Республикада Уку өчен 1 минут

«Әйдә халыкка хезмәткә»

Безнең халыкта әлифне таяк дип белмәү, ягъни укый­-яза белмәү элек-­электән зур хурлык дип саналган. Моны раслау өчен татарны диненнән һәм теленнән яздыру эшендә тырышлык күрсәтүчеләрнең берсе Я.Д.Кобловның XX гасыр башында әйткән сүзләрен китерү дә җитәдер: «...Россиядә Казан татарлары кебек укымышлылык киң таралган халык бүтән юк.

 

Грамотасыз татарны бик сирәк очратасың. Чөнки моның төбендә һәр мөселман кешесенә грамотага өйрәнү мөмкинлеге бирелүе ярылып ята. Мондагы һәр авылда, никадәр генә ярлы һәм аз санлы булуына карамастан, мәктәп бар». Ә мәктәпләрдә, билгеле инде, китап киштәсе. Чөнки гыйлем алуны туганнан башлап үлгәнчегә кадәр дәвам итүне безгә китаплар китабы Коръән үзе кушкан. Ләкин Коръән кушуына патша хөкүмәте, «инородец»ларның күзе ачылуга юл куймаска, дип катгый рәвештә каршы чыккан. Шуңа да Казанда татарча китап бастыра торган типография ачуга ирешү өчен йә бик үҗәт, йә бик бай булырга кирәккән.

 

Патша армиясендә хезмәт итеп, прапорщик дәрәҗәсендә отставкага чыккан Габделгазиз Туктамыш улы Бурашевның акчасы алай ук күп булмаса да, үҗәтлеге җитәрлек булгандыр. Үз хисабына хосусый татар типографиясе ачу өчен, ул 1797 елда ук патшага мөрәҗәгать итеп карый. Рөхсәт бирелмәгәч, тик торучы типографиядә мәктәп­мәдрәсәләргә китап бастырырга рөхсәтне Сенатка кереп сорый. Болары Бурашевның Петербургта яшәгәндәге тырышлыклары. Ләкин «кире беткән» татар бу юлы да тукталып калмый. Ахыр чиктә патша 1800 елның маенда Казанда беренче татар типографиясен ачарга рөхсәтен бирә.

 

Типография өчен җиһазларны Петербургтан Казанга Габделгазиз Бурашев үз хисабына алып кайта һәм каланың беренче гимназиясенә тапшыра. Үзе белән әле ул китап басу осталарын да ияртеп кайта. Сенат указындагы шартлардан аңлашылганча, ул типография эшчеләренә хезмәт хакын да, басмаханәне карау, җылыту, яктырту кебек чыгымнарны да үз кесәсеннән түләргә тиеш була.

 

Бу урында Габделгазиз әфәнденең тарихка кереп калган тагын бер зур гамәлен искә төшерү мөһим. Ул Петербургтан үзе белән әле шунда «әби патша» Екатерина Икенче боерыгы белән бастырырга әзерләнгән Коръән китабын да алып кайта. 1803 елда дөньяда беренче булып аның типографиясендә Коръән нәшер ителә. Тарихка ул «Казан басмасы» буларак кереп калачак. Казан университеты ишегалдындагы бу тарихи бинага шул хакта истәлек тактасы эленгән.

 

Танылган галим Әбрар Кәримуллин китергән мәгълүматлардан аңлашылганча, Габделгазиз Бурашев 1801­-1805 еллар аралыгында 17 басма китап чыгара. Ләкин аңа озаклап эшләү насыйп булмый – эзәрлекләүләр башлана һәм аның типографиясен ябалар. Татарны китаплы итү өчен нинди зур хезмәт куйган бу фидакяр затның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел. Без аны хәтердән җуймыйк, рухына дога кыла торган булыйк.

 

Бурашевтан соң типографияне килешү нигезендә сәүдәгәр Юныс Апанаевка тапшыралар. Ләкин татар китабы халыкның үзаңын ныгыта дип пошаманга төшкән миссионерлар хакимиятнең колагына һәрвакыт бу эшкә киртә куярга кирәк дип пышылдый. Шуңа да төрле юллар белән татарча китаплар бастыруны тыя башлыйлар. Шул ук Апанаевка, мәсәлән, типографияне арендалаган өчен бәяне законда каралганнан өч мәртәбә артыграк куялар. Билгеле, сәүдәгәр бу эштән баш тартырга мәҗбүр була. Татарча китап басу тагын туктала диярлек.

 

Татар китабын бастыру русча китапка караганда 6­20 тапкыр кыйбаткарак төшкәнен белгәнлектән, Казан университеты типографиясе үзенең көндәше саналган татар типографиясен күптәннән үзләштермәкче була һәм 1829 елда бу максатына ирешә дә. Русча китап бастыручылар бик аз булганлыктан, университет типографиясе шул рәвешле үзенең матди хәлен яхшыртуга алына. Өстән татар китабын тыярга дип законнар чыгарылып, күзәтчелек итеп торган заманнарда да әлеге типография татарча китаплар бастырудан туктамый. Татар һәм төрки халыкларның китапка булган ихтыяҗы шулкадәр көчле була ки, университет типографиясе татар китапларын нәшер итүдән кергән акчага галимнәрнең китапларын бастыра, аларга каләм хакын түли, китапханәләрнең эшен җайга сала, хезмәт хакларын арттыра. Татарча китап бастыру зур табышлы эшкә әверелә.

 

Китапка сусаган татар һәм башка төрки халыкларның ихтяҗын бер университет типографиясе генә канәгатьләндерә алмый башлагач, шунда ук гравер булып эшләгән Людвиг Шевиц 1840 елда Казанда беренче хосусый рус типографиясен ачуга ирешә. Рус типографиясе дип аталса да, зур табыш китергәнлектән, биредә татар китапларын гына бастыралар. Карагруһчылар тагын бу эшне туктатырга дип йөри башлый. Аларның раславынча, дөньяви һәм дини китаплар татарларны христианлаштыру эшенә комачаулык итә. Бу өлкәдә бик белеп, астыртын эш иткән дин галиме Евфимий Малов болай дип яза: «Татар гаиләләренең өй түрләрендә 10­-15әр исемлектәге китаплар өелеп тора. Ә безнең христиан гаиләләрендә аның берсен дә табып булмый!»

 

Урындагы патша чиновникларының: «Казанда беркемгә дә татар китабы басар өчен хосусый типография ачарга рөхсәт бирмәскә», дип әледән-­әле Петербургка язып торуына карамастан, патша хөкүмәте мәдәнияткә сусаган бөтен бер халыкның теләгенә каршы килеп бетә алмый – Казанда хосусый типографияләр ачылгалап тора. Галим Әбрар Кәримуллин раславынча, Казанда хосусый типографиянең икенчесен – Шаһи Яхин, ә өченчесен Рәхимҗан Сәгыйтов ача. Тыюлар, кысрыклаулар белән көрәшеп үткән 1841­-1850 елларда ул типографияләрдә 88 татар китабы дөнья күрә. Шул ук еллар аралыгында исә университет типографиясендә 119 татар китабы басылып чыга. Ул китапларның гомуми тиражын белгечләр 600 мең данәдән артыграк дип исәплиләр. Биредә шунысын да искәртергә кирәктер: ХIХ йөзнең беренче яртысында Россиянең бер генә төрки халкында да китап басу гомумән булмаган һәм шунлыктан татар китаплары төрки халыклар арасында да киң таралу алган. Димәк, Казан типографияләрендә басылган китаплар тугандаш халыкларның да грамоталылыгын үстерүгә зур өлеш керткән. Хәер, монысын аерым бер язманың темасы дип карарга кирәктер.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи