Мачы ашаганда ник күзен йомып ашый?
Мачы ашаганда ник күзен йомып ашый?
Аның сәбәбе шул имеш. Кыямәт көнендә Аллаһы хәзрәти: «Хуҗаң сине туйдырдымы?» – дип сораячак.
Мәченең бөтен эче усаллык, явызлык берлән тулы булганга, аңар туйдырды, дип әйтү авыр булыр имеш, ди. Инде туйдырмады, дип әйтсә, Ходай ялганны сизә дә җәза бирергә тиеш була. Авызы ашаса да, ләкин күзе күрмәсен өчен, Аллаһы алдында туйдырмады, дип җавап бирер өчен күзен йомып ашар имеш, ди.
Бу хәзерге бәгъзе бәндәләрнең яхшыга күз йомып, яманны гына күрүләре кебегрәк икән.
«Ялт-йолт» журналыннан. – 1913. – №50. – Б.11.
Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА