Журнал «Безнең мирас»

"Кыз булуның ние бар..."




Драма артистына сәхнәдә нинди генә рольләрдә уйнарга, кем генә булырга туры килми? Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар"ы буенча куелган спектакльдә каз өмәсенә җыелган кызлар җырлап эшләгәндә Оркыя Ибраһимова алар янында гармун уйный иде. Менә бер спектакльгә Оркыя ниндидер сәбәп белән килә алмады. Нишләргә: «Ə нигә аптырап торырга? Безнең Әзәл гармунда уйный ич! Ул керсен гармун уйнарга кыз булып», — дип әйтеп салды спектакльне алып баручы Мәрьям Чанышева. Һәм шулай булды да. Мине тиз генә кызларча киендереп, гәүдәне бераз үзгәртеп, күкрәкчәләр куеп, толымлы чәч-парик кидереп, иннек- кершән яктырып cәхнәгә чыгардылар. Уйнадым гармунны. Беркем сизмәде бу хәйләне.


— Менә күрдеңме, кыз булу берни түгел, гармунда уйнарга өйрәнүдән күпкә җиңел ул, — дип шаяртты соңыннан Мәрьям апа.






Әзәл Яһүдин
"Мирас" журналы - 1994. - №11-12. - Б.87
Фото: beznen.ru

Теги: Әзәл Яһүдин Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру