Редакция хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Каз теле (Арбор авылы мәзәге)

Каз теле (Арбор авылы мәзәге)

Түбән оч Габдерәшитнең кече малае армиядән русча өйрәнеп, татарчасын «онытып» кайта. Беркөн күрше-күлән шаулашып капка төбендә гәп сатып утырганда, бу егет, кемнеңдер сүзен аңламаганга салышып: «Как,...

Түбән оч Габдерәшитнең кече малае армиядән русча өйрәнеп, татарчасын «онытып» кайта. Беркөн күрше-күлән шаулашып капка төбендә гәп сатып утырганда, бу егет, кемнеңдер сүзен аңламаганга салышып: «Как, как, как?» – дип сорап куя.


– И-и-и, берсеннән-берсе башлы булды Габдерәшитнең малайлары. Менә кечесе дә ике ел эчендә урыс телен генә түгел, каз телен дә ничек һәйбәт өйрәнеп кайткан бит! Ата казны уздырып, «как-как-как», дип утыра! – дигән күрше карты Хөрмәтулла абзый, кинаяле елмаеп.


Гарифҗан Мөхәммәтшин


Безнең мирас. - 2021. - №12. - 108 б. 


Фото: pixabay

#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи