Республикада Уку өчен 3 минут

«Бу китап бер вакыйга булырлык»

Казанда Ләбиб Леронның яңа китабы әдәбият сөючеләргә тәкъдим ителде.

 

Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе»сында үткән тантанада катнашучылар. /Р.Гали фотолары.

 

 

Шагыйрь, прозаик, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон быел көзен 65 яшен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан Татарстан китап нәшрияты әдипнең «Ир хакы» (16+) дигән проза китабын нәшер итте. Шушы көннәрдә әлеге китап әдәбият сөючеләр игътибарына тәкъдим ителде.

 

 

 

Казанның «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да узган тантананы язучы һәм китапның редакторы Вахит Имамов алып барды.

 

– Бүгенге кичәнең сәбәпчесе Ләбиб Леронның «Ир хакы» дигән китабы нәрсәсе белән кадерле дисәгез, анда автор «Бәхтияр» дигән автобиографик эссесын биргән. Янә «Кыршау» дигән повесть, җиде хикәя, шул исәптән китапка исем биргән «Ир хакы» хикәясе бар. Бу хикәя ир хакын хаклап, үзен корбан итеп яши белгән татар хатын-кызлары турында. Янә без – каләм осталары өчен аеруча кадерле булганы: китапның ике йөз битен арабыздан киткән каләмдәшләребез турында истәлекләр тәшкил итә, – дип ул бераз китапның эчтәлеген бәян итте. – Анда утызга якын әдип. Һәрберсе кадерле. Әйтик, Зөлфәт, Гариф Ахунов, арабыздан бик тә иртә киткән Нияз Акмал, Фәиз Зөлкарнәй. Аннан Туфан Миңнуллин, Әхсән Баян, Фәннүр Сафин... Шуның өчен бу хезмәт китап сөючеләргә, бигрәк тә әсәрләрен өйрәнгән вакытта мисалга алып сөйләргә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бик тә кадерле булачак. Ләбиб тормыштан алынган детальләрне файдаланып, туплап бирә белгән...

 

Алып баручы беренче итеп сүзне Татарстан китап нәшрияты директоры, язучы Рөстәм Галиуллинга бирде.

 

– Бүген гыйбрәтле дә, кызыклы да булган, мәгълүм шәхесләребезне яңа яктан ача торган китап бәйрәменә җыелдык. Гадәттә, авторның шәхесе әсәрләренә кермичә калмый. Кыскача гына әйткәндә, авторы нинди, китабы шундый. Яхшы беләбез: автор – милли җанлы яшь язучыларның да, олпат язучыларның да кайгы-шатлыгын иң беренче булып уртаклаша, аларны кайгыртып яши торган кеше. Милләттәшләребез яши торган төбәкләргә еш йөрүче язучыларның берсе – Ләбиб абый. Әле менә без – Вахит абый, Ләбиб абый һәм мин – өчәүләп узган юллар гына да ничә мең чакрымга җыеладыр?! Ул сәфәрдән кайткач, тәэсирләрен социаль челтәрләрдә милләттәшләребез белән уртаклаша һәм көндәлек язып бара. Ул татар язучысы дигән олы исемгә чын мәгънәсендә лаек. Шул ук вакытта ул татар ире, татар әтисе, татар бабае булып яши. Аның оныклары өчесе дә татарча яхшы белә, татарча сөйләшә, – дип сүзен башлады Рөстәм Госман улы. – Китап бик кызыклы. Аерым алганда, андагы «Кыршау» дигән роман – соңгы елларда язылган иң яхшы проза әсәрләренең берсе. Ул «Казан утлары» журналында да дөнья күргән иде. «Бәхтияр» дигән автобиографик повесть авыру баланы караганда күргән кыенлыклар, сынаулар турында. Истәлекләр беренче чиратта әдәби процесс өчен кызык. «Милләт!» – дип йөрүләрең алга таба да сиңа энергия өстәсен, киләчәктә яңа әсәрләр тудырырга илһам бирсен!

 

Татарстан Язучылар берлеге исеменнән шагыйрь Газинур Морат котлады.

 

– Әдәбиятның бөтен жанрларында да көчен сынап караучы каләм әһелләре күп түгел. Шул җәһәттән безнең чордашлар арасыннан бөтен жанрда да иҗат иткәннәр – Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла. Бу исемлеккә мин дустыбыз Ләбиб Леронны да кертер идем. Ул аңа бик лаек. Ләбиб һаман иҗатта. Журналист та ул. Әле генә дөнья күргән бу китап бер сулышта укыла. Ул монда язучы гына түгел, безнең әдәбиятта архивариус булып та хезмәт итә шикелле. Минем мондый төгәллекне күргәнем юк. Истәлекләр язганда ул фантазиягә урын калдырмый да бугай. Кайсы елны, кайсы көнне, кайсы сәгатьтә, кемнәр катнашкан – анда барысы да төгәл теркәлгән. Әлбәттә, моны хәтергә генә таянып эшләп булмый. Бу китап бер вакыйга булырлык. Аның «Кыршау» дигән повесте – гаҗәеп әдәби әсәр. Белүемчә, ул күрми торган рәссам турында. Күңел күзе белән күреп ясаучы рәссамнар да була икән. Истәлекләргә килгәндә, аларның барысы да – без аралашып үскән кешеләр. Яхшы кешеләр турында язган Ләбиб. Шушы игелекле эшкә аның кулы җиткән. Безнеке җитеп бетмәде, – дип, Газинур аеруча галим Әнвәр Хәйри белән якташы, айтматовчы Ләбүдә Дәүләтшина турында хатирәләре өчен рәхмәтен җиткерде.

 

Шагыйрь һәм язучы Марсель Галиев әүвәл: «Теле әйбәт, кыландырып язмый. Шул ук вакытта бик гади дә түгел. Телендә аңа гына хас ачышлар бар», – дип язучының стиленә тукталды, остазы итеп Шәүкәт Галиевне исәпләвенә гаҗәпләнүен сиздерде. «Күп язучының әле тискәре ягын да табарга мөмкин. Ул аларны күрсәтергә ашыкмый, күрсәтергә теләми дә. Ләбиб язучының һәрберсенә якты күңел белән якын килә. Шуның белән кызыклы да», – дип ул әдәби истәлекләргә соклануын белдерде. Көндәлекләрнең үзенчәлегенә тукталып: «Бу – фәлсәфи, ниндидер үзе күргән, дөньялыктан алган ачышын яза торган көндәлек. Ләбиб кызыклы фактларны таба белгән, аларны теркәп калдырган», – дип югары бәя бирде.

 

Шагыйрь Рәдиф Гаташка әдәби истәлекләр аеруча ошаган. «Бик сирәк әдипләр генә башка язучылар, шагыйрьләр – замандашлары турында яза ала. Жанры, укылышы белән тарихта калырлык итеп яза белә. Андыйлардан без яңа гына «Шәхесләр» сериясеннән Сәйфи Кудаш китабын чыгардык. Аны менә шушы жанрның классигы дип әйтергә мөмкин. Ул анда казакъ, татар шагыйрьләре, милли-иҗтимагый хәрәкәт әһелләре турында хронологик төгәллек белән язган. Ләбиб китабын да мин шундый дип исәплим», – дип Рәдиф Гаташ авторның каләмдәшләренә бик игътибарлы, ихтирамлы булуына сокланды. «Татарда пародия җанрын аякка бастырды», – дип мактаганнарын искәртте. «Аның әсәрләрендә әдәбиятыбызга, тарихыбызга, кешеләргә мәхәббәт ярылып ята», – дип тәмамлады ул сүзен.

 

Әдәбиятыбыз аксакалы Рабит Батулла совет заманнарын искә төшерде. «Обкомга сүгәр өчен генә чакырганда минем турында уңай мәкалә язып булмый иде. Ә берәү язды. Мәкалә генә түгел, фәнни нигездә, эзләнүчән мәкаләләр язды һәм бастырып чыгарды. Теге вакытта бу бик зур батырлык иде. Шуңа күрә мин аңа гомер буе рәхмәт әйттем һәм бүген кабат шул рәхмәтемне җиткерергә килдем. Яшь язучының картаеп бара торган прозаик турында язуы – табигый ук булмаган нәрсә. Ләбиб, рәхмәт сиңа!» – дип Рабит ага язучыга ихтирам хисләрен җиткерде.

 

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова авторның остазлык эшчәнлегенә тукталды:

 

– «Идел» журналында элекке еллар тәҗрибәсен күреп алгач, олпат язучыларның әдәби мәктәбе ничегрәк булды икән, шул хакта язмассыңмы, дип Ләбиб абыйга мөрәҗәгать иттем. Нәтиҗәдә өч-дүрт ел дәвамында «Идел» журналының һәр санында диярлек каләмдәшләре турында аның зур-зур мәкаләләре чыкты. Ул мәкаләләрнең бер өлеше бу китапка да кергән. Без яшь язучыларның «Яңа исем» мәктәбен дәвам итәбез. Безнең язучылар күп әле, – дип, Ләбиб Леронга өмет баглап торуларын җиткерде.

 

Артист, режиссер Раил Садриев: «Ләбиб, син чын мәгънәсендә дус, терәк була беләсең. Син безгә – маяк! Киләчәктә дә шундый булып кал! Мин үзем синнән драматург буларак яңа әсәрләр көтәм!» – дип алга таба да сәхнәдә хезмәттәшлек итәргә чакырды.

 

Радиожурналист Нәсим Акмал китаптагы «Ир хакы» дигән хикәягә тукталып, былтыр аннан радиоспектакль ясаганнарын искә төшерде. «Ул иң уңышлы радиоспектакльләрнең берсе булды. Татар хатынына дан җырлый торган, аның тугрылыгын күрсәтүче, бик актуаль әсәр бу. Ул эфирга чыккач, бик зур кайтма бәйләнеш – шылтыратулар, интернеттан язып җибәрүчеләр күп булды. Тагын шундый әсәрләр язарга язсын!» – дип котлады ул авторны.

 

Татарстанның Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, милләтебезнең кер катламы бик калын, бу китап шул катламны кузгатучы бер чаткы булсын иде, дигән өмет белдерде. «Татар-мөселман календаре»н чыгаручы Фәния Хуҗахмәт үз чиратында Ләбиб Лероннан дини эчтәлектәге, ислам диненә чакыручы әсәрләр көтүен җиткерде.

 

Ахырда автор Ләбиб Лерон: «Китап чыгу бер хәл, менә бу чарага остазлар, аксакаллар, фикердәшләр, дуслар, хезмәттәшләрнең килүе бик күңелле. Барыгызга да зур рәхмәт! Чынлап та, бу китапның чыгуында күбегезнең катышы бар. Өлкәннәргә, яшь каләмдәшләргә дә мондый китаплар чыгарырга насыйп булсын!» – дигән теләген ирештерде.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи