2026 елда Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен уздыру даталары расланды.

Dumrt.ru фотосы
17 гыйнварда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указда әйтелгәнчә, 2026 елда «ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә» Ураза бәйрәме 20 мартта билгеләп үтеләчәк. Үз чиратында, Корбан бәйрәме 27 майга туры киләчәк. Ике бәйрәм дә эш көннәренә туры килә, республика законнары нигезендә алар ял көннәре булачак.
ФИТЫР СӘДАКАСЫ, ФИДИЯ ҺӘМ НИСАБ КҮЛӘМНӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ
Мөселманнар өчен изге саналган рамазан-шәриф ае 2026 елның 18 февралендә, кояш баеганнан соң керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.
Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде.
Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.
Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Рамазан уразасы 2026 елның 19 февралендә тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 18 февральдә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16 мартта.
Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19 мартта.
УРАЗА ГАЕТЕН БӘЙРӘМ ИТҮ ТӘРТИБЕ
Ураза бәйрәме быел 20 мартка туры килә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәмне үткәрү тәртибен билгеләде.
Республикадагы шәһәр мәчетләрендә бәйрәм иртәнге 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башланачак. 7:00 сәгатьтә – вәгазь. Бәйрәм намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.
Авыл җирлекләрендә гает намазын кояш чыгып ярты сәгать вакыт узгач уку тәкъдим ителә.
«НУРЛЫ РАМАЗАН» БӘЙГЕСЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесен (18+) игълан итте. Анда гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Бәйгедә иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини оешмалар, физик затлар катнаша ала. Моның өчен халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм ресторан, кибет һәм сәүдә үзәге, уку йортлары кебек биналарга, мәчетләргә керү урыннарын бәйрәмчә итеп бизәргә кирәк.
Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай ук истәлекле бүләкләр көтә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Конкурс кагыйдәләре буенча, бинага керү юллары һәм җәмәгать урыннарының тышкы ягы бизәлеше рамазан ае тәмамланганчы сакланырга тиеш. Бәйгегә нәтиҗәләр 13 марттан соң ясалачак.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала