Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Кылыч

Кылыч

Татарстан Республикасы Милли музееның корал коллекциясендә игътибарны җәлеп итәрлек әйберләр күп. Рус-япон сугышы белән бәйле кораллар да бар безнең хәзинәбездә. «Катана» һәм «тати» – япон кылычлары.К...

Татарстан Республикасы Милли музееның корал коллекциясендә игътибарны җәлеп итәрлек әйберләр күп. Рус-япон сугышы белән бәйле кораллар да бар безнең хәзинәбездә. «Катана» һәм «тати» – япон кылычлары.


Кәкре кылычлар ике төрле металлдан ясалган: нык корычтан һәм тимердән. Әлеге материалларны бер-берсе белән күп тапкыр кушу, кою, эретеп ябыштыру ярдәмендә берничә катлам барлыкка килә. Кылычның суга торган өлеше генә зур температура астында тотылган. Әлеге технологик ысул кылычка сыгылмалылык һәм ныклык биргән. Соңыннан инде аларны шомартып, махсус ысул белән чыныктырганнар. Төрки бабаларыбыз андый кылычны «булат» дип йөрткән.






Гүзәлия Җәләлева әзерләде.


Фото: ТР Милли музее фонды

#Гүзәлия Җәләлева #Яңалыклар #Хәтер сагында

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи