Мамадышта Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреатларын бүләкләделәр.

2026 елда Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреатлары. /Фото – sptatar.com
Күренекле язучы, шагыйрь Шәйхи Маннур (1905-1980) исемен йөрткән әдәби премия 1981 елда Татарстан Язучылар берлеге, республиканың Мамадыш районы хакимияте һәм районның «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы тарафыннан гамәлгә куела. Шәйхи Маннур тумышы белән Мамадыш районының Тулбай авылыннан. Ул үзе исән чакта ук каләм тибрәтүчеләрне, тырыш хезмәт ияләрен бүләкләү теләген белдергән була.
Быел Шәйхи Маннур исемендәге премиягә «Мәхәббәт талисманы», «Вакыт галәмәтләре» китаплары өчен язучы, журналист, Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасының баш мөхәррире Фәрит Имамов; «Умарта» китабы өчен язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе Ландыш Әбүдәрова һәм Үсәли урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы һәм укучыларны берләштергән «Илһам» әдәби түгәрәге җитәкчесе Зөбәрҗәт Хәйбуллина лаек дип табылды.
ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мамадышта лауреатларны бүләкләү тантанасы Шәйхи Маннурның туган көнендә – 15 гыйнварда узды. Балалар сәнгать мәктәбендә оештырылган кичәгә танылган якташларының иҗатын хөрмәт итеп килгән мамадышлылар, күп санлы кунакларны Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов сәламләде. Ул әлеге премия Татарстан мәдәнияте һәм татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән Шәйхи Маннурның мирасын саклау һәм танытуда мөһим роль уйнавын искәртте.
Тантаналы кичәнең программасы Шәйхи Маннурның тормыш юлы һәм иҗатына багышланды. Мәгълүм булганча, Мамадыш районының Тулбай авылында Шәйхи Маннур мемориаль музей-китапханәсе бар. Язучы 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм аңа китаплар бүләк итә. 1995 елдан анда музей ачыла һәм бүген ул Мамадышның туган якны өйрәнү музее филиалы буларак эшли.
Кичәдә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Чаллыдан шагыйрь Рәкит Әбделманов, Түбән Камадан язучы Нурзия Мирхазова һәм Мамадыш язучылары Вәрис Гали, Рафаил Газизов чыгыш ясады. Киләчәктә районда Шәйхи Маннур иҗатына багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция оештырылачагы хәбәр ителде. Кунаклар шулай ук Тулбай авылында Шәйхи Маннурның каберен зиярәт кылып, музей-китапханәдә дә булды.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала