Язучы Рафаэль Сибатның тууына 75 ел
Язучы, 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты (2001) Рафаэль Сибат (Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин) 1946 елның 28 октябрендә туган.
Ул 1970-1978 нче елларда туган ягында укытучы булып эшли, урта мәктәптә директор була. 1978 елда Казанга килеп, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры администраторы, тулай торакта тәрбияче хезмәтләрен башкара.
1988 елдан Р.Сибат гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яши. Ике ел Түбән Шөн мәдәният йортында сәнгать
җитәкчесе, унөч ел Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбиятсәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Р.Сибат 2003 елның 15 августында вафат булды.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА