Милли музейда – ПО-2 самолеты
Казан авиатөзелеш заводында җитештерелгән ПО-2 самолеты – легендар экспонатларның берсе, халкыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлык символы.
1941 елның августында Ленинград авиазаводы Казанга эвакуацияләнә, тиздән анда Н.Н.Поликарпов У-2 конструкцияле очкычны чыгару эшен җайга сала. Башта бу самолетлар очучылар әзерли торган мәктәп һәм аэроклублар курсантларын өйрәтү өчен кулланылган.
Соңрак У-2 самолеты җиңел бомбардировщик сыйфатында серияле җитештерелә башлый. Алар, Кызыл Армиянең авиаполкларына, аерым алганда, легендар 46 нчы хатын-кызлар авиация полкына тапшырылып, төнге һөҗүмнәр өчен файдаланыла.
Вакытлар узу белән, ПО-2 исемен алган самолет разведка, партизан отрядлары белән элемтә урнаштыру, хәтта ягулык ташу өчен «танкер» буларак файдаланыла башлый. Бу машинаның элемтә, штаб, санитар һәм башка модификацияләре булдырыла. Казан авиатөзүчеләре тарафыннан сугыш ахырына кадәр 11 меңнән артык ПО-2 самолеты җитештерелә.
1951-1987 елларда самолет ТР Милли музее экспозициясендә зур кызысыну уятса да, соңгы берничә дистә елда, мондый төр машиналарны төзекләндерүче реставраторбелгечләр булмау һәм бу эш гаять кыйммәт булу сәбәпле, фондта саклана. Ул музеебызга килгән кунакларга һәм туристларга күрсәтелми.
Ленар Нәгыймов, ТР Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре
Фото: ТР Милли музее
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА