Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Артист Наил Шәйхетдиновның тууына 80 ел

Артист Наил Шәйхетдиновның тууына 80 ел

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районындагы Лашман авылында туган.К.Тинчурин исемендәге Тат...

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдинов 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районындагы Лашман авылында туган.


К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 50 ел эшләү чорында Н.Шәйхетдинов 200дән артык төрле пландагы рольләрдә уйнады.


Ул башкарган кайбер рольләр: Гайфи («Гайфи бабай, өйлән давай!», Г.Зәйнашева), Гыйләҗ («Сакла, шартламасын!», К.Тинчурин), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Нариман («Үзебез сайлаган язмыш», Т.Миңнуллин), Хуҗа («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), Хәмзин («Сандугачлар килгән безгә», И.Юзеев), Бәйрәм («Туйлар узгач», Р.Батулла).


Н.Шәйхетдинов 2016 елның 25 гыйнварында Казанда вафат булды.

#Яңалыклар #Хәтер сандыгы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи