Кемгә ничектер: быелгы Сабан туе безнең гаилә – Минһаҗевлар нәселе өчен бик үзенчәлекле булды. Төп нигездә яраткан бәйрәмебезгә олысы-кечесе – кияүләр һәм киленнәр, җизни һәм җиңгиләр, оныклар белән бергә бөтенесе – 27 кеше җыелдык.

Быел җәй Мәлләтамак авылында Минһаҗевлар нәселе очрашуы. /Р.Минһаҗ фотолары.
Туган җиргә – Мөслим районының Мәлләтамак авылына иң якын торганнары Әлмәт шәһәрендәге Саимә апа белән Рәфыйк җизни булса, иң ерактан, Төркиянең Кония шәһәреннән кайтканнары – аларның кызлары Адилә гаиләсе (ире Мәхмәт, балалары Асыл белән Йосыф). Олы абыйның олы малае хатыны һәм кызларын да ияртеп кайтса, 31 буласы идек. Шөкер, болай да шактый булдык. Сигез онык, чыр-чу килеп, тәгәрәп-аунап, уйнап-көлеп, ямь өстенә ямь бирде.
Болай тәфсилләп санавым тиктомалдан түгел. Кемнәрдер утыз-кырыклап кеше җыелгандыр. Бик хуп! Милләттәшләребез ишле, иң мөһиме тату булсын. Туган җанлы, киң күңелле, кунакчыл булмасаң, болын хәтле өеңдә морҗаңнан көн-төн төтен чыгып, тәм-том пешеп торса да, төп йорттагы килен көйсез булгангамы, әллә башка сәбәптәнме, айлар-еллар буе аралашмый торган бертуганнар да бар, Аллаһ сакласын!
.jpg)
Салих Миңнехуҗа улы Хуҗин.
Билгеле, туган йортта әткәй-әнкәй яшәп ятканда кайтулары рәхәт-күңелле. Тик нишлисең: олыгаялар, авырыйлар, китәләр. Әмма туган нигез, газиз каберләр кала. Шактый сирәгәйсә дә әле күршеләр исән, сабакташлар, дус-ишләр, кардәш-ыру бар. Әлбәттә, туган йортны сакламасаң, болай күпләп җыелып берничә көнгә кайтып тора алмас идең. Йортны гына түгел, ихатаны, бигрәк тә мунчаны карап-хәстәрләп тору мәслихәт.

Нәзирә һәм Рифкать Алтынбаевлар этләре Актүш белән.
Сүземне Сабан туеннан башлагач, аның ничегрәк үтүе турында бераз язмасам дөрес булмас. Соңгы елларда бәйрәм мәйданы Ык буеннан авыл уртасына, Мәллә елгасы буена, алдагы көнге зур Сабан туеннан калган бүләкләр уйнатылучы Кичке Сабантуй җиренә – бала-чага бәпкә саклый торган урынга күчте. Шулай итеп, заманындагы ат чабышларын сагынып сөйләргә генә калды. Элек бәйрәмне авыл, «Кызыл Октябрь» колхозы оештырса, хәзер байтак еллар «Туган як» агрофирмасы уздыра. Шул сәбәпле анда районнан бик күп кеше җыела. Быелгы Мәлләтамак Сабан туенда Мөслим авылы егете, берничә тапкыр районның баш батыры булып калган Илдар Сәетгалиев көрәшеп җиңү яулады. Сәхнә түрендә Гүзәл Уразова ике сәгать чамасы концерт куйды. Мөгаен, мондый зур бәйрәм-тамашалар яшьләргә бик ошыйдыр, тик мин Ык буенда үткәрелгәннәрен сагынам. Әле дә күзалдында: бер елны авылыбызның күп еллар баш батыры булып танылган Шамил Хатипов белән Мәллә буенда урман үстереп калдырган Мәсгуть Миңнеханов шактый озак вакыт бил алышты (Ул чакта тәртип катгый: батыр көндәшен аркасы белән җиргә салырга тиеш. Хәзер генә, очко биреп, кисәтү ясап, тизрәк тәмамлау ягын карыйлар). Бер сәгатьме, ике сәгатьме тартышты болар. Нәтиҗәдә аларга тәкәне бүлешергә туры килде.
САЛИХ БАБАЙНЫҢ ЭШЛӘРЕ
Быел, Сабан туена туры китереп, туган якта атнадан артык актив ял иткәч, авыл тормыш-кормышының башка якларына да күз төште. Авыл тарихын язарга җыенганнарын ишеткәч, бер өлге булыр дип, авылдашларыма Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бүләк иткән «Бөрбаш авылы тарихы» китабын алып кайтып күрсәткән идем. Ул китапта исем киткән нәрсәләрнең берсе шул: Җәлил хәзрәтнең туган авылындагы тугыз урамның бишесенә авылдашларының исеме бирелгән. Балаларда кече ватаныбыз белән горурлану хисе тәрбияләүнең бик күркәм мисалы бу. Югыйсә, күп кенә авыл урамнары татар тарихы, яшәешенә бер кагылышы булмаган әллә кемнәрнең исемен йөртә. Шөкер, Мәлләтамак ул яктан төшеп калганнардан түгел.
Авылны урталай бүлеп ага торган Мәллә елгасыны уң ягында бик матур Тукай урамы бар. Әле берничә ел элек Тукай урамы башында, «Сөләйман» мәчете каршында авылдашыбыз, «Чаллы икмәге» АҖ башлыгы Рафаэль Сөләйман улы Юнысов сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның бик күркәм бюстын куйдырды. Янәшәсендә алтынсу хәрефләр белән язылган «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле» дигән шигырь юллары күңелгә җылылык биреп тора.
Мәллә елгасының сул ягында бер генә түгел, дүрт урам бар. Дөрес, алар бер шәхескә дә бәйле түгел (Кооператив, Колхоз, Молодежная, Набережная урамнары, соңгы икесен Яшьләр, Яр буе дип атасаң, ни була инде?!). Югыйсә, авылыбызга дан-шөһрәт китергән шәхесләр аз түгел. Былтыр, урам исемнәре җәһәтендә сүз чыккач, Чаллыда яшәүче сабакташым Нәҗип Әхмәдишин шул мәшһүрләребезнең берсен искә төшерде. «Нигә сез үзегезнең Кооператив урамы атамасын Салих Хуҗин исеменә алыштырмыйсыз? Күршегез Салих бабайның Ленин ордены кавалеры икәнен белмисезмени?» – дип тәкъдим иткән иде.
Салих Хуҗин – узган гасырның 60- 70 нче елларында Мәлләтамак авылы янәшәсендә, Мәллә буенда «Кызыл Октябрь» колхозының алма бакчасын булдырган, бик тырыш, бик уңган шәхес ул. Нинди генә җиләк-җимеш, яшелчә үсми иде ул бакчада?! (Ленин орденымы, башкамы, әле мин ул рәсми бүләкнең нинди булуын тәгаенли алмадым. Шулай да эшсөяр авылдашларымның бу фидакяр хезмәт җимеше хөкүмәтебез тарафыннан билгеләнми калмагандыр. Заманында районда түгел, илебездә дә бездәгедәй табигать шартларында андый бакча үстерүчеләр сирәк булгандыр). Якташым, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриевка, бакчачы Салих Хуҗинны хәтерлисезме, дип мөрәҗәгать иткәч, ул: «Районыбызның атаклы шәхесе иде», – дип җавап бирде. «Район газетасында эшләгәндә, мин аның турында язмакчы булып, берничә мәртәбә сөйләшеп тә утырган идем. Ничектер кул җитмәде», – дип, Фоат абый бакчачы бабайның сәер дә, гыйбрәтле дә булган бер киңәшен исенә төшерде. Сер түгел, куяннар яшь үсентеләрнең – бигрәк тә алмагачларның, карлыган куакларының каерысын кимерергә ярата. Бу зәхмәттән берәр котылу чарасы бармы, дип кызыксынган язучы. Бакчачы көзен яшь үсентеләрнең төбенә терлек каны сөртә икән. Куян кан исенә килми, ди. Ул заманда колхоз кырларында, фермада эшләүчеләрне көндез ашату өчен көн дә мал суела иде: терлек канына кытлык булмагандыр. Әле дә истә: IX сыйныфта укыганда без – берничә малай Нәзир абый җитәкчелегендә терлек абзарларын төзекләндереп йөрдек. Көн дә төшке ашка колхоздан йодрык кадәрле елкы ите бирелә иде. Дөрес, хәзер ат, сыер, сарык кына түгел, аларның абзар-куралары да юк инде. Әнә алма бакчасы да таралып, вәйран булып ята. Бер елны Мөслимнән бер эшкуар килеп, алма бакчасын тергезергә ниятләп йөргән иде, килеп чыкмады, ди авылдашлар.
Быел, район Сабан туенда күрешкәч, сабакташым Нәҗипнең әлеге тәкъдимен Рафаэль Юнысовка да җиткердем. «Кызыклы тәкъдим. Уйлап карарбыз», – дип җаваплады ул. Билгеле, урам исемен алыштыру – шактый чыгымлы эш. Хәер, нигә әле атлаган саен «Туган як» дигән «сыерны саварга»?! Авылда үз эшен оештырган хәлле егетләр аз түгел. Бәлкем бу эшкә үзара салым акчасын да файдаланып буладыр?
Аннан килеп, башкача уйлаучылар да бар. Бәлкем, урамнарыбызны аерым кеше исеме белән түгел, ничек урнашуына карап, Югары урам, Аскы урам, Урталык урамы, дип атаргадыр? Әйтик, Кооператив урамының исемен Урталык урамы дип алыштырыргадыр? Болай эшләгәндә татарчарак та килеп чыга шикелле, дип тәкъдим итүчеләр дә булды. Моны инде тавышка куеп хәл итәргә мөмкин. Иң мөһиме: битараф булмаска кирәк. Үзебезнең авыл, үзебез яшисе.
БАКЧА ҖЕНЕ БЕЛӘН КИТАП ҖЕНЕ ЯНӘШӘ
Түбән очтагы Мәдинә Сабировалар ихатасына килеп кергәч, шөкер, авылда бакчачылык җене кагылган кешеләр бар икән әле, дип җиңел сулап куйдым. Дөрес, бу инде – колхоз бакчасы түгел, хосусый бакча һәм берүк вакытта авыл җирендә үз эшең, юнәлеш-шөгылеңне табу мисалы да (әнә икенче бер уңганыбыз – Раил Сираев авылда кибет тоту өстенә, район үзәгендә ишекләр ясый торган ширкәт ачып җибәргән). Сабировларның бу шөгыльгә киң колач белән керешкәнлеге яхшы күренә. Мәдинә ханым улы Айрат белән чәчәкләр, җимеш агачлары, декоратив куаклар үстерә. Кура җиләге, каен, җир җиләге янәшәсендә виктория җиләгенең өч төре кызарып-пешеп утыра: иртә, соң өлгерә торганнары бар. Чалмабаш, гөлчәчәк, гортензиянең 3-4 төре күзгә ямь биреп тора. Алмагачларны узгач, карлыган, крыжовник, бөрлегән, зелпе, артыш, самшит, кизил... куаклары тезелеп киткән.
Бераз ары киткәч – һәртөрле учреждение-бина тирәләрен бизәп торучы, бакча-сквер биләмәләрендә хуҗа булып алган дистәләгән декоратив куаклар. Чаллы кебек зур шәһәр, хәтта Чувашия якларыннан да килеп алучылар бар икән.
– Әлеге эшкә 2009 елда керештек. Улым йорт эчләрен төзекләндерү белән дә шөгыльләнгәч, бу арада бакча берүземә калды әле, – дип бакчачы ханым чәчәк үстерү серләре белән уртаклашты. Мин шунда аның беләгенә уратып куелган кесә телефонына игътибар иттем. Кызыксынуымны күргәч: «Казанның Апанай мәчете оештырган он-лайн мәдрәсәдә укыйм мин. Бүген дә дәрес иде. Ярый әле дәрес беткән вакытка туры килдегез. Мондый мәдрәсә барлыгын күрше Туйгелдә яшәүче авылдашларым Мөнәвәрә белән Илсөярдән ишеттем. Инде без гарәп телен өйрәнә башладык. Педуниверситетны тәмамлаган Әлфия остаз укыта. Әмәкәй, Метрәй, Мөслим авылларыннан укучы хатын-кызлар да байтак», – дип сөйләде ул.
Мәдинә ханым «Апанай» мәдрәсәсенең бу игелекле башлангычына күршебез Фәнзилә Рәхимованы җәлеп иткән икән. Ул үз чиратында Зәһирә Раббаниева белән Гөлназ Хәйруллинаны «котырткан». «Мәдинә ике ел укый инде. Без әле бер генә ел сабак алабыз. Хәзерге вакытта тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнеп тибьян фәнен ныгытабыз. Остазларыбыз шулкадәр тирән гыйлем бирә: нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә аз булыр», – дип, ул остазлары Румия белән Ландышны, аеруча Сәгадәт остазны мактап туя алмады.
Күрше дигәннән. Ике арадагы җилкапкабыз ябылмый торган күршебез Нәзирә һәм Рифкать Алтынбаевларны язмаларымда берничә мәртәбә телгә алганым бар. Бу юлы этләре Актүш турында бер-ике сүз әйтми кала алмыйм. Песиләре Барсикның, эт оясына кереп, махмайга сыенып йоклый торган гадәте барлыгын ишеткән идем. Бу юлы бер чуар тавыкның эт оясында йомырка салуын ишетеп шаккаттым. Теге тавык йомырка салгач, Актүш аны авызына кабып тышка чыгарып куя да, хуҗалары килеп алганчы, «һау-һау» өрә икән! Билләһи, адәм акыллары бар!
ТУГАННАРЫНА БЕР ЮАНЫЧ
Язмамны менә шундый күтәренке-күңелле рухта тәмамламакчы идем, арага сәясәт керде. Иртәгә авылдан китәсе дигән көнне, Украина ягыннан ике ел элек хәбәрсез югалган Ринат Галләмов дигән егетебезнең җәсәден алып кайтып, Башкорт зиратында җир куенына иңдерделәр. Җеназа намазын авылыбыз мәчете имам-хатыйбы Өлфәт хәзрәт укыды. Хушлашу мәрасименә урынбасарларын, ярдәмчеләрен ияртеп район башлыгы, Сарманнан хәрби комиссар, башка рәсми затлар килгән иде. Моңарчы Типтәр зиратына – Зиннур Авзаловны, Казан кешеләре зиратына – Салих бабайның оныгы Вәлир Хуҗинны, Башкорт зиратына Данис Төхбәгалиевне алып кайтып җирләгән булганнар. Менә Башкорт зираты (бу атамалар милләтне түгел, сословиене аңлата) «алга» чыкты: сугыш дигән ялмавыз егетләребезне йота тора. Күкләребез тизрәк аязсын, егетләребез өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын иде!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала