Ә кешегә... кеше кирәк икән -Салкын төндә өстен ябарга,Эштән кайтып кергән чакларындаАшын салып көтеп торырга."Миңа язган тиңем", - диеп дәшеп,Иң яхшысын җирдә эзләмичә,Кирәк икән, кирәк кемдер берәү....
Ә кешегә... кеше кирәк икән -
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.
"Миңа язган тиңем", - диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә,
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү.
"Үземнеке"диеп яшәү өчен.
Ә кешегә кеше кирәк икән -
Салкын кичтә учак ягардай,
Сулар һава өчен сихәт булып
Эссе көндә яуган яңгырдай.
Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
"Ә киләчәк шундый ерак", - диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.
"Кайтуыңны хәбәр ит!" - дияргә
Озатучы кирәк - сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.
Чәчләреңнән сыйпап: "Син бүгеннән,
Ялгыз түгел бит", - диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен
Кешегә бит бары кеше кирәк.
Гөлназ ГАЗИЗОВА
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.
"Миңа язган тиңем", - диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә,
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү.
"Үземнеке"диеп яшәү өчен.
Ә кешегә кеше кирәк икән -
Салкын кичтә учак ягардай,
Сулар һава өчен сихәт булып
Эссе көндә яуган яңгырдай.
Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
"Ә киләчәк шундый ерак", - диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.
"Кайтуыңны хәбәр ит!" - дияргә
Озатучы кирәк - сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.
Чәчләреңнән сыйпап: "Син бүгеннән,
Ялгыз түгел бит", - диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен
Кешегә бит бары кеше кирәк.
Гөлназ ГАЗИЗОВА
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала