Шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең тууына 75 ел
Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясе иясе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1990 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Илдус Сабир улы Гыйләҗев 1946 елның 15 гыйнварында Азнакай районының Урсай авылында туган.
Төп басма китаплары: «Җир китабы» (Мөхәммәт Мәһдиевнең кереш сүзе белән, 1988), «Җилкенү» (1990), «Өмет ае» (1993), «Серле мәгарә» (1995), «Хак сүз» (Фәнзаман Батталның кереш сүзе белән, 2000), «Чатыртау тылсымы» (Нур Әхмәдиевнең кереш сүзе белән, 2001) «Яратканга күрә» (2006) һ.б.
И.Гыйләҗев 2018 елның 19 мартында вафат булды. Мәрхүмнең җәсәде Туйкә авылы (Азнакай) зиратында җирләнде.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА