Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Рүзәл Мөхәммәтшинны котлыйбыз!

Рүзәл Мөхәммәтшинны котлыйбыз!

Редакциябезнең якын дусты, танылган шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның кызы туды! Аны ихластан котлап, шатлыгын уртаклашабыз! Саулык-сәламәтлек, тигезлек, иминлек белән, игелекле бала итеп үстерергә насыйп...

Редакциябезнең якын дусты, танылган шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның кызы туды! Аны ихластан котлап, шатлыгын уртаклашабыз! Саулык-сәламәтлек, тигезлек, иминлек белән, игелекле бала итеп үстерергә насыйп булсын!


***
Озатырга чыкма арттан, әнкәй,
Күз яшьләрең авыр җаныма...
Тәрәзәдән генә яулык болгап,
Карап кал, тик озак багып торма -
Син һәрвакыт минем янымда!
Мин озакка китмим, әнкәй, - ышан!
Сагынсаң да, авыр сагынма.
Өстәл артларында йомшак көлеп,
Яннарымда басып торган кебек, -
Син һәрвакыт минем җанымда!..
#Яңалыклар

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи