Журнал «Безнең мирас»

Ленар Шәехне котлыйбыз!

Татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех “Дөнья генераллары Тынычлык өчен” халыкара иҗтимагый ассоциациясенең иң югары бүләге булган Генераллар премиясенә – “Тынычлык күгәрчене” медаленә лаек булды.



Тынычлыкны, дуслыкны һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга багышланган иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган әлеге бүләк татар шагыйренә
Европа Берлегенең үзәге булган Брюссель шәһәрендә узган VIII Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында тапшырылды.


Фестиваль барышында Лондонның “Hertfordshire Press” нәшриятында дөнья күргән “Нить” (2019) Евразия әдәби җыентыгының өченче томы тәкъдим ителде. Бу китапта 11 каләм әһеленең, шул исәптән Ленар Шәехнең дә әсәрләре урын алган.


Бүгенге көндә Ленар Шәех – әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән бердәнбер хәзерге заман татар язучысы булып санала. Аның инглиз телендә басылган “One of You” (Лондон: Hertfordshire Press, 2017) китабы бөтен дөнья буйлап тарала. 2017 елда ул Швециянең Стокгольм шәһәрендә узган VI Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында икенче урынны алган иде.


https://sptatar.com

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру