Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Милли хикәя

Милли хикәя

Тугыз катлы йорт каршындагы бәләкәй генә бакчада дүрт татар карчыгы сөйләшеп утыра. Шәмсениса исемлесе сөйли:– Күрше Ычтапанны мыскыл иттем әле.– Ничек иттереп мыскыл иттең? – дип сорыйлар аңардан.– С...

Тугыз катлы йорт каршындагы бәләкәй генә бакчада дүрт татар карчыгы сөйләшеп утыра. Шәмсениса исемлесе сөйли:


– Күрше Ычтапанны мыскыл иттем әле.


– Ничек иттереп мыскыл иттең? – дип сорыйлар аңардан.


– Син, Ычтапан, урыс булуың белән мактанма. Мин дә урысчаны синнән ким белмим, дидем. Я ведь совсем русский, только морда у меня такой, дип тә өстәдем әле. Ычтапан, мескен, ни әйткәнне аңламады, аңласа, егылып үлгән булыр иде.


Татар әбиләренә Шәмсенисаның урысны мыскыл итүе бик ошады, алар егыла-егыла көлделәр.


Туфан Миңнуллин


Безнең мирас. - 2021. - №5. - 112 б. 


Фото: pixabay

#Туфан Миңнуллин #Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи