Татарстан мөфтияте татар дин әһелләре форумы делегатларына Казан кулъязма Коръәнен бүләк итте.

Казан кулъязма Коръәне. /tatarstan.ru фотосы.
15-17 майда Татарстанда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узды. Ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән имамнар, ислам галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштергән җыен «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум-2026» XVII Халыкара икътисади форумы кысаларында үтте.
Бу – Россия мөселман дин әһелләренең бердәмлеген ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе. Форумга илнең 78 төбәгеннән барлыгы меңнән артык делегат килде. Җыенның беренче көнендә алар Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазын укыды, «Казан» Агросәнәгать паркында форумның тантаналы ачылышында катнашты һәм «Казан Хәләл Маркет» күргәзмә-ярминкәсендә булды.
Җыенның икенче көнендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш үтте. Утырышта шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баш мөфти, Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнарының Дини җыены, Мәскәү Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини җәмгыяте идарәсе рәисе Әбү-Бәкер хәзрәт Шабанович һәм башка татар дин әһелләре, Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Форумның ахыргы көнендә делегатлар 922 елда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү истәлегенә багышланган «Изге Болгар җыены»на сәфәр кылды. Быел әлеге чара 25 меңгә якын мөселманны җыйды.
БӘҺАСЕЗ БҮЛӘК
Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда катнашучыларга быелгы очрашу истәлеге итеп Казан кулъязма Коръәне бүләк ителде. Делегатлар шулай ук бүләккә яңартылган «Казан басмасы»н да алды.
Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россиядә мөселман өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларыннан берсе, чөнки ул Россия мөселман каллиграфия мәктәбенең уникаль традицияләрен торгыза. Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Коръән хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин кулъязма мосхәф турында пленар утырышта сөйләде: «Әлеге проект белән Казан галимнәре – ТР Диния нәзарәтнең каллиграф һәм хафизлардан торган махсус комиссиясе шөгыльләнде. Мосхәфнең хаттаты – татар егете Артур Писаренко, ул Россия ислам институтын тәмамлаган. Комиссия җитәкчелегенә дөньякүләм танылган дин галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде».
Камил хәзрәт Казан кулъязма Коръәненең өстенлекләренә һәм аермалы үзенчәлекләренә тукталды.
– Казан кулъязма Коръәне – Россиянең яңа тарихында беренче. Ул 2022 елда языла башлады, бу эш 3 ел дәвам итте, 1 ел тикшерүгә китте, – диде мөфти. – Казан Коръәне – эталон, чөнки ул хәзерге халыкара стандартлар буенча төзелгән һәм ул 19 төрле мосхәфкә таянып язылган, алар һиҗрәтнең беренче гасырларына карый. Төзүчеләр шулай ук Коръәнне язу һәм төзү буенча 11 чыганакка мөрәҗәгать иткән, шул исәптән, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиев хезмәтләренә дә. Башка бүгенге мосхәфләр гадәттә 2 генә чыганакка таяна. Казан кулъязма Коръәне уку һәм ятлау өчен, бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен уңайлы.
Казан Коръәне битләрендәге бизәкләр Татарстан Республикасы байрагы төсләренә буялган, «сәҗдә» аятьләре Сөембикә манарасы билгесе белән күрсәтелгән.
Проект «Казан – 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында гамәлгә ашырыла. 1917 елгы инкыйлабтан соң җуелган уникаль татар мөселман каллиграфик традицияләрен торгыза. Хәзерге дөньяда кулъязма Коръән әзерләү тәҗрибәсе Согыд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар.
Камил хәзрәт Коръәнне тәкъдим итү ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан кулъязма мосхәфен булдыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Мөфти файдалы игълан да җиткерде. «Татарстан Диния нәзарәте татар дини-илаһият мирасын саклау һәм өйрәнү максатында 2013 елда «Даруль-кутуб» электрон китапханәсен (16+) эшләтеп җибәргән иде. Анда татар дин галимнәренең 1918 елга кадәр бастырылган китаплары цифрлаштырып куела. Хәзерге вакытта фондта 2200 иске китап тупланган. Күптән түгел китапханәгә өстәмә керттек – анда галимнәребезнең инкыйлабка кадәрге матбугатта чыккан мәкаләләре дә урын алды. Бу – 13 меңнән артык язма. Теләгән һәркем аларны сайтка кереп бушлай укый һәм күчерә ала. Китапханәгә рәхим итегез, файдаланыгыз. Татар дини мирасы өлкәсендә фәнни эзләнүләр алып баручы хәзрәтләргә, диссертацияләр язу өчен, анда бик күп материал бар», – диде хәзрәт.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала