Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

Татар дәүләт филармониясе 100 еллык ТАССР тарихында

Филармония солистларыРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда ГалимоваТатарстанның Чистай шәһәрендә туган;1986 елда Түбән Камада С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесын тәмамлый;Тавышы...

Филармония солистлары


Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова


Татарстанның Чистай шәһәрендә туган;
1986 елда Түбән Камада С.Сәйдәшев исемендәге музыка училищесын тәмамлый;
Тавышы – лирик сопрано;

Түбән Кама шәһәренең 3 нче Балалар музыка мәктәбендә 11 ел фортепиано классында укыта;


«Вокал сәнгате – академик җырлау» белгечлеге буенча Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге Россия Музыка академиясен тәмамлый;


1997 елда Татар дәүләт филармониясенә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты булып эшкә килә;



1996 елда С.Сәйдәшев исемендәге вокалистлар бәйгесендә лауреат була;


2000 елда Мәскәүдә узган Халыкара Делфия уеннары бәйгесендә «Академик башкару осталыгы» номинациясендә җиңү яулый;


2001 елда «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек була;


2003 елда Италиядә «Гранд Прайс» халыкара вокалистлар конкурсында җиңү яулый;


«Нефтьче» мәдәният сарае. Концерттан соң. Уфа, 2004 ел

Җырчының репертуарында татар, рус һәм чит ил композиторларының 300дән артык әсәре бар;


2005 елда «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнә;


2009 елда «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек була; Россия Оборона министрлыгының махсус медале белән бүләкләнә;


Гастрольдә йөргән чак. Сулдан уңга: И.Кыямов, Ә.Авзалова, И.Шакиров, Р.Галимова, Р.Вәлиев

2011 елда Татарстан Президентының Рәхмәт хаты һәм «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә;


2013 елда Франциянең Страсбург шәһәрендә «Европа Сарае»нда солоконцерты белән чыгыш ясый һәм 2013 елда Казанда узачак XXVII Универсиаданы тәкъдим итә;


2012 елда җырчыга Татарстан Республикасы «Яңарыш» фондының Рәхмәт хаты тапшырыла;


Г.Тукайга багышланган концерт. 2012 елның 19 апреле

2013 елда « XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» истәлек медале белән бүләкләнә;


2016 елда Р.Галимовага Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелә;


2018 елда ул «Россия Федерациясенең атказанган артисты» исеменә лаек була.


Журналга Зимфира Гыйльметдинова әзерләде.


Безнең мирас. - 2020. - №11. - 110-111 б. 

#Зимфира Гыйльметдинова #Яңалыклар #Сәнгати мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи