Алмагачы чәчәк атканда Камил Кәримов югалды
Май урталарында Камил Кәримов күзгә чалынмыйчарак торды. Бактың исә, Казакъстан Республикасына барып, Шимкәнд каласында оештырылган "Төрки китаплар күргәзмәсе"ндә катнашып кайткан. Аның "Игезәкләр йолдызлыгы", күргәзмәнең түр киштәсенә куелып, бөтен төрки дөньябызга барып ирешкән. Йөремсәк, дими, ни дисең бу Камил Кәримовны?!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА