Өч галим борынгы мәгарәдә яшәгән кылыч тешле юлбарыс сөякләренә юлыга.Берсе әйтә: «Мин моның скелетын кабат җыеп бирә алам», – ди.Икенчесе әйтә: «Ә мин скелетына кабат тән үстерә алам», – ди.Өченче га...
Өч галим борынгы мәгарәдә яшәгән кылыч тешле юлбарыс сөякләренә юлыга.
Берсе әйтә: «Мин моның скелетын кабат җыеп бирә алам», – ди.
Икенчесе әйтә: «Ә мин скелетына кабат тән үстерә алам», – ди.
Өченче галим шуңа җан өрә алуын әйтә. Һәм шулай итәләр дә. Юлбарыс терелә дә өчесен дә тотып ашый. Без нәкъ шул галимнәргә охшаганбыз: берәүне күкләргә чөеп мактый-мактый юлбашчы итеп күтәрәбез дә... ул безнең башларыбызны ашарга тотына.
Ризван Хәмид
Безнең мирас. - 2020. - №4. - 115 б.
Фото: pixabay
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала