Журнал «Безнең мирас»

Саран теща (мәзәк)

Хатынның анасын урысчалатып теща дип йөрттеләр безнең якларда. Бер танышым сөйләде. Шулай бервакыт күрше авылга тещаларына кунакка баралар болар хәләл җефете белән.


Авырып урында ятса да, кызы белән киявенең парлап чәй эчкәннәрен чаршау ярыгыннан гына күзәтә карчык. Кызын үз янына чакырып ала да:


– Кияү чәенә өч шакмак шикәр салды. Эрегәнче берсен ал әле тизрәк‚ – дип пышылдый икән тегеңә.


Моны ишетеп алган кияү дә аптырап калмаган, әлбәттә:


– Әбекәем, бер дә борчылма, хәзерге шикәрләр элекке сыман бик баллы түгел алар, – дип куйган, кайнар чәен калак белән болгата-болгата.


Ягсуп Мортазин


Безнең мирас. - 2020. - №7.


Фото: pixabay

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Теги: Ягсуп Мортазин Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

"Мәдәни җомга" газетасының 30 еллык юбилееннан фоторепортаж


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру