклектә тора. Ләкин шагыйрь моңа күпме кыенлык аша килгән. Яшүсмерләр шуны аңларга, камиллеккә омтылырга тиеш. Берәр төрле һөнәрне яратасың икән, шул юлдан барырга, тукталып калмаска, тырышырга кирәк дигән фикерне Тукай образы аша җиткерергә теләдек. Кызганыч, күпләребез яраларын яшерә, әмма бу юлы без аларны ачтык, күпертер һәм балаларның курку-борчуларын күрсәтер өчен түгел, ә бөтен кешедә дә яра бар, ләкин, аңа карап, үзеңә бикләнергә ярамаганлыгын аңлату өчен», – дип ачыклык кертте Алия Фәйзрахманова.
Спектакль балаларның, күңелләрен бушатканнан соң, югалган ачкычны табып, төнге музейдан чыгулары белән тәмамлана. Тукай турында эшләнгән проектлары исә конкурска барып ирешергә тиеш, һәм авторларны алда бүләк көтә. Әмма бүләкләнүчеләр саны чикле. Балалар арасында берсе артык булуы ачыклана. Ләкин проект эшләгәндә алар бер-берсенә шундый якыная ки, һәркайсы юл бирергә әзер. Шушы нәтиҗә өчен генә булса да, бу спектакльне иҗат итәргә кирәк иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала