Татарстан Республикасы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә. Казан шәһәре, 24 декабрь 2025 ел
«Иске татар имлясе – милләтебез хәзинәсе» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар – галимнәр, дин әһелләре, укытучылар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, югары уку йортлары студентлары, мәдрәсә шәкертләре, җәмәгать эшлеклеләре – иске татар язуы халкыбызның туган телен, рухи-мәдәни мирасын, фәнни-гыйльми традицияләрен һәм милли үзаңын саклап калу һәм үстерү өчен гаять әһәмиятле булуын билгеләп, түбәндәгеләрне ассызыклый:
1. Иске татар имлясе – гасырлар дәвамында формалашкан язма традиция буларак, татар халкының дини, фәлсәфи, әдәби, хокукый, заманча фәнни фикерен чагылдырган уникаль мирас – классик татар язуы.
2. Әлеге язма мирасны уку, аңлау һәм яңадан фәнни һәм гамәли әйләнешкә кертү өчен яшь буынга иске татар имлясен системалы рәвештә өйрәтү кичектергесез бурыч булып тора.
3. Иске имля буенча белем бирүне киңәйтү, аны заманча мәгариф системасына, өстәмә белем бирү программаларына һәм иҗтимагый-мәдәни инициативаларга кертү – дәүләт, фәнни учреждениеләр, мәгариф һәм мәдәният оешмалары, дини белем бирү үзәкләре, татар җәмәгатчелеге өчен уртак җаваплылык булып тора.
Шушы фикерләрне исәпкә алып, конференциядә катнашучылар түбәндәге тәкъдим һәм үтенечләр белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Милли телләр комиссиясенә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасына, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә һәм Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә мөрәҗәгать итә:
1. Татар яшьләре арасында иске татар имлясен өйрәнүне популярлаштыру максатыннан:
– мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортлары, мәчетләр, мәдрәсәләр, мәдәни үзәкләр базасында даими эшләүче кыска һәм урта сроклы курслар, түгәрәкләр, «җәйге мәктәпләр» оештырырга;
– яшьләр форумы, «түгәрәк өстәл», дискуссион клублар кысаларында иске имлягә багышланган махсус программалар, остаханәләр (мастер-класслар) уздыруны тәэмин итәргә;
- 2006 елда узачак имамнар форумында бер секциянең эшен иске татар язуын халкыбызда популярлаштыруга багышларга;
- Казан шәһәрендә иске татар язуына багышланган артобъект ачу мәсәләсен карарга;
– популяр фәнни-популяр форматта (телевизион тапшырулар, видео, подкаст, социаль челтәрләр, онлайн-курслар) иске татар имлясе нигезләрен аңлатучы проектларны хупларга һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә.
2. Иске татар имлясен өйрәнү өчен заманча таләпләргә җавап бирүче уку-укыту әсбапларын эшләү һәм бастыру буенча:
– мәктәп укучылары, студентлар, мәдрәсә шәкертләре, өлкән буын өчен аерым-аерым дәрәҗәләргә (башлангыч, урта, алга киткән) исәпләнгән дәреслекләр, җыентыклар, күнегү дәфтәрләре, методик кулланмалар эшләү өчен эшче төркемнәр төзергә;
– иске татар имлясендә язылган классик һәм дини әдәбияттан, тарихи чыганаклардан сайланма текстлар тупланган «Хрестоматияләр» әзерләүне оештырырга;
– онлайн форматта интерактив дәреслекләр, электрон база, шрифтлар, орфография кагыйдәләре, транслитерация кагыйдәләре тупланган махсус портал булдыруны хупларга.
3. Иске татар имлясен гамәли яктан ныгыту максатыннан, ел саен:
– Бөтентатар дөньясы күләмендә «Иске татар имлясе буенча гомуми диктант» (онлайн һәм оффлайн форматта) уздыруны гамәлгә кертәргә;
– төрле яшь төркемнәре өчен (укытучылар, студентлар, мәдрәсә шәкертләре, мәктәп укучылары) аерым номинацияләр карап, диктант нәтиҗәләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә, җиңүчеләрне бәяләү системасын булдыруны тәэмин итәргә;
– диктант текстларын, аңлатмаларын һәм нәтиҗәләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгаруны һәм аларны мәгариф учреждениеләренә таратуны оештырырга.
4. Иске татар имлясен өйрәнү һәм өйрәтү өлкәсендә укытучылар, студентлар, галимнәр, методистлар арасында иҗади һәм фәнни активлыкны арттыру максатыннан:
– иске татар имлясе нигезендә дәреслекләр, плакатлар, уеннар, методик кулланмалар, электрон ресурслар, дидактик материаллар әзерләү буенча ел саен республикакүләм һәм халыкара конкурслар үткәрергә;
– татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тарихчылар, дин белгечләре, филологлар, китапханәчеләр өчен иске имля буенча махсус квалификация күтәрү курслары, семинарлар, стажировка программалары булдыруны тәэмин итәргә;
– иң яхшы проектларны, авторларны һәм иҗат төркемнәрен дәүләт дәрәҗәсендә бүләкләү, аларның тәҗрибәсен киң тарату өчен шартлар тудыруны сорарга.
5. Иске татар имлясен популярлаштыру һәм өйрәнү юнәлешендәге проектларны озак вакытка планлаштырып, системалы рәвештә үстерү максатыннан:
– махсус грант программалары булдыруны яки гамәлдәге грант конкурсларында «Иске татар имлясен өйрәнү һәм популярлаштыру» юнәлешендә аерым номинацияләр кертүне киңәш итәргә;
– фәнни-тикшеренү проектларын, архивлар, китапханәләр, музейлар, мәгариф оешмалары, дини уку йортлары, мәдәни вә сәнгати җәмәгатчелек катнашында комплекслы программалар эшләүне хупларга;
– иске татар имлясендә язылган чыганакларны цифрлаштыру, фәнни тасвирлау һәм ачык электрон базага урнаштыру проектларын стратегик әһәмияткә ия юнәлеш итеп кабул итәргә.
6. Иске татар имлясен өйрәнүне татар халкының тарихи хәтерен, дини-рухи, мәдәни-әдәби дәвамчанлыгын ныгытуның мөһим өлеше буларак карарга; әлеге юнәлештәге эшчәнлекне дәүләт, җәмәгать һәм дини оешмаларның уртак бурычы итеп танырга чакырырга.
Конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Милли телләр комиссиясен, Фәннәр академиясен, Бөтендөнья татар конгрессын, шулай ук профильле министрлыкларны, фән һәм мәгариф учреждениеләрен әлеге тәкъдимнәрне гамәлгә кертү юнәлешендә координацияләнгән уртак эш алып барырга чакыра.
Резолюция бертавыштан кабул ителде.
Конференция рәисе ____________________________
Җаваплы сәркәтибе ____________________________
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала