Редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште: халкыбызның сөекле җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева кинәт вафат булган. Ул татар җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте, инде берничә буын аның моңлы җырларын тыңл...
Редакциябезгә кайгылы хәбәр килеп иреште: халкыбызның сөекле җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева кинәт вафат булган. Ул татар җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте, инде берничә буын аның моңлы җырларын тыңлап тәрбияләнде. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның гаҗәеп бай иҗаты татар җыр сәнгатенең алтын хәзинәсен тәшкил итә.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Рәхмәт фәрештәләре каршы алып, җәннәт әһелләреннән булса иде.
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала