Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә
Бүген кич, 17 февральдә һәм 18 февраль көнне төнлә һәм көндез республикада көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бүген кичке 9дан иртәнге 6га кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге секундына – 25, Казанда 22 метрга кадәр җитәчәк.
Юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак.
Юлларда бозлавык һәм кар боткасы булачак. Иртән һәм көндез республика территориясендә томан төшүе көтелә.
Фото: pixabay
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА