Ырымнар
Мөселманнар өчен эш башларга чәршәмбене иң әйбәт көн диләрие. Киселгән чәч, тырнакларыңны теләсә кая ташламаска, бисмиллаңны әйтеп, мичкә атарга кирәк, диләрие. Ашаганда аягыңны селкеп, шайтан чакырып утырмаска, өстәлдәге ризыкны каплап куярга, киемне кигән килеш текмәскә, гомерне кыскарта, диләрие. Буш бишекне тирбәтсәң, бала чирле була, 40 көн тулмыйча баланы ялгыз калдырмаска, чөнки җен алмаштырырга мөмкин, мендәре астына пычак салырга кирәк, диләрие. Балага күз тимәсен дип, артыш агачыннан бөтиләр тагып куяларые. Песи ишеккә карап битен юса йә самавыр катырак чыжласа, кунак киләчәк дип юрыйларые.
Сөйләүче: Усманова Сәрбиҗамал (1933 елгы). Акман авылы.
Безнең мирас. - 2020. - №7. - 39 б.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА