Суганның нәрсәләрдән файдалы икәнен беләсезме?
Суган гарәпчә — басал, фарсыча - пияз диләр, икееллык үлән. Һәркайда, бакчаларда үстерәләр, кырларда да үсә. Суганның һәм суган суының үзлеге - уятучы, җенси органны торгызучы, тирләтүче, сидерткеч һәм зәңгеләгә файдалы. Пешкән суганны шешләргә япсаң йомшатыр, чертер һәм эренләтер. Суган аз канлы һәм ябык кешегә бик файдалы. Көн саен бер микъдaр сусыз пешкән суганны ашасаң, мәнине күбәйтер. Күп мәртәбәләр тәжрибә ясалып, шул билгеле булды: зәңгелә (цинга) башлангач та суган ашасалар, кыска вакыт эчендә авырудан котылып, икенче мәртәбә ул авыру килмәс. Әгәр суганны аракыда төнәтеп эчсәң, гаҗәеп сидерткеч һәм эчне мөлаем кылыр, йомшатыр, канны саф кылыр. Бу суган үзенең үзлеге буенча сидерткеч тә, уятучы һәм ныклык бирүче дә. Тагы ул басал-л-гoнсел белән бер. Суган суының чәч һәм төк үстерүгә күп файдасы бар. Кирәк урынны көн дә берничә мәртәбә суган суы белән майларга кирәк.
Каюм Насыйри
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА