Редакция хәбәрләре Уку өчен 2 минут

Ир, хатын

Ир, хатын

Әгәр ир башмакчы йә кәвешче булса – ул хатыны табаны астына ятыр.Әгәр ир гармунчы йә скрипкәче булса – хатыны дудкасына биер.Әгәр ир сәгатьче булса – хатыны бору белән генә йөрер.Әгәр ир шагыйрь булса...




Әгәр ир башмакчы йә кәвешче булса – ул хатыны табаны астына ятыр.


Әгәр ир гармунчы йә скрипкәче булса – хатыны дудкасына биер.


Әгәр ир сәгатьче булса – хатыны бору белән генә йөрер.


Әгәр ир шагыйрь булса – хатыны диктовкасы белән генә язар.

Әгәр ир мулла булса - хатыны юллаган мәсьәләне генә юллар.


Әгәр ир солдат булса - хатыны кушканча гына маршавайт итәр.


Әгәр ир тирече булса - хатыны өчен үз тиресен дә базарга чыгарыр.


Әгәр ир ишан булса – хатыны кушкан төшләрне генә күрер.


Әгәр ир мөрид булса – хатыны төреп биргән акчаны гына ишанга илтер.


Әгәр ир озын колаклы яки озын борынлы булса - хатыны колагыннан яки
борыныннан өстерәве белән генә йөрер.


«Ялт-йолт», №27, 1 сентябрь, 1911 ел.





Фото: pixabay
#Яңалыклар #Шаян мирас

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи